Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

Бүген безгә кайгылы хәбәр килеп иреште. “Мирас” фестиваленең мөхтәрәм жюри рәисе Венера Әхәт кызы Ганиеваның тормыш иптәше Камил әфәнде бакыйлыкка күчте…

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкав, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм халыкара “Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетов Венера ханымның авыр кайгысын уртаклашалар.

Венера Әхәт кызына һәм туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм түземлек насыйп итсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.