Домой Главные новости В области Күңел җылысын саклаучы йортыбыз

Күңел җылысын саклаучы йортыбыз

0
Күңел җылысын саклаучы йортыбыз

Самараның Җиңү паркында урнашкан Ветераннар йорты турында ишетмәгән кеше юктыр. Кайберәүләр бу йортка лаеклы ветераннар гына йөри ала, дип уйлыйдыр. Икенчеләр үзләрен карт дип санап, өйдә генә утырырга тели. Беренчеләре дә, икенчеләре дә нык ялгыша: Ветераннар йорты теләге булган һәр кешене дә кабул итәргә әзер. Анда шагыйрьләр, язучылар, танылган кешеләр белән очрашулар, истәлекле вакыйгаларга багышланган кичәләр, концертлар оештырыла. Өлкәбезнең танылган артистлары, төрле ансамбльләр чыгыш ясыйлар, мәктәп укучылары, сәнгать уку йортында укучы студентлар чакырыла.

Бу кичәләрдә Ветераннар йортында шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясый. Хәзерге вакытта монда 20ләп юнәлеш эшли – бию, җыр, “Дебют” театры, рәсем ясау студияләре, аэробика, шахматчылар клубы, хәтта мультфильмнар төшерергә өйрәтүче түгәрәк, «Самарская мозаика» клубы эшләп килә. Барлык түгәрәкләр дә бушлай алып барыла.

Мәсәлән, Яңа ел алдыннан биредәге ансамбльләр катнашында Чыршы бәйрәме оештырылды. Самараның «Ветераннар клубы» директоры Ольга Николаевна Баранова бу чыгышларга югары бәя бирде. Ә студияләрдә шөгыльләнүчеләр, ансамбльдә катнашучылар тагын да ныграк дуслашып киттеләр, ярдәмләшеп, яңа елда да зур дәрт белән шөгыльләнергә сүз бирештеләр.

Ветераннар йортына узган елда 20 ел тулып узды. Монда ел саен яңа түгәрәкләр, студияләр ачыла, күргәзмәләр, бәйгеләр оештырыла, шөгыльләнүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Тик, кызганычка, Ветераннар йортында милләттәшләребез бик сирәк күренә. Ә бит Аэродромная урамы, 58а адресы буенча урнашкан филиалны милләттәшебез Тәскирә Хәмит кызы Сханова җитәкли. Ул да, мин дә киләчәктә татар театры оештыру уе белән янып йөрибез. Әгәр татар театрында уйнарга теләгегез булса, рәхим итеп, Ветераннар йортына килегез, тик башта 268-00-42 телефоны буенча шалтыратып белешмә алыгыз. Әлеге хыялыбыз чынга ашса, без бик шат булыр идек. Ветераннар йортына татарлар да күбрәк йөри башлар, эш юктан интегеп утырган яшь әби-бабайлар да үзләрен иҗат өлкәсендә сынап карарлар, үзләренә әңгәмәдәшләр, фикердәшләр, иҗатташ дуслар таба алырлар иде.

Кадерле милләттәшләребез! Сезнең өчен Ветераннар йортының ишекләре һәрвакыт ачык, кайчан килсәгез дә, сезне бу йортның хезмәткәрләре ачык йөз белән, елмаеп каршы алырлар, яраткан шөгыльләрегезне сайларга ярдәм итәрләр.

Күңелегез яшь, тәнегез сәламәт булсын дисәгез, Морис Торез урамы, 103а адресы буенча урнашкан Ветераннар йортына чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 261-49-22. Ветераннар йорты яңалыкларын «Самарский дворец ветеранов» сайтында укый аласыз.

Тәслимә МОСТАФИНА.

Самара шәһәре.