Домой Жизнь татар Бөек җырчыны сагынып: Фәридә Кудашева турында

Бөек җырчыны сагынып: Фәридә Кудашева турында

0
Бөек җырчыны сагынып: Фәридә Кудашева турында

Узган гасырның икенче яртысында Фәридә Кудашева дигән җырчы, Идел-Урал киңлекләрендә, ягъни татар-башкортлар күпләп яшәгән җирләрдә, мөгаен, иң популяр башкаручы булгандыр. Хәер, аның даны СССРда һәм чит илләрдә дә нык таралган иде.

Фәридә Кудашева, сугыштан соңгы еллардан башлап, Башкорт академия театрында һәм Башкорт филармониясендә эшләп, гомере буе Галиҗәнап җырга хезмәт итте. Кудашева иҗаты – татар һәм башкорт эстрада сәнгатенең иң күренекле казанышларыннан берсе. Җырчы сирәк очрый торган гаҗәеп нәзәкатьле, йомшак тембрлы тавышка ия була. Җырларын ихлас күңелдән тирән хис белән башкара. Кудашеваның киң репертуарына Татарстан һәм Башкортстан композиторларының вокаль әсәрләре, татар һәм башкорт халык җырлары керә. Башкорт һәм татар халык җырларын иң камил җиткерүчеләрнең берсе ул. Кайберләрен генә искә төшерик: «Урал», «Сибай кантон», «Уел”, «Сакмар», «Сарман», «Ашказар», «Азамат», «Хәмдия”, «Салкын чишмә», «Бибкәй», «Казан кантоны» һ.б.  

Фәридә апа Кудашева – 60 елларда булачак мәшһүр җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Афзаловалар өчен дә җырчы осталыгы үрнәге, шәхес буларак затлы өлге булып торды.  

Кудашева Фәридә Яһүдә кызының (1920-2010) тууына быел 100 ел тула. Ул Уфадан ерак түгел урнашкан Чишмә районының Келәш авылында туган. Атаклы Кудашевлар нәселеннән. Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш җырчының якын туганы. Шагыйрь Мостай Кәрим дә шул авылныкы. Бөек җырчының түгәрәк юбилее уңаеннан без газетабызда Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновнең Ф.Кудашева иҗатына кагылышлы кайбер язмаларын урнаштырырга булдык. Рәссам аларны җырчының Кырлайда (Тукайның 100 еллыгында) һәм Түбән Камада гастрольләр вакытында җырлаганнан соң теркәп калдырган. Алар моннан 35 еллар элек халык шагыйре Равил Фәйзуллинга юлланган булган (Рәссам берничә дистә еллар буена шагыйрьгә даими рәвештә озын-озын хатлар язып торган. Аларның саны 40тан артык. Әдәбият-сәнгатькә, гомумән иҗат кешеләре турында язылган ул хатлар ифрат кызыклы һәм гыйбрәтле. Шагыйрь аларны китап рәвешендә бастырып, киң катлам укучыларга җиткерергә ниятли). Без, шагыйрь рөхсәте белән, әлегә хатлардан өзекләр урнаштырабыз.  

Әхсән ФӘТХЕТДИНОВ

Равил дус!

Шушы бәйрәм көнен бер атна вакыт үтү күзлегеннән карыйм да, уйлыйм: иң тәэсирлесе кайсы булды соң?

Беренчедән, мәйданга халыкның җыела башлавы.

Икенчедән, Фәридә Кудашеваның җырлавы.

Аның җырлавы турында озынрак тукталып китәрмен. Аның тавышы ишетелә, яңгырый башлаганда мин «трибуна»ның арткы ягында кем беләндер басып тора идем. Әллә шагыйрьләрнең әйберләрен тигез генә укыгангамы, ниндидер монотонныйлыктан соң, аның тавышы тигезлекне бозды, аның җырлавы күңел көткән әйбер булды, җыры башыннан ук күңелләрдә тулган күп нәрсәләргә җавап булып яңгырый башлады, үзенә җәлеп итте бөтен тәнне-җанны. Беренче юлларыннан соң. Тагын да игътибар белән тыңлый башладым, сүзләрен дә әллә ни ишетмәдем, аралап бетермәдем, көе, моңы бик матур иде шул, сүзләренең соңгы юллары гына хәтердә калган:

...сагынып сөйләргә калыр.

