Домой Главные новости В области «Карабиккол» – губерния казанышы

«Карабиккол» – губерния казанышы

0
«Карабиккол» – губерния казанышы

«Карабиккол» оешмасы «Достояние губернии-2021» конкурсы финалисты булды

Шушы көннәрдә Самарада «Достояние губернии-2021» («Губерния казанышы-2021») төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Ул «Самара өлкә тапшырулар агентлыгы» һәм «Губерния» телеканалы белән берлектә өлкә хөкүмәте ярдәме белән инде биш ел дәвамында үткәрелә. Бу вакыт эчендә бизнес тарафыннан конкурска карата кызыксыну артуы аеруча куандыра. 2017 елдан 2021 елга кадәр катнашучылар саны ике тапкыр арткан. 5 ел эчендә мактаулы исемгә өлкәнең 40 оешмасы лаек булган. Бу исем икътисад һәм инвестицион потенциалны үстерүгә, губерна халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш керткән оешмаларга бирелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертлы жюри әгъзалары эре компанияләр, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, социаль һәм мәдәният учреждениеләре, төбәкнең иҗтимагый берләшмәләре арасыннан 33 оешманы аерып күрсәтте. Шуларның унбересе җиңүче булды. Аларның җитәкчеләрен һәм хезмәт коллективларын видеоконференция режимында Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров котлады. «Конкурста катнашу Самара компанияләре өчен яңа мөмкинлекләр ача, икътисадны ныгытуга, якташларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады өлкә башлыгы.

Шенталы районының әйдәп баручы «Карабиккол» авыл хуҗалыгы предприятиесе дә «Достояние губернии-2021» төбәк конкурсы финалистлары арасында.

Үзенең 20 еллык эшчәнлеге дәверендә ул элеккеге колхоз урынында терлекчелекне һәм бөртекле культуралар җитештерүне торгызып, үз чималын эшкәртүне җайга салып, яхшы репутация казанды.

Әмма уңышка ирешү өчен карабиколлыларга зур юл үтәргә, күп көч куярга туры килде. Маллар өчен җиһазландырылган фермалар, катнаш азык мини-заводы, тегермән, ярма ясау җайланмалары төзелгән. Ел саен машина-трактор паркы өр-яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыландырылып тора. 10 мең гектар җирләрдә бөртекле һәм кузаклы культуралар, техник культуралар, күпьеллык үләннәр үстерелә. Хуҗалык күрсәткечләре елдан-ел үсә бара. Узган 2021 елда гына да, мәсәлән, предприятие 3250 тонна сөт, 313 тонна ит җитештергән. Һәр сыердан елына 5827 килограмм сөт савып алына, 500ләп бозау туа. Барысы 1248 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Оешма үз чималын эшкәртеп сатуны да җайга салган. Монда сөт продукциясе һәм ит ярымфабрикатлары җитештерү цехлары эшләп тора. Предприятие шулай ук бодай, арпа, манный ярмасы, борчак, он, өч төрле макарон җитештерә, үз пекарнясында үз оныннан икмәк һәм татлы камыр ризыклары сала.

Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән «Карабиккол» җәмгыяте 30дан артык тулысынча табигый, экологик яктан чиста һәм куркынычсыз фермер продукциясе эшләп чыгара. Чөнки бөтен культуралар да экология ягыннан чиста – агулы химикатлар, ашламалар һәм химик өстәмәләр кулланылмыйча җитештерелә.

Карабиккол авылында әзерләнгән продукция Самара өлкәсе шәһәрләрендә һәм авылларында, шулай ук Татарстан Республикасында сатыла. Үз кибетләре дә эшли, автолавкалардан да саталар. Самара, Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә товарны илтеп сату да җайланган.

Предприятие уңышлы гына үсә. Аның эшчәнлеге күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм грамоталар белән билгеләп үтелде. 2021 елда, мәсәлән, ул «Югары сыйфатлы азык-төлек продукциясе» дип аталган өлкә конкурсында җиңүче дип табылды, ә хәзер – «Достояние губернии-2021» төбәк бәйгесе призеры.

Хуҗалык мондый уңышларга югары квалификацияле белгечләрнең, үз эшенең осталары булган чын хезмәт ияләренең тырышлыгы һәм, әлбәттә, булдыклы идарәчеләрнең бердәм хезмәте нәтиҗәсендә иреште.

«Карабиккол» җәмгыятен лаеклы җиңү белән котлыйбыз, яңа уңышлар һәм үсеш телибез.

Шенталы районы администрациясе матбугат хезмәте.