Домой Ислам Ислам в области Кадер Кичәсе белән котлыймын

Кадер Кичәсе белән котлыймын

0
Кадер Кичәсе белән котлыймын

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!

Иң әүвәл сезләрне изге Кадер Кичәсе белән котлыймын. Бүген, ин шә Аллаһ, көненә күрә кичедә шундый матур, нурлы булса, әлбәттә Кадер Кичәсе булачак.
Шуңа күрә туганнарым, бүгенге кичәне гафиллектә, буш файдасыз эшләр белән үткәзмик. Ошбу бүгенге мөбәрәк Кадер кичәсен гыйбәдәттә, зикер-тәсбихтә һәм изгелектә уая торып үткәзик. Намазлар укып Раббыбыздан һәр бер төрле морад теләкләребезне сорыйк. Тәүбә-истигфарлар кылыйк. Бүген Раббыбыз тарафыннан бирелгән бик зур-зур форсаттан файдаланып калырга тырышыйк. Бүгенге кичәдә кылган изгелекләребез Раббыбыз каршында мең айданда кадерлерәк бит. Аллаһы Тәгалә бөек рахмәте белән изге Кәләм шәрифтә “”Кадер” сүрәсендә ошбу кичәне мең айдан хәерле ди.
Туганнарым, әгәр безләрдән берәребезгә шул шәһәрдә син сата торган әйберне икеләтә бәярәк сатып була дисәләр шундук төнебезне йокламыйча торып чабар идек. Дөньяви файда өчен без йокыларыбызны калдырырга риза бит. Ахирәтебез өчен дә шулай булырга торышса иде.
Хөрмәтле кардәшләрем!
Ошбу санаулы калган Рамазан Шәриф көннәрендә, Раббыбыз рахмәте белән һәр бер изгелекләребез арттырып кабул ителә торган көннәрдә юмартлык канатын җәергә торышыгыз.
Юмартлык бит ул, Рәсүлебез салләллаһу гәләйһи үәссәләм әйтүенчә, җәннәттә үсүче һәм ботаклары белән бу дөнья күгенә инүче агач. Кемдә кем исә аның ботакларына асылса (ягъни юмартлык кылса) җәннәткә аңа ябешеп керер. Аллаһы кушса!
Туганнарым! Шәһәребездә бер ничә ел инде мөселманнарның горурлыгы һәм Сызраныбызның бизәге булып Җәмигъ мәсҗидебез, Аллаһыга шөкер, бик авырлыклар белән булса да төзелеп килә.
Ошбу Сызран мөселманнарының иң мөһим һәм үзәк төзелеше сезләрнең ярдәмләрегезгә бик мохтаҗ. Аллаһы ризалыгы өчен Сызран Җәмигъ мәсҗиде төзелешенә хәлегездән килгән хәтле ярдәмләр кылыуыгызны үтенәм! Ин шә Аллаһ сезләрнең ошбу изге эшкә кертерткән өлешләрегез меңләтә кайтыр Аллаһының рәхмәте белән!
Ярдәмләрегезне Декабристов урамында урнашкан Сызранның Үзәк мәсҗиденә китереп тапшыра аласыз. Яки мәсҗидебезнең исәп-хисап счетына сала аласыз. (исәп-хисап счетыбыз астагы фотода китерелгән). Шулай ук ярдәмләрегез төзелеш материаллары белән дә булырга мөмкин.
Аллаһы Раббым барчабызныңда ошбу изге айда кылган һәр бер изгелекләребезне меңләтә кабул әйләсә иде!
Ошбу мөрәҗәгатемне Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи үәссәләмнең догасы белән тәмамлыйсым килә: “Аллаһүммәнсур мәннарсараддин!”- “Динебезгә ярдәм итүчеләргә ярдәмнәреңне бир бер Аллаһым!”

Олуг ихтирам һәм изге догалар белән “Сызран җәмигъ мәсҗиденең Өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъди әл–Гәли.