Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән, дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Ә тормышта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.
Изге теләкләр белән кызың Тәслия, оныкларың Фәрхәд, Лилия, Юлия, Тимур һәм оныкчыкларың.