Домой Жизнь татар “Соңгы кыңгырау” ничек яңгыраячак?

“Соңгы кыңгырау” ничек яңгыраячак?

0
“Соңгы кыңгырау” ничек яңгыраячак?

Әйтерсең лә пар атларда үтте

Кыңгыраулы мәктәп еллары;

Күңелләрдә гомерлеккә калыр

Шушы соңгы моңлы чыңлавы.

Кыңгыраулы, кыңгыраулы,

Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Мәктәп, укытучылар турында җырларны елның кайсы фасылында ишетсәң дә, ничә яшьтә булсаң да, уйларың 25 майга, яшьлеккә илтә. Соң­гы кыңгырау… Мәктәпне тә­мамлаган шушы көннең кабатланмас ха­тирәләрен, дулкын­ландыргыч мизгелләрен кай­сыбыз гына кадерләп йө­рәк­нең яшерен почмагында йөрт­ми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Чыгарылыш сыйныфы укучылары бу бәйрәмгә уку елы башыннан ук әзерләнә башладылар. Әмма… Коронавирус дигән зәхмәт тормышның барлык өлкәләренә дә үз йогынтысын кертте. Аның аркасында мәктәп түгел, бөтен дөньяның яшәү рәвеше үзгәрде.

Март уртасыннан башлап мәктәпләр һәм югары уку йортлары читтән торып укыйлар. Өч ай чамасы укучылар классташларын һәм укытучыларны компьютер экранында гына күрәләр,  дәресләр онлайн форматта үтә. Менә инде быелгы имтиханнарның да 8 июньнән дә соңгарак күчереләчәге билгеле булды. Ә үткән атнада балалар да, ата-аналар да БДИ имтиханнары турында югарыдан төшерелгән һәм капма-каршы килгән мәгълүмат эчендә  буталып беттеләр. Без дә бу проблеманы һәрьяклап тикшердек һәм шундый нәтиҗә ясадык.

Алдан, ике БДИ тапшырып, институтка кереп була, дигән хәбәр таралган иде. ТАСС агентствосында чыгыш ясаган мәгариф министры Сергей Кравцов бу яңалыкны кире какты: “Чыгарылыш сыйныфы укучыларына үзләре теләгән  вузга керү өчен ничә имтихан кирәк булса, шул кадәресен бирсеннәр дә, – диде. – Гадәттә, моның өчен рус теленнән гайре тагын ике имтихан бирергә туры килә. Ләкин абитуриентка кирәк булса, өстәмә предметлар сайларга да хокукы бар. Вузлар имтиханнар санын мөстәкыйль рәвештә билгелиләр”.

Шулай итеп, вузга керергә теләгән кеше, элеккегечә, уку өчен кирәк булган бөтен предметлар буенча да имтихан бирергә тиеш булачак. Ә менә математика язмышы әлегә хәл ителмәгән. Хәер, быел керми калсаң, быелгы БДИ имтиханнары буенча югары уку йортына дүрт ел дәвамында керергә була.

Ярар, бусы булды, ди. Ә менә чыгарылыш кичәсенең булмый калуы укучыларны нык күңелсезләндерә. Яраткан укытучылары өчен истәлекле бүләкләр, класс белән бер­гә төшкән фотосурәтләр җы­ентыгы, саубуллашу вальсы – барысы да күп көч һәм тырышлык куеп әзерләнгән иде бит. Өстәвенә, “Соңгы кыңгырау”  тавышы да йә экраннар аша  гына, йә җәй ахырында яңгыраячак. “Әлеге чаралар бары тик укучылар, укытучылар һәм башка катнашучыларның исәнлеген куркыныч астына куймас өчен эшләнүен яхшы аңлыйбыз. Ә менә бала күңеле моны ничек кабул итәр”, – ди Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйлаҗева. Ул быелгы чыгарылыш сыйныфы җитәкчесе. Нәкъ менә аның классы вирус керткән яңалыкларны беренче  булып узучылар арасында.

– Онлайн бәйрәм оештыру буенча да, имтиханнар буенча да аңлашылмаган нәрсәләр күп, әлбәттә. Әмма без күңел төшенкелегенә бирелмәскә ты­рышабыз. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы теләсә! Иң мөһиме – исәнлек-саулык, алдагы имтиханнарны уңышлы тапшыру, – ди тәҗрибәле укытучы.

Быел “Яктылык” мәктәбен 20 укучы тәмамлый. Алар барысы да югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә ниятлиләр. Булачак студентлар Мәскәү, Казан, Ульян һәм Самара вузларын сайлаганнар. Чыгарылыш сыйныфы укучылары нейробиолог, филолог, гражданнар авиациясе пилоты, куркынычсызлык техникасы буенча белгеч (специалист по технике безопаснос­ти), юрист һәм укытучы булырга хыялланалар икән.

Әйе, быелгы 11нче сыйныф укучыларына күп үзгәрешләр  үзләштерергә туры килде. Ә алда әле тагын да зур сынаулар көтә. Хәер, яшьләр яңалыкларга бик тиз ияләшәләр һәм аларны җиңел башкарып чыгалар. Хәзер килеп чыккан аңлаешсызлыклар, кыенлык­лар аларны киләчәктә туачак яңа проблемалардан курыкмаска һәм аптырап калмаска өйрәтәчәк. Ә ата-аналар һәм укытучылар ярдәмен тою аларга тагын да зуррак ышаныч бирәчәк, дип уйлыйм. Бик катлаулы һәм сикәлтәле тормыш юлын абынмый-сөртенми узу бары тик кешенең үзеннән генә торуын онытмаска киңәш итәр идем.

Дәүләт имтиханнарын уңыш­лы тапшырып, хыялларыгызны чынга ашырырга язсын. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз һәм теләкләрегезгә ирешегез! Хәерле юл сезгә, кадерле укучылар!

Эльмира Сәйфуллина

Бердэмлек