Татар утравында үскән “Ак каен”

0
48

Билгеле булганча, Камышлы районы каенлыклары белән танылган төбәк. Шундый яшел шәл ябынган ак кәүсәле мәһабәт каен агачларының берсе кайчандыр Иске Ярмәк авылы янында калкып торган Юкәле тау итәгендә дә үскән. Аның янында ха­лык бәйрәмнәр уздырган, яшьләр аңа мәхәббәт серләрен сөй­ләгән, шагыйрьләр шигырьләрен багышлаганнар. Шушы авылда туып-үскән олуг шагыйребез Зыя Ярмәки дә аңа мәдхия җыр­лаган, хезмәткә китүче егетләр каенның ак тәнендә исемнәрен язып калдырганнар, кайтырбыз, дип өметләндергәннәр. Тик күбесе кайтмаган шул. Каен аларны сагыныпмы, әллә инде картаепмы, саргайган, шиңгән һәм тәмам кипкән…

Ләкин халык аны онытмаган, карт каен урынына яңасын утырт­каннар, ә 1970 елда яңа оешкан ан­самбль­не авыл яшьләре аның исеме белән атаганнар… 

Менә инде узган елда “Ак каен” халык фольклор ан­самбленә дә 50 яшь тулды. Тик заман чире юбилейны зур итеп уздырырга мөмкинлек бир­мәде шул. Ә быел, нәкъ каеннар яфрак ярган, матур алкаларын тагып болынга чык­кан көннәрнең берсендә, ак­каенлылар авыл халкына да зур бәйрәм ясадылар. Элеккегечә, зал шыгрым тулы иде, дип әйтә алмыйбыз, әл­бәттә. Ләкин коронавирустан саклану бу­енча санитар нор­малар рөхсәт ит­кән утыр­гычларның берсе дә буш түгел иде.

Бәйрәмне район башлыгы Рафаэль Камил улы Ба­һаут­динов ачып җибәрде, ан­самбльне дә, аны тудырган ярмәклеләрне дә зур бәйрәм белән котлап, компьютер бүләк итте, ә коллектив әгъзаларын – Айсылу Кама­летдинованы – Рәхмәт хаты, сәнгать җитәкчесе Айгөл Га­лиуллинаны һәм Мәдә­ният йор­ты мөдире Ришат Ибра­һимовны Мактау грамо­талары белән бүләкләде.

Чараны оста итеп алып барган Әлфия Баһаутдинова һәр чыгыш арасында ан­самбльнең оешу тарихын, ка­занышларын сөйләп торды, соңгы ун елда ансамбль яулаган күпсанлы җиңүләрне атап үтте. Шулай ук зур экраннан төрле елларда төшерелгән видеолар күрсәтелеп барды. Һәр видео­операторның камерасы, бе­ренче чиратта, гармунчыга таба борыла, әлбәттә. Үткән гасырның 65нче елларыннан башлап искеярмәклеләрнең яраткан музыка укы­тучысы булган Гамил абый Галиуллин баянчы гына түгел, шушы ансамбльгә нигез салучы да иде бит, мәрхүм. Чама белән санаганда да, аның музыка өлкәсендәге хезмәт стажы кырык елга җыеладыр. Га­мил Сәхаб улы Иске Ярмәк мәктәбендә җыр дәресләре укытканда да, Мәдәният йортында репетицияләр оеш­тырганда да, бер күзе белән (фаҗига нәтиҗәсендә икенче күзе бала чагыннан күрми иде) талант ияләрен күрепме, әллә күңеле белән сизепме, сайлап ала белә иде. Менә шундый талантлы авылдашларыбызны ансамбльгә туплый да инде ул.

Әле исеме дә булмаган бию коллективы беренче җиңүне 1970 елда Челно-Вер­шиныда узган зональ конкурстан алып кайта. Яшьләр, бу җиңү­дән ка­натланып, иҗат дәрья­сына башлары белән кереп китәләр. Ансамбльне башлап җибәрүчеләр булып Гамил һәм Гөлсинә Галиуллиннар, Альберт һәм Мәрьям Мифтиевлар, Тәб­рис Вәлиәхмәтов, Румия Йо­сыпова, Алсу Сабитова, Фәния Гайсина, Рәис Хәсәншин, Ха­тыйп Билалов, Булат Каюмов санала.

