Домой Жизнь татар Камышлы районы башлыгы сайланды

Камышлы районы башлыгы сайланды

0
Камышлы районы башлыгы сайланды

Камышлыда район баш­лыгы вазифасына канди­датура сай­лау комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшен вице-губернатор, өлкә губернаторы Администрациясе җитәк­чесе Владимир Терентьев җитәк­ләде.

Камышлы районы вәкилләре җыелышының бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә киләсе 5 ел­га район башлыгы итеп мо­ңа кадәр дә бу вазифаны баш­кар­ган Рафаэль Баһаут­динов сай­­ланды. Аны Владимир Те­рен­­тьев, Самара өлкәсе спорт ми­нистры урынбасары, Ка­мыш­лы районы кураторы Ан­дрей Ха­рин, җәмәгатьчелек вә­кил­ләре һәм депутатлар котла­ды­лар.

Муниципаль район башлыгы итеп сайлап үзенә ышаныч күрсәткән өчен Рафаэль Ка­мил улы рәхмәт әйтте һәм присяганы кабул иткәндә,  Конс­титуция буенча эш итәргә, күп­милләтле Камышлы районы мән­фәгатьләрен якларга вәгъ­дә бирде.

Мөхтәрәм кунаклар район үсешенә дөрес юнәлеш бире­лүен ассызыкладылар һәм яңа уңышлар теләделәр.

Бу турыда Камышлы районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Редакциядән: Камышлы районы башлыгы вазифала­рын башкарган чорда Рафаэль Баһаутдинов районда ана телебезне, милли го­­реф-гадәтләребезне һәм мә­­дәниятебезне саклап калу юнә­­лешендә актив эшчәнлек алып бара. Киләчәктә дә аның үз кыйбласына тугры калуына шигебез юк.

Рафаэль Камил улын район башлыгы вазифасына кабат сайлануы белән чын кү­ңелдән котлап, киләсе эш­чән­легендә зур уңышлар, тугры фикердәшләр телибез.

Бердэмлек