Домой Поздравления Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы Рәҗгать Гариф улы Фәретдиновка – 75 яшь!

Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы Рәҗгать Гариф улы Фәретдиновка – 75 яшь!

0
Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы Рәҗгать Гариф улы Фәретдиновка – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Бәхет һәм шат­лык белән озын гомер итү­еңне телибез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!

Котлы булсын туган көнең,

Гел шатланып үтсен

                                   көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул

                                          итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең, балаларың.

Рәҗгать Гариф улы Фәретдиновка!

Кадерле абыебыз! Без сине юбилеең белән котлап, алдагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен син һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып

                             кайтсыннар.

Туар таңнарың алып килсен

                                            сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                              шатлыклар.

Самарада яшәүче туган­нарың исеменнән сеңелең Рәйсә.