Коллективның нигезе нык булу сере гаилә-гаилә булып иҗат итүдә, дип аңлаталар аккаенлылар. Сиксәненче ел­лар башында барлыкка килгән иң стабиль төркем дә шул принцип буенча оеша.

Иске Ярмәк урта мәк­тә­бенең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Әлфия Ба­һаутдинова хисапчы булып эшләүче ире Мөхтәрне ан­самбльдә катнашырга күн­дерә. Әлфия үзе җырчы да, биюче дә, концертларны алып баручы да булса, Мөхтәр исә оста биюче булып таныла. Агроном Наил һәм тәрбияче Оркыя Галимуллиннар, ме­ханизатор Сөләйман (мәр­хүм) һәм сатучы Гөлчирә Ва­гыйзовлар, шофер һәм гар­мунчы Әсгать һәм Мә­дәният йор­тының сәнгать җи­тәкчесе Сәрия Сәгыйровлар, механизатор Ринат һәм хи­сапчы Ди­ния Сәгыйровлар әле­гәчә ансамбль­нең нигезен тәшкил итәләр.

…Кызганычка, бу коллек­тив­ның үзәге булган Гамил Га­лиуллин фани дөньяны таш­лап киткәннән бирле Сок елга­сының күп сулары Идел­гә акты инде. Ләкин ансамбль та­рал­мады, киресенчә, бөтен гай­рәтен, та­лантын җыеп, Наил Гали­мул­лин җитәкчелеген­дә Ис­ке Ярмәк авылы данын башта Татар­станга, аның ярдә­мендә бөтен Россиягә, дөньяга да танытты…

Моның кебек юбилейларда гомернең тиз узуы аеруча нык сизелә. Ансамбльнең ве­тераннары үзләренә күптән инде алмаш күзлиләр. “Кем кул­ларына калдырыйк” дигән уй белән ун еллар элек Мә­дәният йортында сәнгать җи­тәкчесе булып эшләгән Роза ханым Маслахова, бер төркем талантлы укучыларны туплап, “Ак каен”ның яшьләр төркемен оештырып җибәрә. Тик ул кол­лективны стабиль дип атарга мөмкин түгел, чөнки хә­зерге яшьләр, мәктәпне тә­мам­лагач та шәһәрләргә китеп урна­шалар, шуңа да гел алы­шы­нып торалар. Ләкин күңел­ләренә оеткы ин­де салынган булганлыктан, зур бәйрәмнәрдә алар да сәх­нә түренә чыгалар. Халикъ Садри исемендәге Мә­дәният йортының бүгенге сәнгать җи­тәкчесе Айгөл Га­лиуллина да яшьләрне милли мәдәният, милли рух мохи­тында тәр­бия­ләүне төп бурычы дип саный. Юбилей концертында чыгыш ясаган “Ак каен”ның урта яшьтәге төркемен дә, әле сәхнәдә беренче адым­нарын ясаучы балаларны да зал гөрләтеп кул чабып кар­шы алды, ә чыгышларын ка­раганнан соң, кул чабулар ова­циягә әверелде. Мондый җылы кабул итүдән соң балалар күңелендә халык хуплавы тирән эз калдырыр, араларыннан бер­ничәсе генә булса да, го­ме­­рен иҗатка багышлап, ан­самбльне 100 еллыгына да ил­теп җит­керерләр, дигән өмет туа.

Әйе, “Ак каен”га озын гомер­не бүгенге сәхнәдән берничә кеше теләде – Бөтендөнья та­тар конгрессы вәкиле Илгиз Халиков, өлкә “Туган тел” та­тар җәмгыяте президенты Иль­яс Шәкүров, “Дуслык” иҗа­ди-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов, Камышлы рай­он администрациясенең мә­дәният бүлеге җитәкчесе Ре­зеда Төхбәтшина, авыл җир­леге башлыгы Минсәгыйть Шәй­хетдинов һәм башкалар… Ә Идеал абыебыз юбилей уңаеннан аккаенлыларга 50 каен утырту идеясен бүләк итте. Коллективның хәзерге җи­тәкчесе, бүгенге чарада Бө­тендөнья татар конгрессының Халыкара берлеге медале белән бүләкләнгән Наил Га­лимуллин да бу тәкъдимне хуплап, каеннарны, һичшиксез, утыртачакларына ышандырды.

