Домой Жизнь татар Татары в регионе Ходай биргән таланты бар иде

Ходай биргән таланты бар иде

0
Ходай биргән таланты бар иде

Мин бу язмамны Яңа Ярмәк авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшләгән Зөлфия Шиһапованың кызы, укучым Алия АРСЛАНОВАга багышлыйм.

Бер ел элек, 11 февральдә, зәхмәтле ковид авыруыннан 40 яшендә гомере өзелде аның. Алия бик сабыр, тәртипле, тыйнак кеше иде. Тормыш иптәше Рәмис белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Ул бик яхшы ана, тугры хатын, әйдәп баручы журналист иде. Аны җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре да яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Менә, Алия иркәм, син бакыйлыкка күчкәнгә дә бер ел вакыт үтеп тә китте. Йөрәк сыкрый һаман. “Ул юк инде хәзер”, – дигән сүзләргә күңел ышанмый. Син бар әле, син яшисең кебек, чөнки сине гел искә алабыз, ике балаң, әниең, сеңелең, туганнарың дога кылып торабыз.

Игезәк сеңелең Лилия белән беренче сыйныфка килеп кергәнегез истә калган. Оялып кына матур чәчәк бәйләмнәрен укытучыгызга бүләк иттегез. Лилия кыю иде, ә син – тыйнак. Икегез дә яхшы укыдыгыз. Әниең, әби-бабаң тәрбиясендә бик тәртипле, тату булдыгыз. Җир йөзендә матур эз калдырдың.

Ходай биргән талант бар иде синдә: “Бердәмлек” битләрендә язмаларың калды, изгелеккә, матурлыкка өнди идең. Ходай биргән сынауларга түзик, әниеңә Ходай сабырлык бирсен. Урыннарың – оҗмахта, яткан җирләрең йомшак, балаларың исән-имин булсын, онытмасыннар иде әнкәйләренең изгелекләрен!

Галия САБИТОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.