Шундый матур кояшлы, җәйге көндә, зур халык белән шыгрым булган мәйданда, әкрен генә җилләр исеп, чәчләрне сирпәп торганда, тирә-як яшеллек белән тулган җирдә – микрофон аша аның тавышы, күңел җыры яңгыравы, минем күңелне тетрәтте – Тукай көненә менә нәкъ шундый бүләк, шундый моң кирәк иде.

Аның тавышы киң мәйдан өстеннән очып, алдан Кырлай өстенә китте, тирә-яктагы урман, кырлар өстенә җәелде, аның тавышы, моңы Арча, Казан шәһәрләренә җитте кебек. Бераз еракта булган Түбән Камага да җиткәндер, анда инде тавышлары, сүзләре ишетелмәсә дә, дулкыннары гына булса да кеше күңелләренә тиеп, аларны сискәндергәндер, электр тогы кебек бәрелгәндер. Аның тавышы Тукайның балачак бәхете авылындагы бөтен агач яфраклары, ботакларына кереп, сеңеп калгандыр, аның җыры, моңы Сәгъди абзыйның йортына да кергәндер, Тукайның эзләрен эзләгәндер, Шүрәлеләр яшәгән урманнарга барып, алар белән исәнләшеп йөргәндер, аның тавышы мәйданнарда басып торганнарның да, үзе янындагыларның да күңел, йөрәкләренә кереп, байтак кына уйлар тудыргандыр. Шунда торган кешеләрнең йөрәкләрендә, тирә-яктагы агачларда, өй почмакларында, урманнарда, үлән араларында Фәридә апаның моңы бераз сеңеп, яшерелеп калгандыр да, ә калганнары башка җирләргә, башка илләргә очкандыр, бөтен галәмнәргә таралгандыр. Табигать бит ул көнне бик юмарт иде, җилләрен дә биргән иде – Тукай көнендә туган моңнарны таратсын бөтен дөньяга дигәндер. Җилләргә ул көнне эш күп иде, бигрәк тә Фәридә апа җырлаганда. Ничә көннәр үтте инде, әле һаман күңелемдә аның җыры, моңы яңгырый.

Аның җырлавында ыгы-зыгы да, нервлану да (суета) юк иде, аның моңы тыныч аккан елга кебек, мәйданны күзәтеп торган агачлар кебек иде, үгетләү дә, чакыру да юк иде, ә бары тик табигыйлек, бу дөньяда кешелеклелекне раслау гына бар иде.

Мин Фәридә апаны галәм җырчысы итеп сизәм, бигрәк тә «Киек казлар»ны җырлаганда. Ул полифоник итеп җырлый, аннары табигыйлек бик күп аңарда, ә инде җырлавы яхшы микрофон алдында да, табигатьнең үз кочагында да булгач, ничек тетрәтмәсен ди бу җыр кеше күңелләрен. Рәхмәт аңа бу җырны-бүләкне алып килгәнгә, күңелләрне хәрәкәтләндергәнгә, аның белән шигырь укучыларның да януы һәм кызаруы туа: ап-ак китап битләре, канга батканмыни, бер шигырендәге кебек, яшел агач яфраклары кызарамыни, учакта янганда…

Равил дус, исәнме, саумы! Бүген 18 гыйнвар, төш вакытлары. Өйдә утырам. Хатымны дәвам итәргә уйлыйм. Алдан, өр-яңалары. Кичә, кич белән “Җидегән чишмә”дә бәйрәм булды. Анда Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин кунакта иделәр. Әйе, сөйләп тә торасы юк – яхшы үтте кичә, халык белән зал шыгрым тулган иде. Фәридә апа күп җырлар җырлады, Бәхти ага гармуннарда уйнады. Әйе, Фәридә апа, байтак кына яшьтә булса да, матур һәм моңлы җырлый әле, күңелләрне кузгата. Беренче мәртәбә ире Бәхти аганы да күрдем, тыңладым: ул – гармунның сихерле, тылсымлы хуҗасы икән. Шундый оста һәм моңлы итеп уйный. Композитор да икән ул. Бик нык тәэсир иттеләр алар күңелләргә, әллә ниләрне кузгаттылар. Дөрес, мин бу кичәнең ничек үткәнен, барын да язмам, бары тик үземә бәйләнгәнен генә.

