«Кеше авырудан үлми, кеше ризыгы бетүдән җан бирә»

0
190

Кризис килә дип борчылыргамы? Кризистан чыгу юлы нинди? Эштән куылмаска һәм ризык бетмәсен өчен нинди дога укырга, аларны ничек кылырга кирәк? Болар хакында «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар (Нурулла) хәзрәт Зиннәтуллин Инстаграмда оештырган туры эфирында сөйләде.

«Кризисның булуында мөселманнарның да гаебе бар»

Кризис — җитди әйбер. Аның булуында без — мөселманнарның да гаебе бар. Бу — наданлыгыбыз, актив булмавыбыз аркасында. Без намаз укыйбыз, ураза тотабыз, ләкин ислам дине гыйбадәттән тыш, икътисадка да, сәясәткә дә килеп керә.

Мәсәлән, бүгенге көндә икътисад мөселманнар кулында түгел, ул билгеле бер даирәдәге кешеләр кулында. Мин аны дәүләт дип тә әйтә алмыйм. Бу «кешеләргә» хәтта дәүләтләр дә буйсына. Икътисадның төп максаты — акча эшләү. Әгәр дә бу — максат икән, димәк, билгеле бер кешеләр үзләренә акча күбрәк булсын дип, акча эшли башлый. Һәм олигархлар барлыкка килә. Алар «Форбс» журналындагы кешеләр түгел, аннан тыш та миллиардерлар бар, без аларны белмибез генә.

Алар үз кулларына күп итеп акча, алтын җыя һәм, нәтиҗәдә, башка кешегә акча калмый. Икътисадта акча кемнәрнеңдер кулына җыелса, димәк, ул калган халыктан тартып алына дигән сүз.

Ислам икътисадында акча әйләнеп йөри, ягъни ул кеше кулында ятарга тиеш түгел. Зәкят түлисең, сәдака бирәсең, акча халыкка чыга бара. Ул халык арасында әйләнә, кешедә һәрвакыт акча була. Ә бүгенге көндәге икътисадта андый әйбер юк, монда акчаны кемгәдер бирәсең, процент белән арттырып аласың, янә бирәсең, тагын арттырып аласың… Димәк, теге кешедә бертуктамый акча кимеп бара дигән сүз.

Шулай итеп, билгеле бер даирәләр кулына акча күп итеп күчә, ә кайберәүләрнең кулыннан ул китә. Һәм кризис барлыкка килә. Бу очракта күпчелек халыкның акчасы бетә. Шундый икътисад булган дәвердә кризис та кабатланып торачак. Кризистан дәүләтнең яисә «шул кешеләрнең» халыкка акча бирүе коткара. Төрле программалар барлыкка килә: кредитларны гафу итү, утилизация, аз процентлы ипотекалар һ.б. Шул рәвешле, аны яңадан терелтергә тырышалар. Ул — вакытлыча чара.

Игътибар итсәгез, бездә кризислар гел кабатланып тора. Элек ул ун елга бер булса, хәзер ун елга да сузылмый: бер кризистан чыга алмыйча, икенчесенә кереп китәбез.

Кризистан чыгу юлы бармы?

Без ислам дине белән яши алабыз. Мәсәлән, мин ипотека һәм кредит алмау яклы. Әгәр минем кебекләр күбәйсә, «өстәгеләр» башка төрле икътисади чаралар карарга кирәк икән, дип уйлана башлаячак һәм ислам икътисадын терелтәчәк.

Кризис килгәч, кеше эшен югалтты, хезмәт хаклары кимеде. Бу очракта рухи яктан үзеңне тәрбияләргә кирәк: азга риза булырга. Соңгы вакытта без рәхәтләнеп киң итеп яши башладык, хәзер без туйганнан соң да ашый башладык. Безнең әллә кайларга барып яллар итәсебез, затлы ризыклар белән тукланасыбыз килә. Элек авылда көндәлек ризыгың булса да җитә иде.

Ризык булсын өчен һәм эштән куылмас өчен нинди дога укырга?

Кризис килгәндә бөтен кеше дә хәерче булмый. Ризык — Аллаһы Тәгаләдән. Ниндидер сәбәпләр аркасында Аллаһы Тәгалә кешене ризыктан мәхрүм итәргә мөмкин. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) шундый хәдисе бар: «Кемнедер Аллаһы Тәгалә ризыктан гөнаһлар аркасында мәхрүм итә». Димәк, гөнаһларыңа тәүбә итеп, изгелекләр кыла башларга кирәк. Ахирәт гамәлләренә дә игътибар бирергә кирәк: гыйбадәтләрне арттырырга, «лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ» дип зикерләр, кимендә йөз тапкыр «әстәгъфируллаһ» дип, йоклар алдыннан 33 тапкыр «сүбхәналлаһ, әлхәмдүлилләһ, Аллаһу Әкбәр» дип әйтергә һ.б. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) дә: «Әгәр кеше ахирәте турында уйланса, дөнья үзе аның артыннан башын иеп килеп җитәр, ризык үзе килер», — ди.

