Домой Политика Яшьләр аңардан үрнәк ала

Яшьләр аңардан үрнәк ала

0
Яшьләр аңардан үрнәк ала

Мәчәләй авылы мәктәбе ишегалдында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган герой – капитан Абдулла Аитовка истәлек тактасы куелган.

Яшьләр Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз белән горурланалар. Ул Әфган сугышында вертолетчы буларак катнашкан. Дошманнар вертолетын бәреп төшергәндә Абдулла яраланган. Сугышчыны иптәшләре Ташкент госпиталенә озатканнар, тик, яралары зур булганга, ул вафат булган. Очучыны Кызыл Йолдыз ордены беләп бүләкләп, авылыбызга кайтарып күмделәр.

Һәр елны 1 сентябрьдә укытучылар, ата-аналар һәм укучылар мәктәп линейкасында герой авылдашыбызны искә алалар, чын егет булуы белән горурланалар. Ул бит шушы мәктәптә укыган гади авыл кешесе булса да, батыр егет булуы белән күпләрдән аерылып тора. Без аның белән горурланабыз һәм үрнәк алабыз. Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезне пакьләндерү өчен тырышлык куюыбызны, Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкә әзер булуыбызны тели һәм укучыларга да бу белемне җиткерү мөмкинлеген бирә.

Без геройларыбызны беркайчан да онытмаячакбыз.

Шамил Мамышев

“Бердэмлек”