Домой Соболезнования Кайгыбызда ялгыз булмадык

Кайгыбызда ялгыз булмадык

0
Кайгыбызда ялгыз булмадык
newsvostok.ru

Көтмәгәндә-уйламаганда мәкерле авыру безнең якын кешебезне – Рәфыйк Раил улы Каюмовны мәңгелеккә алып китте. Гаиләбезгә чиксез кайгы, борчу-мәшәкать килде. Андый югалту авырлыгын үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Әлеге рәхмәт хаты аша Камышлы районы үзәк сырхауханәсе җитәкчеләре Светлана Анатольевна Русиновага һәм Мәсхүт Әсхәтович Хәкимовка, табиблар Исмәгыйль Мәхмутович Баһаутдиновка, Фәһим Исмәгыйлевич Шәйхелисламовка, Назыйм Гыйзамович Сәлаховка, Риф Хәйдәрович Гыйбадуллинга һәм, көн дими, төн дими, кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән барлык шәфкать туташларына – Фидания Фаттаховага, Флера Каримовага, Эльвира Галимовага, Светлана Гайсинага, ашыгыч ярдәм күрсәтүче Люба Сафиуллинага, ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәре Фәһим Әхмәтҗановка, гомумән, барлык персоналга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без медикларыбызның чын шәфкать ияләре булуына тагын бер тапкыр инандык.

Нишлисең бит, үлем көчлерәк булып чыкты. Бу хәсрәтне кичерергә, газизебезне җир куенына иңдерергә туганнарыбыз, авылдашларыбыз, мәчет картлары, күршеләребез, читтә яшәгән туганнарыбыз – Чебоксардан, Тольяттидан, Самарадан, Похвистневодан кайтучылар бик зур ярдәм күрсәттеләр. Матди һәм мораль яктан ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга, күрше-күләнгә, туганнарга, дин әһелләренә, социаль хезмәт бүлегенә, балалар бакчасы коллективына, классташларга рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын. Аллаһы Тәгалә һәммәгезне дә бәла-казалардан сакласын иде.

Юксынабыз сине, кадерле Рәфыйк. Хуш, бәхил бул, урыннарың оҗмахта булсын.

Мәрхүмнең гаиләсе һәм барча туганнары.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы