Кайгылы хәбәр

0
749

Бүген кич 28 декабрь көнне Татарстанның халык артисты, күп кенә татар җырчыларының укытучысы Винера ханым Ганиеваның тормыш иптәше Камил әфәнде Фәйзрахманов якты дөньядан киткән. Тавыш режиссеры булып эшләгән Камил абыйны күпләр белә иде. Җырчылар да, тамашачылар да. Винера ханымның инстаграмында да күренгәли иде ул.

Моннан 4 ел элек әлеге күркәм гаилә үзләренең Энҗе туйларын билгеләп үткәннәр иде. Быел август аенда бергә яшәүләренә 34 ел булды.

Нишләмәк кирәк, менә шундый күңелсез яңалык бүген. Винера ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз. Туганнарына, дусларына, иҗатташларына сабырлык телибез. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here