Домой Жизнь татар Кадаксыз мәчет июнь аенда ачылыр дип көтелә

Кадаксыз мәчет июнь аенда ачылыр дип көтелә

0
Кадаксыз мәчет июнь аенда ачылыр дип көтелә

Яшел Үзән районының Исак авылында бер кадак та кулланылмыйча төзелгән мәчет республикада бердәнбер.

Мәчет ачык һавадагы татар авылы энтография музее территориясендә урнашкан. Музей директоры Миңдамир Камалетдинов әйтүенчә, гыйбадәт йорты XVII гасыр үрнәгендә төзелгән. Һәм әле тагын берничә үзенчәлеге бар икән.

– Татар авылларында элек тә кадаксыз мәчетләр булган. Явыз Иван, Казан ханлыгын басып алганнан соң, татарларга тимерчелек белән шөгыльләнүне тыя. Корал ясап, аларның баш күтәрүләреннән шикләнгән, мөгаен. Татарларның агач эшенә оста булуларын беләбез, шуннан алар корылмаларны кадаксыз ясый башлаган. Кадак элек тә бик күп кулланылмаган, чөнки ул булмаган. Кадаксыз төзеп булганны ишетеп тә, күреп тә белә идем. Бабай да, әти дә балта осталары иде. Әтинең бригадасы белән үзем дә йөргәләдем. Идән, түшәм, тәрәзәләрне кадаксыз гына эшләгән булды. Кадак кирәк урында агачтан ясалган чөй кулландык. Манарасындагы зур детальләрне болтлар белән куярга туры килде. Мәчетнең шул рәвешле төзелүен сөйләп, туристларга татарларның никадәр оста, тырыш халык булуын да күрсәтәсе килде, – дип сөйләде Миңдамир абый.

Икенче үзенчәлеге – XVII гасырга караган эскиз проекты үрнәгендә төзелүе. Аның эскизын мәчетләрен өйрәнгән архитектура фәннәре докторы Нияз Халитов биргән булган. Яңа төзелгән гыйбадәт йортында манара, хәзерге мәчетләрдәге кебек, түбә тактасы өстенә бура куеп эшләнмәгән, ул фундаментта утыра. Бинаны сүтеп алган очракта да, манара басып кала дигән сүз. Аннары кыйбла ягында тәрәзәләре дә юк. Моның да үз хикмәте бар.

– Элек тә мәчетләрнең кыйбла ягына тәрәзәләр уелмаган булган. Намаз ул адәм баласының Аллаһ белән ялгыз калып сөйләшүе. Тәрәзәдән кемдер сине күреп алырга яки үзеңнең игътибарың читкә китәргә мөмкин, – дип аңлата музей директоры.

Мәчет ачылгач, манарадан азанны магнитофоннан яңгыратмаячаклар, аны тере тавышка әйттерү хыялы бар. Юл өстендә булгач, теләгән кеше туктап намаз укырга да мөмкин булачак.

– Мулла мәсьәләсен дә хәл итәсе бар әле. Музейда торып эшләргә бер татар гаиләсе дә кирәк, дини гаилә булса, мәчетне дә алып барырлар дип өметләнәм, – ди Миңдамир Камалетдинов.

Дилбәр Гарифуллина
shahrikazan.ru