Домой Поздравления Күп еллар “Океан” фирмасының алыштыргысыз җитәкчесе булган атаклы сәүдә остасы, милләттәшебез Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга!

Күп еллар “Океан” фирмасының алыштыргысыз җитәкчесе булган атаклы сәүдә остасы, милләттәшебез Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга!

0
Күп еллар “Океан” фирмасының алыштыргысыз җитәкчесе булган атаклы сәүдә остасы, милләттәшебез Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга!

Хөрмәтле Сания ханым! Самара татарлары сезне сәләтле җитәкче, эшмәкәр, актив җәмә­гать эшлеклесе буларак белә­ләр. Сез татар җанлы кеше булуыгыз белән дә милләттәшләребез арасында ихтирам казандыгыз. Һәрьяктан булдыклы, төрле эшкә сәләтле булуыгызга бүген дә сокланабыз.

Хөрмәтле Сания апабыз! Чын күңелдән туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Сез – “Бердәмлек” редакциясенең күптәнге якын дусларының берсе. Һәрвакыт шалтыратып, хәлебезне бе­леп торуыгыз, урынлы ярдәм күрсәтүегез өчен олы рәх­мәтебезне белдерәбез. Килә­чәктә дә Аллаһы Тәгалә исән­лек-саулык, хәерле гомер биреп, шулай аралашып яшәргә язсын иде. Балаларыгызның, якын­нарыгызның игелеген күреп, мул тормышта гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмегез белән котлап,

Хөрмәт белән сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Өлге булып яшәгез.

Матур еллар, ямьле көннәр

Телибез чын йөрәктән!

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.