Туган авыл кочагында

0
45

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәгән Шәрифулла абый Арслановка Бөек Ватан сугышына китәргә санаулы көннәр калып барганда, алтынчы бала булып кызы Бадия туа. Өч атна да үтми, Шәрифулла сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Ананың бала карап утырырга вакыты булмый, билгеле, нәни кызчыкны олырак балалары карамагына калдырып, колхозда эшли. Олы апасы Миңнур 15 яшеннән тракторга утыра. Бадия дә алты яшеннән әнисенә йон эрләргә булыша, аннары бәйләргә дә өйрәнә. Күлмәге тузып, кияргә тәмам яраксыз булгач, кыз, нәни генә куллары белән әбисенең иске күлмәген сүтеп, күлмәк тегеп кия. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, колхоз фермасына сыер савучы булып урнаша һәм шунда илле яшенә кадәр эшли. Ире белән өч бала үстерәләр, кайната-кайнанасын да ул карый. Ә яшьли өйрәнгән тегү һәм бәйләүне гомере буе ташламый. Лаеклы ялга чыккач та, яңа һөнәрләр үзләштерергә тырыша, дин сабакларын өйрәнә.

Тиздән Бадия апага 81 яшь тула инде. Шуңа да карамастан, йортына килеп кергәч, хыялый бер дөньяга килеп эләккәндәй буласың. Бадия апаның (әби дип атарга тел бармый) өе музейга тиң. Диван, карават өсләрендә төрледән-төрле бәйләгән мендәрләр, япмалар, курчаклар, ташбака, әтәч-тавыклар, челтәрләп бәйләгән шәлләр, йон башмаклар – ниләр генә юк анда! Аның тәрәзә төпләрендә март аенда ук кыярлар өлгерә башлый, лимон агачында сап-сары лимоннары мине өз, дип торалар, хәтта гранат агачы да гөрләп үсә биредә. Шунда ук борыч, помидор үсентеләре дә теплицага чыгарга әзерләнеп утыралар. Ә бүлмә гөлләренең күплегенә хәйран каласың.

Бадия апа ялгыз түгел, улы Марат белән яши. Ул да әнисе кебек үк уңган-булган ир-егет. Аны безнең чор Мичурины дип атарга да була. Посылка белән үсентеләр кайтартып, төрледән-төрле агачлар үстерә, бер агачында алма да, груша да үсәргә мөмкин. Шулай ук унлап сорт виноград, слива, айва, абрикос, хуш исле үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр үсә аның бакчасында. Кар эрү белән Марат урманга чыгып китә. Ул гөмбә җыярга бик ярата. Хәтта абага баш кыскан вакытта, аны да эшкәртеп, менә дигән тәмле ризык ясап, банкаларга тутырып куя. Апалары кунакка кайтканда үз куллары белән үстергән җиләк-җимешләре белән сыйлый, ошаганнарын, машина багажникларына тутырып, күчтәнәчкә биреп җибәрә.

Бадия апаның кызлары Әлфия гаиләсе белән Саратов өлкәсендә, ә Руфия Казанда яшиләр. Руфия элек Украинада яшәгән иде. Әмма хәзерге вазгыять гомер буе җыйган малларын, үз куллары белән төзегән йортларын ташлап, балалары һәм кечкенә оныгын гына алып Россиягә кайтырга мәҗбүр итә. Яңа баштан тормыш кора башларга туры килә. Руфия дә, инде олы яшьтә булуына карамастан, тырышып эшкә алына: улы һәм кызына ярдәм итә, оныгы белән мәш килә. Шулай инде, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил” дигән әйтемне үзгәртебрәк: “Сагынып каршы ала туган ил”, дип әйтергә дә була. Хәзер, бер тирәдә яши башлагач, Бадия апага да кызын зарыгып көтәргә туры килми, еш кайтып йөри башлаганнар. Димәк, тагын да күбрәк итеп яшелчә-җимеш үстерергә, бала-оныкларын сыйлап куандырырга мөмкинлеге бар.

Әкълимә Субеева.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here