Сәхнәгә чыгып, Фәридә апага үземнең бер эшемне бүләк итәргә туры килде. Тукайның 100 еллыгында (Кырлайда) җырланган җырын кабатлады Фәридә апа. Шушы җырыннан соң, сәхнәгә күтәрелеп, бүләгемне бирдем, алдан мондый сүзләр әйтеп: «Кырлайда Тукайның тууына 100 еллыгы бәйрәменә табигать бик матур көн бүләк итте: кояшлы, тирә-як саф яшеллек белән тулган һәм әкрен генә җилләр исә.

Бүләк өстенә бүләк булды: бик матур итеп, сагынычлы гына, Фәридә апа да җырлады. Аның җыры кеше күңелләрен кузгатып, мәйданга таралды; урам, тыкрыклар аша үтеп, Кырлай эченә керде; Сәгъди абзыйның йортында да бераз туктап торгандыр; тирә-яктагы кырларга, шүрәлеләр яши торган урманнарга очты; Казанга барып бәрелде; Түбән Камага да барып җиткәндер ул моңнар. Башка бик күп авыл һәм шәһәрләргә ишетелгәндер туган җир өстеннән очкан ул моңнар. Җилләргә дә эш күп иде ул көнне – мәйданда туган моңнарны таратырга. Кайбер җирләрдә кешеләр, һич көтмәгәндә, сискәнеп тә куйганнардыр, әйе, сискәнерлек тә – Фәридә апа җыры аша Тукайга, аны үстергән җиргә һәм халыкка – бүләген бирә иде, сагынып, моңланып җырлый иде.

Җырның бер юлы болай: «Сагынып сөйләргә калыр». Әйе, вакыт үткәч, шулай булды да, әмма Фәридә апаның җыры гына әле һаман колакларда, анда гына түгел, күңелләрдә яңгырый, йоклар ятканнарны уята, шатландыра, сагындыра, моңландыра.

Бик зур рәхмәт сезгә моңлы җырыгыз өчен, әле Тукай да йокысыннан уянгандыр сез җырлаганда. Менә шул көннәрдәге моңнар бүгенге Түбән Кама сәхнәсендәгеләр белән тоташтылар. Җәй көне тирә-якка таралган моңнар, кыш көннәрендә, карларга төренеп, кышлыйлардыр, ә яз җиткәч, алар тагын, яңадан шытып, тирә-якка яңгырарлар.

Шушы көннең истәлеге итеп, сезгә кечкенә генә бүләгемне тапшырам, ул – «Җидегән чишмә»нең агачтан ясаган чәчәге. Сезгә гомер буе бик күп тере чәчәкләр биргәннәрдер, ә бусы инде – агачтан ясаганы».

Менә шушы сүзләр белән бүләкне бирдем. Ул – рәхмәт әйтте, кешеләр – кул чаптылар. Әйе, бу әйтүдә – синең өчен әллә ни яңалык юк (бер хатымда язган идем), ә менә тыңлаучылар өчен залда, бераз гына булгандыр. Кичәнең икенче өлеше халык уеннары белән бетте. Әйе, «Җидегән чишмә» – татар халкының моңнарын чыгара торган урынга әйләнде инде.

Равил дус, шулай итеп бу хатыма һич көтмәгән хәлнең, Фәридә апа һәм Бәхти ага белән очрашуның истәлеге керде. Бераз уйларым башка юлларга кереп китте кебек, юк, юк, болары да һаман шул тирәдә – халык моңнарына керә, шул уйларыма тоташа, беррәттән тора. Ә бусы инде – үз күзем белән күргәнем, тыңлаганым үз колакларым белән. Миңа, андый очрашуларга мохтаҗ булган кешегә, бик тәэсирле ул.

Ә шулай да, уйлагансыңдыр, бу юлы Фәридә апа җырлавының тәэсире турында бик аз, ә үзем ни сөйләү турында күбрәк дип. Әйе, мин сиңа бер хатымда аның җырлавы Кырлайда ничек тәэсир итүе турында язган идем. Кабатланасым килмәде. Бу юлы да бик көчле булды. Әмма шундый аңлатма бар бит: башка мәхәббәтләр беренче мәхәббәтне һич басып китә алмыйлар. Шуның кебек, иң көчле һәм беренче тәэсире Фәридә апа җырының Кырлайда булды һәм бу инде шулай булып калыр да. Башка чаклар шуңа тоташырлар гына. Бәлки, аның җырлавы табигать эчендә булгангадыр, бәлки, Тукайга тоташкангадыр, бәлки, күңелемә шундый бер җыр кирәк булгангадыр.

