Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез!
Сине олы бәйрәмең — юбилеең белән чын күңелдән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Чал чәчләрең, маңгай
сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син,
әнкәй,
Картаюны белмә мәңгегә.
Гомереңнең һәрбер
мизгелләре
Тулып торсын бәхет нурына.
Сәламәтлек сине
ташламасын,
Шөкер итеп яшә барына!
Иң якты теләкләр белән тормыш иптәшең Илдар, кызың Рузалия, киявең Рөстәм, улың Рафаэль, киленең Асия, оныкларың Руслан, Ринат, Эмилия һәм барча туганнарың.