Домой Главные новости Канюкаева Эльмираның туган көне белән гаиләсеннән котлау

Канюкаева Эльмираның туган көне белән гаиләсеннән котлау

0
Канюкаева Эльмираның туган көне белән гаиләсеннән котлау

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әнкәебез! Сине туган көнең белән котлап, корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, иң кадерле кешеләрнең берседер. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Һәркөн сине котлап кояш

                                        чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып,

Көн артыннан көннәр

                                   үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                      булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Марат, кызың Алсу, улың Кәрим