Шуның өчен аңа бүләкне биргәндә дә, әйткән сүзләрем, җәйге җырының тәэсиреннән туды. Әйтүемдә дә бит, алдагы хатта язган уйларымнан, моңнарымнан бик күп иде. Бу юлларны укыгач, бәлки, алдагы хаттагы сүзләрне дә искә төшерерсең.

Бәйрәм булды халык өчен. Олы яклар бик күп иде, урат буыннар да шулай, ә бик яшьләр әллә ни күп түгел иде. Алар шул дискотекаларны яраталар: моңнары башкачарактыр инде. Төрле кешеләрдә төрле уйлар тугандыр, булгандыр, ә моңнар, кичәдә туганнар – берләштерделәр.

Бу кичәдә булганнарны язып тормыйм, чөнки аның көндәлеген язып баручылар бардыр.

Ә шулай да, шул кичәдә туган бер уйга тукталырмын инде. Сорауларга җавап биргәндә, Бәхти ага: «Авылларда клублар булмагач, вакытлыча клуб-мәчетләрдә җырларга бик күп туры килде», – диде. Әйе, авылларда бит зур биналар булмагач, манарасын кистереп, мәчетләрне клуб иттерделәр элек. Кичәдә ул сүзләргә әллә ни игътибар да итмәгән идем, ә яза башлагач, кылт итеп искә төште һәм уйландырды.

Әйе, бик электән безнең халык җырларны табигать эчендә җырлаган: урман эчендәге аланнарда, су буйларында, авыл кырыйларында, болыннарда – анда ул бик саф, табигый булып яңгырагандыр. Кыш көннәрендә аулак өйләргә җыелып җырлаганнар, – анда да, барыбер, кысылып чыкмаган тавышлар, бәләкәй генә өй эчләрендә дә моңнар табигый яңгыраганнар, чөнки чын күңелдән булган ул. Җырламаганнары, тыңлап кына утырган: картлар, карчыклар да, бала-чагалар да.

Ә менә без яшәгән чорларда инде кешеләрне бер җиргәрәк җыеп җырлатулар, тыңлатулар башланган. Урыны-урыны белән мәҗбүрирәк тә булгандыр. Әйе, кайда нинди зур биналар бар, шунда җыйганнар. Алары инде төрле авылларда төрлечә булган: ат конюшнялары да, амбарлар да, манарасы кискән мәчетләр дә, мәктәпләр дә, электән калган бай йортлары да һ. б. Әйе, сирәк кенә клублар да булган. Ә менә Фәридә апа белән Бәхти ага бу юлы мәчетләрдә җырлап йөрүләрен әйттеләр.

Әйе, җырын ничек кенә яратмасыннар, карт яклар инде мәчеткә тыңларга бармаганнардыр, тамашачылар арасындагы кайберәүләр дә шикләнеп кенә тыңлаганнардыр (барыбер, мәчет бит!), ә бала-чагаларга гына кызык булгандыр, яшьләрнең дә әллә ни эчләре пошмагандыр.  

