Домой Главные новости В стране и мире Кәгазьсез һәм документсыз

Кәгазьсез һәм документсыз

0
Кәгазьсез һәм документсыз

COVID-19 статистика эшенә үзгәрешләр кертте. Элегрәк, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узачак, дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында Росстат халык санын исәп­кә алуны 2021 елга күчерергә тәкъдим итте.

Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, Бөтенроссия  халык  санын  исәпкә алу вакыты 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр барачак. Ерак яшәүче һәм барып җитеп булмаган районнарда яшәүчеләрне  2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр санап чыгарачаклар.

Быелгы халык санын исәпкә алу үзенчәлекле булачак. Стандарт яки расланган хисап язмасы булган кешеләр дәү­ләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра ала, шулай ук “Минем документлар” күпфункцияле үзәкләрдә дә исәпкә алуны узарга мөмкин. Һәр катнашучы раслау сыйфатында цифрлы код яки QR-код алачак. Өйгә халык санын алучы килгәч, аңа бу кодны күрсәтү дә җитә. Шулай ук халык санын исәпкә алу уза торган стационар участоклар да эшләячәк.

Халык санын алучылар план­шет, компьютерлар ярдә­мендә эшләячәк, кә­газь формалары мәгълүмат җыю­ның резерв һәм искәрмә ысулы буларак кулланыла ала.

Бөтенроссия халык санын исәпкә алу кәгазьләрендә шәх­си мәгълүмат күрсәтелмәячәк. Җаваплар кеше әйткән сүз­ләргә карап кына язылачак. Бернинди раслаучы документлар да кирәк түгел. Ә тутырылган  кәгазьләр, халык санын алу нәтиҗәләре дөнья күргәч, юк­ка чыгарылачак.

Статистика органнары мәгъ­лүмат ресурсларын саклауга аерым игътибар бирә. Моның өчен сертификацияләнгән программа һәм криптографик яклау чаралары кулланыла. Әлеге чаралар законсыз кереп карау һәм куллануны кисәтә. 

Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре 2021 елның октябренә кадәр билгеле булачак, 2022 елның IV кварталында бастырылып чыгарылачак һәм халык хозурына тапшырылачак.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

Бердэмлек