Домой Главные новости В области Күңел күзе белән күрик

Күңел күзе белән күрик

0
Күңел күзе белән күрик

24 сентябрьдә Казанда үткән “Милләт җыены” нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында җыелыш үткәрелде. Аны “Дуслык” иҗтимагый-иҗади җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев оештырган иде. Җыелыш, башлыча, Россиядә яшәүче халыклар санын исәпкә алуга – Җанисәпкә багышланды.

Исегезгә төшереп үтәбез, чара 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ерак, үтеп керә алмаслык регионнарда яшәүчеләрне исәпкә алу буенча эш 20 декабрьгә кадәр сузылачак. Беренче тапкыр күпканаллы формат та кулланыла. Россиялеләр Госуслуги сайты, МФЦ һәм Җанисәп пунктлары аша үзен дә, гаиләсен дә теркәп куя ала. Шулай ук халык санын исәпкә алучылар өйләр буйлап та йөриячәкләр һәм эшләрендә планшет кулланачаклар. Аларны киемнәреннән һәм таныклыкларыннан танып булачак.

Җыелышны Фәхретдин Канюкаев башлап җибәрде. Ул җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, гаилә әгъзалары, туганнары, таныш-белешләре һәм хезмәттәшләре арасында җанисәпнең мөһимлеген аңлату эшләре алып барырга, барыбызны да актив катнашырга, милләтебезне – татар милләте, телебезне татар теле дип яздырырга өндәде.

Башка чыгыш ясаучылар да шул ук фикерне хупладылар. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин:

– Татар исемнәре күп, ә татар булып язылырлыклары юк. Татарны сиксәнгә бүлгәләгәннәр. Бүленгәннәргә аларның татар булуын аңлатырга кирәк. Типтәр дә түгел, мишәр дә түгел, татар алар. Шулай ук татарларның переписчик буларак катнашуын да теләр идем. Мәчетләребезне дә татарлар белән тутырасы иде, – дип сөйләде.

“Дуслык” җәмгыятенең вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов студент чакларында үзе дә переписчик булып йөргән. Шулай булгач, ул җанисәп турында күпне белә.

– Динегезне сорамаячаклар, ә туган телегезне татар теле дип әйтергә кирәк. Без Россиянең титуллы милләтләренең берсе, сан буенча икенче урында торабыз. Һәм бу җанисәптә дә икенче урында калырга тиешбез, таныш-белешләрегезгә әйтегез, юга-лып калмасыннар, – дип кисәтте.

Башкалар да бик тә эшлекле тәкъдимнәр белән чыктылар. Мәсәлән, имам Расих Вакказов ватсапта зур татар төркеме булуы, алар арасында агитация алып барачагы турында әйтте. Новокуйбышевск татарлары лидеры Ринат Азизов яшьләр арасында агитация алып барачагы турында белдерде. Эшкуар Гомәр Батршин татар булу мөһимлеге турында информация язып, социаль челтәрләр аша таратырга тәкъдим итте. Самара шәһәр автономиясе рәисе Ленар Сабиров та төркемнәрдә эшләүне хуплады.

Шулай ук татар телен популярлаштыру темасы да кузгатылды. Мәсәлән, Мидхәт Әминов үзен татар дип санаган кеше өйдә дә, милләттәшләре белән дә татарча аралашырга тиеш, дип сөйләде. Аның сүзләрен куәтләгән кебек, “Яктылык” мәктәбенең тәрбия буенча завучы Әлфия Сөләйманова “Яктылык” мәктәбендә җомга көн – татарча сөйләшү көне, дип белдерде.

Идеал ага Галәветдиновның чыгышы, һәрвакыттагыча, фактларга бай иде. Ул урыслаштыру сәясәте әле Брежнев заманнарында башлануын искә төшерде. Ләкин үзәгендә татарлык хисе булган кеше үлгәндә дә татар булып кала, диде.

Әйе, Самара татарларының мәчетләре, газета-журналлары, сайтлары, һич тә булмаса, телефоннары бар. Мәгълүмат ачык, кул сузып ал гына. Ләкин кайчакта маңгай күзебез күрми, күңел күзебез ишетми. Шуңа күрә, күзгә-күз карашып, теманы уртага салып сөйләшү, уртак фикергә килә белү дә кирәк. Менә әлеге җыелыш та җанисәп барышына үз корректураларын һәм татарлар санын арттыруга үз өлешен кертер, дип ышанасы килә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.