Домой Главные новости В стране и мире Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланды

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланды

0
Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланды

5-7 декабрь көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан җыелма командасы данын яклаячак тагын дүрт көрәшче билгеле булды.

Хәбәр иткәнебезчә, Россия чемпионатында Татарстан данын узган ел республика чемпионатында һәм быел Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган көрәшчеләр яклаячак. Ике ярышта да җиңү яулаган көрәшчеләр бар иде, шуңа аларның Татарстан җыелмасына эләгүләре шик уятмады. Ә менә дүрт авырлыкта исә төрле көрәшчеләр җиңү яулаган, шуңа күрә әле үлчәүләрдә “прикидка” ясарга булдылар.

“Ак Барс” Көрәш сарае залында узган әлеге кечкенә генә турнир да зур кызыксыну уятты. Чыннан да, көрәш сагындырган. Таныш егетләрне, тренерларны күрү дә күңелле булды. Көрәшчеләрнең дә көчлеләре, теләсә кайсы ярышта республика данын якларлыклары җыелган.

Беренче булып келәмгә Татарстан чемпионы Раббани Нургалиев белән Муса Җәлил турниры җиңүчесе Ришат Исхаков чыкты. Киеренке көрәштә Раббани ышанычлы җиңү яулады.

shahrikazan