Домой О татарах История Каһарманнар даны мәңгелек…

Каһарманнар даны мәңгелек…

0
Каһарманнар даны мәңгелек…

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел үтсә дә, 9 Май безнең өчен иң зур бәйрәм. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде: 4 ел дәвамында халкыбыз кылган батырлыкларны һәм кичергән газапларны 77 елдан соң да, 777 елдан соң да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек…

Камышлы районының Иске Усман авылында авыл жирлеге идәрәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә Җинү бәйрәменә карата Үлемсез полк йөреше, митинг һәм полевая кухня оештырылды. Кызганычка, безнең авылда сугыш ветераннары калмады инде, бары тик тыл хезмәткәре Гамбәр әби Нуретдинова гына исән. Ләкин безнең арада сугыш батырлары һәм тыл хезмәткәрләренең балалары, оныклары һәм оныкчыклары яши. Алар, батыр бабаларының фотосурәтләрен тотып, Үлемсез полк йөрешендә катнаштылар. Митингта җирле идәрә башлыгы Фәнил Кәримов, имам Әнвәр хәзрәт Рамазанов, авыл һәм район депутаты Гомәр Мөниров чыгыш ясадылар, район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлау хаты укылды. Аннан соң “Сандугач” балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары, үзешчән артистлар һәм социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүче кызлар шигырь-биюләр, җырлар башкардылар. Шул арада казанда хуш исле пылау да пешеп чыкты. Ралия ханым Сөләйманова бәйрәмгә килгән бөтен халыкны да тәмле пылау һәм самавыр чәе белән сыйлады.

Бәйрәмдә катнашкан, оештырырга булышкан һәм тантанага килгән авыл халкына, ерак араларны якын итеп кайткан кунакларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Гөлнара Абдуллова, Гөлнур Вәлиуллина,

Иске Усман Мәдәният йорты хезмәткәрләре.