Домой Жизнь татар Татары в регионе Күңел һаман ышанмый

Күңел һаман ышанмый

0
Күңел һаман ышанмый

Аның йөзе кояштай балкып тора, тавышы йомшак, теле тәмле, үзе тыйнак иде… Иде шул. Алиябезне югалтуга 11 февральдә бер ел булып узды. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, чөнки бигрәк тә әйбәт бала, оста журналист иде Алия Арсланова. Аны бала чагыннан белсәм дә, соңгы елларда гына аралаша башлаган идек. Ярдәмчел, итагатьле, киң күңелле…

Бердәмлеклеләргә Аллаһының рәхмәте яусын. Әлбәттә, алар Алияне онытмыйлар һәм онытмаслар да. Юксыналар… Аның истәлегенә багышлап, Алиянең язмаларын җыйнап, китап чыгарганнар. “Әмин маҗаралары” – Самара өлкәсендә балалар өчен татар телендә басылып чыккан беренче китап икән. Ул Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүровның матди ярдәме, авылдашы һәм коллегасы Римма Нуретдинованың тырышлыгы белән дөнья күргән.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.