Домой Культура Күңел клубка тартыла

Күңел клубка тартыла

0
Күңел клубка тартыла

Мәчәләй Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды

Шундый матур, ямьле хәзер клубыбыз. Анда бик актив кешеләр эшли. Мәдәният йорты директоры Җанна Арслан кызы Әмирова – читтән кайтып, мәдәният учагыбызны гөрләтеп эшләтеп җибәргән талант иясе. Башка хезмәткәрләребез дә бер дигән!

Клубка килеп керешкә, авыл батырларының, уңган эшчеләренең фотосурәтләре эленгән стендларны карап чыгасың да, гомумән, бөтен авылдашларың өчен дә горурлык хисе уяна. Икенче катта чын оранжерея: әллә нинди чәчәкләр, гөлләр күреп, исең китә. Алар ял итәргә килгән кешеләргә энергия биреп торалар. Ничектер дөнья матураеп, ямьләнеп киткән кебек була.

Зөлфия Хәлиулла кызы Искәндәрова биредә сәнгать җитәкчесе булып эшли. Бернәрсәне дә игътибарсыз калдырмый ул, бөтен көч-куәтен җигеп, клуб эшенә яңалыклар кертеп тора. Ә музыкантыбыз Шакир Таһир улы Абдрахманов нинди генә музыка коралларында уйнамый! Зур концертларга әзерләнгәндә җыр-биюләрнең көйләрен яздырып, компьютерга туплап куя.

Бу кичәләрдә китапханә мөдире Илһамия Байбекова да бик актив катнаша. Авыл кешесе күрмәгән-ишетмәгән әллә нинди репертуарлар китереп чыгара ул. Мәдәният йортыбызда бик тырыш һәм булдыклы кешеләр эшли бит. Очрашу-сөйләшүләрне, төрледән-төрле бәйрәмнәрне бик матур үткәрәләр алар. Чараларда катнашырга теләүчеләр дә күп. Җырчылар, гармунчылар кичәсеме, башка бәйрәм чарасымы, ул балалар көче белән генә түгел, пенсионерлар катнашында да үтә: Зәйнулла Исмәгыйлов, Әминә Айкаева, Фәридә Байбекова, Бибинур Газизова һәм башкалар…

Җәйге көннәрдә клуб тирәсе чын җәннәт бакчасы сыман: матур-матур чәчкәләр үсеп утыра. Шулар арасында чәчәкләр кебек матур яшьләр йөри. Аларның иң яраткан очрашу урыны шушы клуб инде. Китапханәдән әдәби китаплар алып укыйлар, концертларда катнашалар. Безнең яшьләр төнлә урамда йөрмиләр бит, киләләр клубка – анда дискотека, кемдер музыка тыңлый, кемдер бии. Танышалар, кавышалар, дигәндәй, ямен табып, чын күңелдән авыл тормышын ярата башлыйлар. Шулай ук мәчетне дә онытмыйлар, гарәп графикасын, намаз тәртибен өйрәнәләр. Шундый матур мөселман киемнәре киеп, кулларына дәфтәр-китаплар тотып килгәндә, авыл да, мәчетләребез дә ямьләнеп китә.

Мәчәләй Мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы белән тормыш мәшәкатьләре беразга булса да җиңеләеп китә, йөзләр яктыра, өмет уяна. Без аларга эшләрендә уңышлар, иҗади табышлар, җан тынычлыгы һәм, иң мөһиме, сәламәтлек телибез.

Шамил Мамышев

“Бердэмлек”