Кадерлебез!
Сине туган көнең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет,
куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сиңа барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
Изге теләкләр белән абыйларың Фатыйх, Җәгъфәр, апаларың Рәшидә, Рәхилә, Рәйханә, җиңгәң Әлфирә, сеңелең Кадрия гаиләләре белән.