Домой Жизнь татар Татары в регионе Камышлы педучилищесына мәдхия

Камышлы педучилищесына мәдхия

0
Камышлы педучилищесына мәдхия
Фотода: Роза Байбекова (сулдан уңга), Рауза Рәхмәтуллина, Җәүһәр Габдуллина һәм Сәгыйдә Яхина

1941 елда, Ульяновск педучилищесын сугыштан ераграк булган Камышлы авылына күчергәннән соң, Ульяновскида укыткан бөтен укытучылар да диярлек Камышлыга күчеп килә. Алар, авыл саен йөреп, студентлар җыялар иде.

Мәчәләй авылыннан беренче булып Таһир абый Мамышев анда укырга керде һәм, 4 ел укып, яхшы белем алып чыкты. Аннан соң ул армия сафларына алынды һәм тормышын хәрби эшкә багышлады. Ул – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, отставкадагы майор. Хәзерге вакытта Самарада яши, халык арасында абруе зур. Җәмигъ мәчетендә дә эшләде, хәзер дә элемтәдә тора. Таһир абыйга тиздән 95 яшь тула. Ике улы да хәрбиләр, ә әтисе Гобәйдулла абзый мулла иде, шуңа күрә Таһир абый да гомер буе бик динле кеше булды.

Авылдашыбыз үрнәге буенча Мәчәләйнең тагын 11 кызы 1942 – 1944 уку елларында педучилищега укырга керделәр. 50 чакрым араны җәяүләп йөреп укып бетерделәр. Аннары алар төрле татар авылларында, кайберләре үзебездә, укытучы булып эшләделәр. Күбесе мәктәпләрдә төп белгечләр булып танылдылар.

Мин 1953 елда Камышлы педучилищесында Мәчәләйдән килеп укучы иң соңгы студентка булдым. Советлар чорында урта уку йортлары бик төпле белем-тәрбия бирә иделәр. Мәсәлән, Камышлы педучилищесы һәм авыл хуҗалыгы техникумы үз эшләренең остасы булып, булдыклы кадрлар әзерләп чыгардылар. Әлеге педучилищедан чыккан укытучыларның осталыгы турында бик күп сөйләргә була. Аларның һәрбер дәресе бер могҗиза сыман иде. Алар – практиклар. Тема буенча тәҗрибәне киләсе дәрескә калдырмыйлар, яңа теманы аңлаталар да шунда ук практика дәресе дә уздыралар. Мәсәлән, зоология дәресендә баканың эчке органнары төзелеше темасын узганда, укытучы башта сөйләп аңлата, аннары операция ясап, эчке органнарның төзелешен практикада күрсәтә. Ә икенче дәрестә укучы укытучы күрсәткәнне эшләп күрсәтә.

Ә рәсем дәресе!.. Бик карт укытучы укыта иде бу фәнне. Ул сыйныфка керә иде дә, озакка сузмыйча гына, дәресне башлап җибәрә. Башта берәр танылган рәссам белән таныштыра, парталар арасында йөреп, яңа теманы аңлата. Аннары безгә бирем бирә дә рояль артына барып утыра. Аның бармаклары астыннан талгын гына моңлы көй агыла башлый… Укытучы, башын артка чөеп җырлый, җырлый, җырлый… Ә без рәсем ясыйбыз һәм “бу дәрес беркайчан да тәмамланмасын иде” дип телибез. Эх, юк шул… Тылсымлы дәрес тәмамлауны хәбәр итеп кыңгырау чыңлый. Укытучы саубуллашып чыгып китә: “Киләсе дәрескә кадәр, балалар.Сау булыгыз!” Күпме тәрбия бит, ә?!

Военная подготовка дәресе үзенә бер тамаша була иде. Авыл читенә чыгып мылтыкларны сүтеп җыярга, атарга өйрәнәбез, нинди дә булса сугыш уены уйныйбыз. Ә иң аянычлысы – физкультура дәресләре. Кышын, күп итеп кар яугач, чаңгы шуарга чыгарга кирәк. Өлгер малайлар “исән” чаңгыларны эләктерәләр дә чыгып ычкыналар. Ә безгә я парсыз чаңгы, я сыныгы кала. Ә шуарга чыгарга кирәк…

Училище директоры Хәмзә абый Долоткозинның хатыны, буш вакытларында кызларны җыеп, “Кыз кеше нинди булырга тиеш” дигән темага сөйли иде. Төрле мисаллар китереп, акрын гына бөтен серләрне аңлата иде. Ә кичләрен кызларның тәрәзәләреннән карап йөри икән, тәртип бозучы юкмы, янәдә. Уку йорты зур бер гаилә кебек яши иде. Искиткеч!

