Домой Жизнь татар “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Искәндәр Ислам улы Әхмәтовка!

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Искәндәр Ислам улы Әхмәтовка!

0
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Искәндәр Ислам улы Әхмәтовка!

Яшьлек дәрте белән җәйләр­не матур уздырып, алтмыш бишне тутырып йөргәндә, кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу сизелә башлый. Ә ныклабрак уйласаң, көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көз җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кешенең дә яшәгән саен зирәклеге арта, тәҗрибә туплана, дуслар һәм туганнар кадерен белә башлыйсың. Нәкъ менә синең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер булган ОЛЫ кешегә әверелә.Син дә бүген яраткан улларыңның таянычы, кемнеңдер кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле өлгесе булып гомер көзенә аяк басасың.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чорың. Чөнки әле кышларны да каршылыйсы бар. Ә хәзергә – чираттагы юбилеең белән, моңлы җанлы тормыш дустыбыз!

Изге теләкләр белән яшьлек дусларың.