Әйе, мәчет эчендәге концерт ул барыбер каршылыклы уйлар тудыргандыр авыл кешеләрендә. Җырлар да инде табигатьтәге һәм аулак өйләрдәге кебек чын күңелдән кермәгәннәрдер тыңлаучыларга. Күз алдыма килә: җырга тансык булган карт-карчыклар ерактан гына карап торганнардыр мәчеткә. Әйе, бер яктан моң, халык моңы, җыры, күңел дәгъвасы яңгырый, ә икенче яктан, кеше ышанып яшәгән изге мәчет. Каршылыклы шул. Менә шул чакта инде җырның табигать кочагыннан алынуы, китүе сизелә дә. Җырлар алар далаларда, кырларда, төнге авыл урамнарында яңгырасалар – нинди матур, үз стихиясендә булырлар иде. Ат та бит үзен кырда, тау өсләрендә иркен сизә, матурая, төзләнә. Җырлар да, гармун тавышлары да ишетелми шул урамнарда. Яңгырасын иде – бит җырдан, гармун тавышларыннан, беркемнең дә үлгәне юк әле, кеше терелә генә аңардан. Әллә менә шулай төрле биналарга җыелып җырлый башлаганда югала башлады микән моңнар һәм, шуңа кушылып, телләр дә. Әллә шул заманнардан бетә башлады микән җырның чын күңеллеге. Әйе, нинди генә матур дискотека заллары, дворецлар, клублар юк хәзер, ә, менә, далада, болында, урманда, урамда яңгыраган җыр ишетелми. Чөнки урам, кыр, болын җырлары – чын күңелдән, ә бина эчендәгеләр – кызганычка каршы, зарплата өченрәк шул күбрәк! Юк, юк, Фәридә апа да аның өчен җырламады, Бәхти ага да уйнамады бу кичәдә зарплата өчен, аларның чын күңелдән булды, чөнки «Җидегән чишмә» ул көнне (аның сәхнәсе) – болынга әйләнгән иде. Башка концертлар, очраклар турында гына әйтәм. Бик кыска вакыт эчендә аерылды шул җырлар, гармун тавышлары үзләренең табигый сәхнәсеннән: болыннардан, су буйларыннан һ.б. Иң беренче сәхнәсе җырларның – табигать кочагы булган бит, алар иң беренче, элекке заманнарда, табигатьтә туганнар.

Әйе, кайчак телевизордан күрсәтәләр: янәсе, артист табигать эчендә җырлый, уйный имеш. Бу – нинди алдау, имитация һәм профанация дә. Дөрес, табигать эчендә чынлап җырланган җырларны күрсәтсәләр ярый ул. Ә бит күп чакта аны монтаж белән генә чишәләр шул.

Равил дус, бәлки, бер шигырь дә язарсың мәчет эчендә җырланган җырлар турында, аның эчендә яңгыраган гармун тавышларын кертеп тә. Аларына өстәп, шул мәчеткә кермичә, карап торган карт-карчыкларны кертеп тә. Аннары, нәрсә дә булса югалтмадылар микән яшь яклар, бала-чагалар, концерт тыңлаучылар бер кайгысыз, әллә нәрсә дә булса таптылар микән. Нәрсә табылды, нәрсә югалды икән?

Гасырлар буена килгән табигыйлек бозылмады микән, күңелләргә бераз гына тап төшмәде микән. Әгәр уйласаң, шигырь язарга диеп, җавабын табарсың бәлки, бәлки сорау гына бирерсең укучыларга, кайчак сорау бирүдә дә зур мәгънәлек бар бит. Бәлки әле эчтән генә сизгәннәрдер Фәридә апа һәм Бәхти ага да – тыннары кысылганнарын, мәчет эчендә җырлаганда. Булгандыр, кичәдә генә әйтмәгәннәрдер. Ә кеше эчен каян белеп бетерәсең?

Равил дус, берни әйтеп, гаепләп тә булмый аларны мәчет эчендә җырлаганнар дип, язмыш шулай иткән инде, туры китергән халык моңын, җырын, гармун тавышларын манарасын кистергән мәчет эчендә яңгыратырга. Күз алдыңа китер әле: мәчет эченнән Фәридә апаның гаҗәп моңы яңгырый, аңарга Бәхти аганың өзелеп-өзелеп гармун тавышлары кушыла.

Әйе, гомер ике булмый шул, кайда урын туры килә, шунда җырлый кеше: тыеп булмый бит җырны да, гармунын да.

Әле ул мәчетләр, бер караганда, бәхетле булганнар, халык моңнарын ишеткәннәр, ә бит бар иде бик күп мәчетләр-складлар, черүгә дучар ителгәннәр, сүтелеп, мичкә ягылганнар. Бәхти аганың бер сорауга җавап бирүендә, мәчеттә җырлавы-уйнавы турында әйтүе, менә шундый уйларны тудырды. Әле күп өстәргә дә була, ләкин җитәр инде. Бәлки, син генә, Равил дус, уйлап карамассың микән, бу турыда шигырь язарга. Нәрсәнедер югалтмадык микән шул чакларда?..  

Рәсемнәрдә:   халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән Әхсән Фәтхетдинов, 1992 ел;

легендар җырчы Фәридә Кудашева;

Тукай-Кырлайда, Тукай юбилее көннәрендә 1986 ел.

Татарстан яшьләре

matbugat