Домой Политика РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы якын арада йомырка бәяләренең төшүен көтә

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы якын арада йомырка бәяләренең төшүен көтә

0
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы якын арада йомырка бәяләренең төшүен көтә

Якын арада сәүдә челтәрләрендә тавык йомыркасына бәяләр төшүе фаразлана. Аларның бәясе җитештерүчеләрдә соңгы ике атнада беренче категория буенча 2,5 процентка һәм икенче категория буенча 4,2 процентка кимегән. Бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Титов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы социаль әһәмиятле продуктларга бәяләр белән бәйле вазгыятьне аерым контрольдә тота. Аерым алганда, йомырка бәяләрен тотрыкландыру өчен барлык кирәкле чаралар күрелә», — дип ышандырды журналистларны чиновник.

Россия кошчылык берлеге генераль директоры Галина Бобылева «Парламентская газета»га йомыркаларга бәяләрнең җитди төшүен, хәтта импорт продукциясе барлыкка килгәннән соң да, көтәргә ярамый дип белдергән иде.

«Минемчә, билгеләнгән бәя – 110-125 сум – бөтенләй нормаль, гадел һәм әлеге продукт өчен адекват», — дип ассызыклады ул.

«Туры элемтә» вакытында РФ Президенты Владимир Путин йомыркаларга югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, алар хөкүмәт эшендә өзеклекләр аркасында үсә башлаган. Соңрак Кремльдә килеп туган хәлне табигый базар процесслары белән аңлаталар.

Декабрьдә Руспродсоюзда яңа елдан соң ваклап сатуда йомырка арзанрак булыр дип көткәннәр иде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да шундый ук фикердә булдылар. Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина йомыркаларның инфляция аркасында гына кыйммәтләнмәвен билгеләп үтте.

https://tatar-inform.tatar/