Домой Главные новости В области Карга боткасыннан авыз иттегезме?

Карга боткасыннан авыз иттегезме?

0
Карга боткасыннан авыз иттегезме?

Самараның башкортлар “Корылтае” уналтынчы мәртәбә

Карга туе” бәйрәмен оештырды

Самара губернасының 170 еллыгына багышланган бәйрәм 28 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараеның кече залында башланды. Гореф-гадәт буенча халыкны бавырсак, кыс­тыбый, кош теле, коймак, баллы чәй һәм тары ярмасыннан пешерелгән ботка белән сыйладылар. Коронавирус эләктерү куркынычы булуга карамастан, халык шактый күп җыелган, балалар да килгәннәр иде.

Башкортостан дәүләт фи­лармониясенең концерт директоры Фәнисә Акчурина бәй­рәмнең гореф-гадәтләре турында сөйләде, профессиональ артистлар җыр-биюләре бе­лән халыкны дәртләндереп җибәр­деләр. Күмәк биюгә бар халык та һәм оештыручылар да чыкты.

Шушы ук залда балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Берәүләр рәсемнәрне карап йөргән арада, икенчеләре пазллардан Самара өлкәсе картасын җыюга керештеләр, өченчеләре, ике командага бүленеп, Самара өлкәсе, башкорт теле турындагы сорауларга җавап бирделәр. Урамда балалар җәядән атарга өйрәнделәр. Бу уенны “Мәргән уксы” башкорт фестивале катнашучысы булып танылган Рамил Буканов оештырган иде.

Биеп һәм җырлап, ашап һәм эчеп, ярышып туйгач кына, халык залга кереп утыра башлады. Самара шәһәре башкорт Королтае иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Камилә Сизякова сәламләп, бәйрәмне оештыруга өлеш керткән өлкә һәм шәһәр администрацияләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук өлкә башкорт Королтае рәисе Сафиулла Вилданов, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Халыклар дуслыгы йорты вәкиле Алексей Курышов, шәһәр администрациясе вә­ки­ле Дмитрий Долганов та сәламләп, бүләкләрен тапшырды­лар.

Көнозын сәхнәдә Рәүдә Шәй­марданова җитәк­че­ле­ген­дәге җирле “Ләйсән” башкорт халык бию ансамбле,  Римма Шепилова җитәкчелегендәге “Йондыз” этнография ансамбле, аерым җырчылар чыгыш ясадылар. Араларында “Йәшлек шоу-2020” Бөтенроссия фестивале финалисты Дания Садыйкова да бар иде.

Бигрәк тә матур чыгышларны Башкортостаннан килгән профессиональ артистларыннан көттек, әлбәттә. “Заря” сәхнәсендә Башкорт филармониясе артистлары, Халыкара конкурслар лауреатлары Искәндәр Газизов һәм Тимур Рамазанов җырладылар. Соңыннан Искәндәр Газизов үзенең блогында болай яз­ган: “Хөрмәтле Сафиул­ла Наил улына һәм Камилла Шиһабетдин кызына оло рәх­мәтләремне әй­тәм. Са­мара – Өфө дуслыгы бер­ва­кыт­та да сүрелмәсен! Халкым, телем, милләтем, мәдә­ниятем дип янган дусларыбыз, милләт­тәшләребез яши анда!”

Хәзер инде җәен Большая Глушица районының Южный авылында үткәреләчәк Йыйынны көтәбез. Иң мөһиме, барыгыз да сау-сәламәт булыгыз, үз-үзегезне саклагыз. Шушындый чараларда халык очраша, аралаша, туган телендә рәхәтләнеп сөйләшә, җырлый, күңел ача, ә балалар алардан үрнәк алалар.

Гөлнур Мусина.

Светлана Акирова фотосурәте.

Бердэмлек