Сугыштан соңгы елларда ашау бик начар иде. Ипи талонга гына. Ул үзе чи, үзе авыр, шулай да бик тәмле булып тоела иде. Аны парта астына куясың да дәрес вакытында берәр төерләп кенә авызга салгалый торасың, ә өйгә алып кайтырга калмый.

1956 елда Оренбург өлкәсендәге Ташлы педучилищесы белән Камышлы педучилищесын берләштерделәр дә әлеге уку йортын Богырысланда ачтылар. Безнең соңгы ел иде бу. Ипине инде туйганчы ашап була иде ул вакытта. Шулай итеп, без шәһәр кешеләре булдык та куйдык. Озын күлмәкләрне бераз кыскарттык, кайбер кызлар чәчләрен бөдрәләтеп җибәрделәр. Төрле кичәләр оештырыла. Очучылар әзерли торган училищедан матур форма кигән курсантлар киләләр. Рус кызлары алар белән танышалар, бииләр. Ә без оялабыз, карап кына торабыз. Күлмәкләребез иске, аякта тапталып беткән аяк киемнәре. Кая инде безгә егетләр белән бию?!

Уку рус телендә алып барылды, ә татар теле аерым фән буларак кына керә башлады. Без соңгы курста булганга күрә, эш караштыргалый башларга куштылар. Татар мәктәпләрендә буш урыннар юк, ә рус мәктәпләрендә, рус телен яхшы белмәгәнгә, эшләргә куркабыз. Әти сугыштан кайтмады, абый да юк. Әни берүзе 5 кыз бала тәрбияли. Әтилеләргә каяндыр эш табылып тора, ә без – әтисез 3 кыз, эш сорап Үзбәкстанның Кунград шәһәренә хат яздык. “Килегез, эш бар, укытучылар бик кирәк”, – дигән җавап тиз арада килеп җитте. Дипломнарыбызны алдык та киттек. Ташкентка кадәр барып җиттек. Ә Кунградка билетлар юк, чөнки анда хәтле тимер юл төзелеп бетмәгән икән әле. Без – геройлар, тимер юлы кайда кадәр бара, шунда киттек. Ул Төркмәнстандагы Атаево дип аталган кишлак булып чыкты. Урта мәктәп – балчыктан өеп ясалган тәбәшәк кенә бина. Россиядән килгән укытучыларга гына такта идәнле бүлмә бирәләр. Һәр сыйныфта төрле кишлаклардан җыелган 35 – 40 бала укый. Алар – русча, ә без төркмәнчә белмибез. Утырып еладык-еладык та калырга булдык инде. Кире кайтып китәргә бер тиен акча юк. Дөрес, укытучылар да, укучылар да, халык та бик кешелекле булып чыктылар. Китаплар сүзлек рәвешендә төзелгән иде, бик уңай булды. Шулай итеп, без төркмән телен дә өйрәндек.

Зур калым биреп безне кияүгә алып калырга теләүчеләр дә булды. Җирле кызлар өчен 15 – 50 мең биргәндә, безгә 70 мең сум калым тәкъдим итүчеләр булды. Әмма без сатылмадык. Өч ел эшләгәннән соң үз авылларыбызга кайтып киттек. Шулай итеп, лаеклы ялга кадәр һәм аннан соң да эшебезне ташламыйча озак эшләдек. Читтән торып укып югары белем дә алдык, Аллага шөкер.

…Минем белән Төркмәнстанда эшләгән ике дустым да мәрхүмнәр инде. Фәния дустым Кошки районының Иске Җүрәй авылыннан, ә Рәйсә дустым Камышлы районы, Татар Байтуганы авылыннан иделәр. Бүгенге көндә без икәү генә – мин, Сәгыйдә Субеева һәм Җәүһәр Габдуллина исән. Гомерләр әнә шулай бик тиз узып киттеләр.

Бездән соң килгән бөтен укытучыларны да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм һәм иң зур байлык – исәнлек телим!

Сәгыйдә СУБЕЕВА (Яхина).

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.