Домой Жизнь татар Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

0
Кайгы уртаклашу

Хөрмәтле шәкертебез Хашия апа!

Сезнең зур кайгы кадерле әтиегез Мөхәррәм улы Зәкәрия бабайның мәңгелеккә Аллаһы хозурына кайтып китуе уңаеннан кайгыгыз белән уртаклашабыз!Әти бит һәр бер бәндә өчен нигез, багана һәм таяныч. Бигрәктә кыз бала өчен әтинең кадере тагында зур. Чөнки кыз балага әти ул чын ир үрнәге. Әтиләр кыз баланы аерым чын җан түре белән яраталар.

Әтиегез халыкка иглекле һәм файдалы озын гомер кичереп Аллаһы каршысына китте. Әе әтиегезнең Аллаһы каршысына кайтып китүе бер яктан кайгы, әммә чын мөселман бабай өчень бәхет кайнагы булган җәннәткә китү. Шул олуг теләк һәм дога белән әтиегез өчен дога кылыгыз. Бигрәктә Сез дин дәресләребезгә йөреп изге Кәләм Шәрифне яхшы укырга йөрәндегез. Бездә, инь шә Аллаһ, һәм Сездә, инь Аллаһ, рухына дога кылышыйк. Аллаһы Раббым Мөхәррәм улы Зәкәрия бабайның рухын шат кылсын! Кыямәт көнендә мөселманнар арасында кубарылып Рәсүлебез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үәссәләм белән Кәүсәр чишмәсе янында кавышып Аның мөбәрәк кулыннан Кәүсәр суын өчеп Фирдәвес җәннәтенә керергә насыйп булсын!

Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән”Сызран Җәмигъ мәсҗиденең” Баш имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъди әл-Гәли һәм остазбикә Дания абыстай Сәгъди.