Домой Жизнь татар Рафаэль Камил улы Баһаутдинов Камышлы муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

Рафаэль Камил улы Баһаутдинов Камышлы муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

0
Рафаэль Камил улы Баһаутдинов  Камышлы муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

Хөрмәтле Рафаэль Камил улы!

Сезне шәхсән үземнән һәм Самара татарлары исеменнән Камышлы районы башлыгы вазифасына сайлану уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Сез озак еллар инде Камышлы районы белән җитәкчелек итәсез. Кабат шушы вазифага сайлап куйганнар икән, димәк, Сезгә ышаналар, эшчәнлегегезне уңай бәялиләр.

Сез ташып торган көчле энергияле, алдыгызга куйган максатларны тормышка ашыру өчен бернинди киртәләр алдында да каушап калмый торган корыч ихтыярлы шәхес һәм компетентлы җитәкче.  Районның  йөзе матурлануына, социаль-икътисадый үсештә ирешкән уңышларына зур өлеш керттегез. Камышлы районында ана телебезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып баруыгыз да мактауга лаек. Хөрмәтле Рафаэль Камил улы!  Киләсе эшчәнлегегездә дә Сезгә зур уңышлар, тугры фикердәшләр телибез. Бергә-бергә зур эшләр башкарырга язсын!

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты