
75 яшен тутырган мөәзиннең вазифалары бихисап, ләкин ул уфтанмый
Иртәнге һава салкын һәм болытлы булуына карамастан, төнлә яуган кар һәм барлык мәчет манараларыннан ишетелгән азан тавышлары авылны ничектер яктыртып җибәрделәр сыман. Намазга баручы игътибар беләнрәк тыңласа, мөәзиннәрнең тавышлары төрле, моңы белән дә аерылып торуын ишетә. Похвистнево районы, Гали авылының Урта мәчете мөәзине Җәмил хаҗи Гәрәевнең азанын мин ерактан ук таныйм, ул азанны сузыбрак әйтә, шуңа моңлырак яңгырый да.
Күп еллар үткән инде аның мөәзин булып дингә хезмәт итә башлавына да. 75 яшен тутырган мөәзиннең вазифалары бихисап: кызу җәйме, яңгырлы көзме, салкын кышмы – көненә биш мәртәбә мәчеткә килергә, манарага менеп азан әйтеп төшәргә кирәк. Мәчеттәге башка эшләрдән дә читләшми, беркайчан да уфтанмый, үз аяклары белән мәчет юлында йөри алуына сөенеп, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде дигән теләктә яши.
Авылның язмышы, дине, гореф-гадәтләре анда яшәүче кешеләрдән тора, әлбәттә. Һәрберебезнең күңеленә иман нуры сеңсен, авыл үссен, чәчәк атсын, ил-йортларыбызда иминлек, тынычлык, байлык булсын дип, картлар тырыша. Җәмил Гәрәев кебек олы агайларда тормыш тәҗрибәсе күбрәк шул. Ул – сугыштан соңгы авыр елларда туган бала. Сугыштан исән кайткан Сәгыйдулла ага белән Минҗәүһәр апаның тугыз баласы арасыннан иң төпчеге. Ач-ялангач булмаса да, авырлыкларны сабый чактан ук күп күрә. Яшьли кул арасына керә башлый: әти-әнисенә булыша, мәктәптә укыган чакта ук почтальон булып эшли, соңрак тракторга утыра, гомере буе Тарзеев исемендәге колхоз җирләрен эшкәртә, икмәк үстерә, тимерче дә булырга, колхоз кушкан башка эшләрдә дә бил бөгәргә туры килә. Ул елларда эшнең очы-кырые юк иде бит. Үз йортыңда да тик утырып булмый: мал-туар, бакча, каралты-кураларны карап, төзек тоту, гаиләңне тәэмин итү – барысында да ир-атның роле зур.
– Күңелемә ятышлы эшем, ныклы гаиләм бар. Тагын ни кирәк? Рәхәтләнеп, булганына шөкер итеп яшисе генә кала, – дип җавап бирә Җәмил абый. Димәк, тормышыннан да, хәләл җефетеннән дә, гаиләсеннән дә канәгать ул. Үзе кебек үк шушы авылда туып-үскән уңган-булган Әминә белән яшьлек хисләрен, язмышларын кушып, менә дигән гаилә корып җибәргәннәр. Хатыны сыер савучы булып та, кырчылык өлкәсендә дә макталып эшли. Мәхәббәт җимешләре – Рамил белән Рамилә дә – эшләп үскән авыл балалары. Хәзер инде оныклары да үсеп җиткәннәр.
– Балалар безнең иң зур сөенечебез һәм юанычыбыз. Очрашып-күрешкәндә аш өстәле янында сөйләшеп утырудан да, бергәләшеп йорт эшләрен эшләүдән дә ләззәт табабыз, – дип гаиләсе турында сөйләгәндә, йөзе яктырып китә Җәмил абыйның. – Минем иң яратакан эшем – бакчада эшләү. Яңадан яшәргә туры килсә дә, туган ягымнан китмәс идем, башка тормышны сайламас идем. Авылымны бернигә дә алыштырасым килми, – ди ага. Бу сүзләренә янә сокландым. Туган авылын чын күңелдән яратучы кеше шундый буладыр ул.
Сер түгел, Гали авылында дини тормыш беркайчан да өзелмәгән. Җәмил атеизм чәчәк аткан чорда да шәригать кануннары буенча яшәгән, яше өстәлгән саен гыйбадәт кылырга да, дини белем тупларга да әмәлен тапкан. Ихлас күңеленә, ниятенә карап, Аллаһы Тәгалә дә аңа ярдәм иткән. Иң югары морадына – хаҗга бару бәхетенә ирешкән. Җәмил хаҗи кебек мәчет картлары олы йөрәкле, киң күңелле, тирән белемле остазлар алар.
Үткән елның ноябрендә Җәмил абый белән Әминә апа алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан аларны авыл администрациясе һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, туганнары һәм балалары тәбрикләделәр. Без дә шушы котлауларга кушылып, бәхетле парга сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларына терәк, авылдашларына үрнәк булып, озак яшәргә язсын иде.
Фәния Кәримова