
«Сөембикә» журналына 2023 елның беренче яртыеллыгы һәм тулысынча бер елга язылган укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә биргән иде. Бүген редакция хезмәткәрләре һәм бәйсез эксперт – «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән САФИНА катнашында вәгъдә ителгән бүләкләре уйнатты.
Шулай итеп, ике иттарткыч, ике мультиварка, ике миксер, ике грильнең ияләре билгеле:
Бәдретдинова Айсылу, Самара (мультиварка);
Фатыйхова Венера, Арча (иттаркыч);
Вәлиева Фәнзилә, Казан (иттарткыч);
Зәйнәгиев Наил, Саба (мультиварка);
Асретдинова Рәзилә, Казан (миксер);
Фәсахова Гөлшат, Казан (миксер);
Газизуллина Ләйсән, Кайбыч (гриль);
Гыйльванова Гөлсинә, Арча (гриль).
Җиңүчеләребезне котлыйбыз! Откан бүләкләрегезнең игелеген күрергә язсын! Алдагы елларда да бергә булыйк.
Бүләкләр уйнату барышын ВКонтакте сайтындагы сәхифәбездән карарга мөмкин:
https://vk.com/wall354977553_5879