…Ансамбльнең визит кар­точкасына әверелгән “Яр­мәк вагы” Самарада узды­рылган бар­лык Сабан­туй­ларда, Нәү­рүз­ләрдә һәм Сөм­беләләрдә генә түгел, Татар­станның бик күп чараларында да башка­рыл­мыйча калмый. Ансамбль­нең алыш­тыргысыз тальянчысы Әс­гать Сәгыйров уйнаган дәртле көйгә “Ярмәк вагы” дөнья сәхнә­ләрен җи­мерә. Бу көнне Әсгать лаеклы рә­вештә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына ия булды.

Ә бит Иске Ярмәкнең вакка биюе ХХ гасыр ахырында инде онытыла башлаган иде. “Ак каен” аны сәхнәгә чыгарып, гомерен озайткан өчен, тамашачы рәх­мәтне концерт саен җиткерә, көе яңгырады исә, залдан куәтләү сүзләре ишетелә башлый: “Бас, бас, борып ал!”, “Булдырасыз!”, “Афәрин!” кебек кычкырулар, тактка аяк сикертеп, кул чабып утырулар, бию тәмамлангач, сикереп торып, кул чабулар дисеңме! Шушы бию өчен генә дә аларга дан җырларга булыр иде. Бәхеткә, ансамбльнең ка­занышлары моның белән генә чикләнми, халкыбызның бик күп йолаларын сәхнәләште­реп, ки­ләчәк буыннарга мирас итеп тапшырып киләләр алар. “Язгы ташу”, “Печән  өсте”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе” кебек бик күп постановкаларда ха­лык уеннары, җырлары, йо­лалары чагылыш тапкан. Бу кичәдә алар күрсәткән “Кичке уен”да “Ярмәк сербиянкасы”, “Кабыргасы-җилкәсе”, “Күпер асты” кебек борынгы бию­ләр күрсәтелде, борынгы җыр­лар җырланды.

…”Ак каен” халык фольклор ансамбленең 50 еллык юбилей кичәсе бик җылы атмосферада, халык мәхәббәтенә, җи­тәк­челәр зурлавына төренеп үт­те. Һәр артист үз талантына бәрабәр бүләк алды һәм зурлау сүзләре ишетте, чәчәкләргә һәм алкышларга күмелде. Ә бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларны сыйлаганда сүз “Ярмәк вагы”н ЮНЕСКО мирасы итеп теркәү, патент алу турында барды. “Ансамбльнең бүгенге, иң озын гомерле һәм иң уңышлы составы сафта чакта бу эш эшләнмәсә, килә­чәк буын яшьләре моның мө­һимлеген аңлаганчы тагын илле ел үтәргә дә мөмкин бит. Ашыгырга кирәк”, – ди­де Татарстан вәкиле Илгиз Ха­ли­ков та һәм ярдәм вәгъдә итте.

Өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, ансамбльне юбилее белән котлаган чакта, Иске Ярмәк авылын, гомумән Камышлы районын, “Татар утравы” дип атады. Чыннан да, Сок елгасы уратып алган Иске Ярмәкне шулай дип атарга да була. Шушы “Татар утравы”ндагы Мә­дәният йортында үсеп чык­кан “Ак каен” ансамбленә корыган ак каен язмышын кабат­ламаска насыйп булсын иде. Кызганычка, данлыклы ак каен урынына утыртылган яшь каенның язмышы миңа билгеле түгел. Һәрхәлдә, ул урында хәзер милли бәйрәмнәр дә узмый, яшьләр дә йөрми. Шуңа күрә булганны кадерләп сакларга, баетып, яшәртеп, якты киләчәккә, ансамбльнең йөз еллыгына алып барырга кирәк.

Эльмира Шәвәлиева.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here