Эштән куылу — зыян. Сиңа зыян китермәсеннәр өчен иртәнге һәм ястү намазларыннан соң «Ләә иләһә иллАллаһу уахдаһу ләә шәрикә ләһ. Ләһүл-мулку уә ләһүл-хамду уә һүә а’лә күлли шәй’ин кадиир» дип ун тапкыр көн саен әйтергә кирәк. Бу очракта Аллаһы Тәгалә сине башка кешеләрнең яманлыгыннан саклап торыр.

Күбебез хуҗалар кулы астында эшли. Иртән барган җиргә хуҗаңның сиңа «уволен» дип әйтүен ишетү күңелле әйбер түгел. Кая барырга, нишләргә белмәссең. Бу — күп кеше өчен стресс, хәтта депрессиягә әйләнә. Хуҗадан яисә түрәдән курыксаң, шушы зикерне йөз тапкыр әйтү кирәк: «Радыйтү биЛләһи Рәббән, үә бил-ислами динән, үә би-Мүхәммәдин нәбиййа».

«Күңелеңне начар уйлардан бушатырга кирәк»

Ризык — мөһим әйбер. Ризык сиңа язган икән, ул булачак. Күңелеңне начар уйлардан бушатырга кирәк. Синең эшеңне беркем дә эшләмәячәк, үз эшеңне үзеңә эшләргә тиеш. Тик утырганчы, бушка эшләү хәерлерәк дигән мәкаль бар. Күп кенә зур бизнеслар бушка эшләүдән башланып китә. Кемнәрдер кризис вакытында күтәрелеп китә.

Туксанынчы елларда Советлар Союзы таралгач, билгеле бер катламдагы кешеләр авыр хәлдә калды, шул ук вакытта кемнең коммерциягә таланты бар, алар кисәк кенә үсеп китте, акча эшли башлады. Шуңа күрә кризис кайчак үсеп китәр өчен этәргеч тә була. Игътибар итсәгез, нефть бәяләре төшү аркасында күп кенә компанияләр банкротлыкка чыга, шул вакытта хәерчеләнгән кешеләрнең бизнесын сатып алырга, әйтик, Америка алты триллион акча бүлеп бирде.

Иң әһәмиятлесе — күңелне төшермәү. Әгәр дә ризыгың бетсә, димәк, син үләсең. Кеше авырудан үлми, кеше ризыгы бетүдән җан бирә. Бабайларыбыз да элек-электән «ризыгы, сулар һавасы беткән» дип әйтә иде. Әгәр яшисең икән, димәк, ризыгың бетмәгән. Бу вакытларда Аллаһы Тәгаләгә зарланырга түгел, ә шөкер итүне арттырырга кирәк. Коръәни Кәримдә: «Әгәр дә шөкер кылсагыз, мин сезгә арттырырмын», — дигән аять бар.

Дөрес итеп дога кылу ничек була?

Дога кылган вакытта аны Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзе белән «Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин» дип башлау һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават әйтү хәерле. Бетергәндә дә шулай тәмамлау хәерле. Ике салават арасында дога кылсаң, ул дога кабул була, ди.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә нык иман сорагыз, дип әйтә. Шулай ук Аллаһы Тәгалә гөнаһларның гафу кылуын да сорарга кирәк. Гөнаһларыбыз кимегән, йөрәкләребез чистарган саен безнең тормышыбыз җиңеләя, бәхетебез арта. Саулык-сәламәтлек, хәләл ризыклар да сорарга онытмагыз. Акча, мал, ризык сорарга оялмаска кирәк, аларны Аллаһы Тәгаләдән сорау — нормаль әйбер. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә ризыкны күп бир дип сорамаган, ә җитәрлек булсын дип сораган. Кайвакытта күп була, әмма җитми, кайвакытта аз була, әмма җитә. Матур тел, файдалы гыйлем сорарга була.

Балаларыбызны, иребезне, хатыныбызны, ата-аналарыбызны бер дә догадан калдырырга ярамый. Башка мөселман кардәшләребезгә дә дога кылырга була. Гомумән, үзең өчен нәрсә теләсәң, кешегә дә шуны теләргә була. Сораганда үз телеңдә дә, гарәп телендә дә әйтергә мөмкин.

«Динне авырайтырга ярамый»

Җәмәгать белән бергә укылган намазның файдасы бар, ләкин әгәр дә ниндидер авыру, яман чир таралган булса, аны өйдә аерым-аерым уку хәерлерәк. Монда кешенең гомеренә куркыныч килү бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән вакытта коеп яңгыр ява. «Азан әйткәндә намазларын өйдә укысыннар», — дип әйтергә куша. Азапланып килмәсеннәр, ди.

Динне авырайтырга ярамый. Әгәр дә син мәчеткә барып, авыру ияртеп кайтсаң, син «мәчеткә ник бардым инде» дип әйтергә мөмкинсең, ул көфер сүз була ала. Үлеп китсәң, син кәфер булып җан бирә аласың. Шуңа күрә дә җиңеләйтелгән мөмкинлекләр булса, кулланып калырга кирәк.

Ураза вакытында тәравих намазын да өйдә укып була. Әмма безнең өчен җомга намазын мәчеткә барып укымау — күңелне әрнетә. Онлайн җомга намазын уздыру — дөрес булмый. Вәгазь сөйләргә мөмкин, ләкин ул җомга хөтбәсе түгел. Ул мөселманнар белән мәчеттә җыелып, бергә укылырга тиешле әйбер.

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here