Домой Жизнь татар Татары в регионе Киләсе ел уңышын кайгыртып

Киләсе ел уңышын кайгыртып

0
Киләсе ел уңышын кайгыртып

Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң Усть-Кинельскидагы машиналар сынау станциясе ишегалдында Россиянең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче әйдәп баручы белгечләр, эре аграр хуҗалыклар һәм эшкәртү предприятиеләре вәкилләре җыела. Быелгы сентябрьнең соңгы ял көннәрендә дә шулай булды. Самара өлкәсендә ике көн уза торган XXIV Идел буе аграр сәнәгать күргәзмәсенә утыз меңләп кеше килеп китте, Россиянең унбиш төбәгеннән һәм Белоруссиядән китерелгән 500ләп предприятие продукциясе күргәзмәгә куелган иде.

Күргәзмәнең популярлыгы елдан-ел арта бара. 2002 елдан башлап күргәзмә өлкә бәйрәме кысаларында гына узган булса, 2008 елда аңа инде федераль статус бирелә һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә башлый. Бүгенге көндә исә Усть-Кинель агросәнәгать күргәзмәсе Идел буе федераль округында иң зурысы булып санала.

– Әлеге күргәзмә 24 ел дәвамында Самара өлкәсенең генә түгел, илебезнең агросәнәгать комплексы үсеше этәргече булып тора. Аграр сектор хезмәткәрләренең азык-төлек җитештерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез, – дип ассызыклады Дмитрий Азаров чараны ачу тантанасында. – Ул тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләр белән танышу, контрактлар төзү мәйданына әверелде. Биредә фән һәм аграр тармак вәкилләре җирдә эшләүче игенчеләр һәм терлекчеләр белән очраша, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгын үстерү өчен яңа идеяләр һәм тәкъдимнәр туа, – дип бәяләде өлкә башлыгы.

Чарада фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар, фәнни-тикшеренү үзәкләре, Россия һәм чит илләр техникасы, ашламалар, катнаш азык, үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары, инвестицияләр, кредит һәм иминият компанияләре, эшкәртү предприятиеләре һәм агросәнәгать холдинглары продукциясе тәкъдим ителде. Ә махсус мәйданчыкта нәселле терлекләр конкурсы узды. Шулай ук программада сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар, мастер-класслар да каралган иде. Күргәзмә ачылган көнне Белоруссиядән килгән кунаклар Самара дәүләт аграр университетына “Минск” трактор заводы конвейерыннан төшкән ике трактор бүләк иттеләр. Күргәзмә, гадәттә, күпсанлы килешүләр һәм контрактлар төзү белән тәмамлана.

– Быелгы күргәзмә Сезнең оешма өчен уңышлы узамы? – дип мөрәҗәгать итәм “Ротор-Лизинг” оешмасы менеджеры Дамир Гаделгәрәевка.

– Безнең компания Россиянең иң эре “Ростсельмаш” заводы җитештергән ашлык һәм мал азыгы җыю комбайннарын, Самара өлкәсендә бик популяр булган RSM 23-75 тракторын һәм беренче тапкыр RSM TS-4500 Satellite сиптергечен тәкъдим итә. Усть-Кинель күргәзмәсендә без инде ун ел буе катнашып киләбез. Килешүләр саны төрле елда төрлечә була. Быел, мәсәлән, беренче көнне үк берничә оешма белән контракт төзү турында килештек, – ди Дамир, кәнагәть елмаеп.

Күргәзмәнең иң матур экспозициясе “Авыл урамы” дип атала. Чараның бер генә кунагы да бу урамга кермичә китми. Анда Самара өлкәсенең һәр 27 районы үз казанышларын чагылдыручы чатыр куя. “Авыл урамы” буйлап йөрүчеләргә, һәр “йорт”ка кереп, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар җитештергән ризыклардан авыз итәргә була. Ә “Фермерлар ярминкәсе”ндә сыйфатлы продукцияне сатып алырга да мөмкин. “Мине сатып ал! Мине ал!” – дигән кебек сиңа карап торган муллылыктан һушыңны югалтырга да була. Бер сатучының өстәлендә балның 30дан артык төре тезеп куелган. Рәтләр арасында йөргән апалар янына туктап, быелгы ярминкә турында фикерләрен сорашырга булдым:

– Кәефләр ничек, апайкайларым?! Бәяләр гади базардагыдан нык аераламы? Тәкъдим ителгән продукциянең сыйфаты ошыймы?

– Кәефләр әйбәт, – дип елмаялар яңа танышларым. – Бу рәтләрне бер көндә генә йөреп чыгарлык түгел, бугай. Бөтен ризык та сыйфатлы, сүз дә юк. Әмма, без – пенсионерлар өчен бәяләр бераз кыйммәтрәк шул… Кинельдә яшибез, үзебезнең базардан ит һәм яшелчәне арзанрак сатып алабыз, – ди Халидә апа. – Алай да күргәзмәгә ел саен киләбез. Чөнки монда безнең якларда булмаган бал, кайнатмалар, дару үләннәре, чәчәк үсентеләре һәм тагын әллә ниләр сатып алырга була, – дип кушыла аңа Хәмдия апа да.

Ни дисәң дә, күргәзмә – күргәзмә инде ул. Кайда нәрсә бар икәнен отып каласың да кирәге чыккач кына барып аласың. Ә ихтыяжың булмаган әйберне алу – акчаны әрәм-шәрәм итү генә бит ул, мөселман кешесенә килешә торган нәрсә түгел.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Автор фотосурәте.