«Милли үзаң тәрбиялибез»

0
18
Айгөл Фәрит кызы Хәмидуллина

Хәзерге вакытта Россия киңлекләрендә яшәүче төрле милләт халыкларының үсеше сәясәт һәм мәгариф өлкәләрендә дә сизелә башлады. Мисал итеп Самараның Крутые Ключи бистәсендәге 7 санлы мәктәбен китерергә була. Үткән елны биредә ачылган татар классы быел да үзенең эшчәнлеген дәвам итә.

Дөрес, ул әлегә класстан тыш дәрес сыйфатында гына эшләп килә. Уку планына милли компонент кертү татар балалары ата-аналарының инициативасы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый татар җәмгыяте һәм мәктәпнең уку бүлеге мөдире Валентина Толстова тырышлыгы белән тормышка ашырылып килә.

Тәҗрибәле педагог Валентина Николаевнаны укучылар да, укытучылар да яңалыкка омтылучан шәхес буларак беләләр. Хәзерге мәгариф системасында андый укытучылар күбрәк булса, мәктәпләрдә милли телләр дә күбрәк укытылыр иде.

7 мәктәптә татар теле дәресләренә үткән елда 1 – 9 сыйныф укучылары арасыннан 117 кеше язылган иде. Балаларның яшь арасы һәм әзерлеге төрле булганлыктан, аларны өч төркемгә бүләргә туры килгән. Дәресләр шимбә көнне ике дәрес укытылып килә. Бу бик тә аз, әлбәттә.

2021 – 2022 уку елларында татар теле дәресләрен алып бару Камышлы районының Иске Усман авылында укыган һәм татар телен бик яхшы белгән Айгөл Фәрит кызы Хәмидуллинага тапшырылды. Ул өченче сыйныфка кадәр үз авылында, дүртенче сыйныфтан башлап Яңа Усман мәктәбендә укыган. Богырыслан педагогия колледжын тәмамлаганнан соң Самараның 7 санлы мәктәбенә эшкә килгән.

– Көннән-көн туган телләрендә белем алырга теләгән балалар саны артуын күреп шатланам, – ди Айгөл Фәритовна. – Ләкин татар теле кирәкми безгә дип әйтүчеләр саны да бихисап. Бу хәлләрне күреп, татар телебезнең киләчәге борчу тудыра. Мондый тизлектә барган ассимиляция нәтиҗәсендә киләчәктә татар теле бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин бит. Рус телен такы-токы гына белгән әби-бабайларга кунакка кайткан оныклар белән чөкердәшеп чәй эчү, татар җырларын җырлашып утыру турында онытырга туры килә. Үз телең шәһәр шартларында бик үк кирәк булмаса да, һәр татар кешесе аны белергә, өйдә генә булса да чиста татар телендә сөйләшергә, үзеңнән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга кирәклеге турында онытмасын иде халкыбыз.

Быелгы татар группасына 7 – 11 яшьтәге 49 бала йөри. Алар ике төркемгә бүленеп, “Татар телен өйрәнәбез” дип аталган дәреслек буенча шөгыльләнәләр. Укытучының максаты – башта балада туган теленә карата мәхәббәт уяту. Шуңа күрә уен формасында укуга өстенлек бирелә. Шулай ук татар телендә мультфильмнар карау, әкият һәм шигырьләр уку, татар алфавитын өйрәнү һәм иҗекләп уку алымнары да кулланыла.

– Тиздән Габдулла Тукай шигырьләре белән таныштыра башлаячакмын. Бигрәк тә “Су анасы” аларга гыйбрәтле булыр, дип ышанам, – дип дәвам итә Айгөл Фәритовна. – Атнасына бер булган класстан тыш дәресләрдә дә татар теленең моңын, җылылыгын аңлап була. Ә татар телендә иркен сөйләшү өчен аңа әңгәмәдәш кирәк, әлбәттә. Шуңа күрә өйдә дә татар телен ишетеп үскән бала телне тизрәк үзләштерә.

Иң мөһиме шул: бала буйга гына түгел, рухи яктан да үсәргә, үз мәдәнияте һәм сәнгате беренчел булуын аңларга тиеш. Мәктәптә без татар теле нигезләрен бирәбез, күңелләрендә милли үзаң тәрбияләргә тырышабыз. Башка милләт кешеләренә карата ихтирамлы була белү дә безнең күпмилләтле илдә бик тә мөһим гамәл.

Анна КНЯЗЕВА,

Крутые Ключи бистәсенең

7 санлы мәктәп укытучысы.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here