Тарихчы Альберт Борһанов: «Күрше халыкларга караганда, татарның перспективасы зуррак»

0
40


Башкортстанда татар авылларын саклап калып буламы? Тугандаш ике республиканы нәрсәләр бәйли? Кабер ташлары татар тарихын өйрәнүгә ничек ярдәм итә? Ни өчен татар төбәкчеләре башкортлардан калыша? Бу һәм башка сорауларны тарихчыларга бирдек.

17-19 март көннәрендә Башкортстан башкаласы — Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы булды. Форумда нинди мәсьәләләр күтәрелгән? Нинди нәтиҗәләргә килгәннәр? Бу турыда «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминов белән сөйләштек.

Форумда нинди проблемалар күтәрелде, нәрсәләр турында фикер алыштыгыз?
Альберт Борһанов:

Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, ә Башкортстанда Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы бара. Шуңа багышлап, Уфада V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын үткәрдек. Моңа кадәр форумның Казанда да узганы булды. Быел чарада 224 кеше катнашты. Аларның күбесе фән хезмәткәрләре, галимнәр, төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре. Россиянең 21 төбәгеннән килделәр. Башкортстаннан – 89, Татарстаннан – 51, башка төбәкләрдән 84 кеше чакырдык. Бөтен кешене чакырып та бетереп булмый. Без күбрәк Идел-Урал һәм Көнбатыш Себергә игътибар иттек. Монда Кырым, Марий Эл, Удмуртия, Алтай, Пермь һәм башка төбәкләр турында сүз бара.

Катнашучыларның милләтенә карасак, татар темасы булгач, әлбәттә, күбрәк татарлар килде. Шулай да, безнең белән 9 рус галиме дә булды.

Альберт Борһановның шәхси архивыннан


Архив, музей, һәм фольклор материалларын тикшерүнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә кирәк һәм мөһим булуы турында да сүз барды. Бу гына да түгел, XVII–XIX гасыр материалларын, ә инде аерым алсак, төрки-татар этнокатламнар төркемнәренең барлыкка килүе һәм үсеше белән бәйле вакыйгалар барланды.

2015-2020 елларда төбәкчеләр хәрәкәте үсеш алды. Татарстанда “Татар төбәкчеләре ошмасы»н төзедек. 2018 елда аның уставын әзерләдек. Башка төбәкләрне карасак, мондый оешмалар оештыру эшләре юк диярлек. 2020 елда Марий Элда да шундый төбәкчеләр оешмасы төзелде. Башка җирләрдә оешмалар күбесенчә Татар милли-мәдәни автономияләре, Татар конгрессы белән бергә эшли. Ульяновскины гына алыйк. Биш конференция үткәрделәр. Ләкин алар татар автономиясе белән эшләнгән иде.

«Форумда катнашучыларның 25 проценты яшьләр иде»


Гадәттә, тарих белән өлкән яшьтәге галимнәр кызыксына. Сездә дә шул ук хәлме?

Без бу традициядән читләшә башладык. Хәзер яшьләрне дә күп чакырабыз. Шунысы сөенечле, бу форумда катнашучыларның 25 проценты яшьләр иде. Шуннан соң кайберәүләр: «Нигә безне чакырмыйсыз?» — дип ачулана. Әмма без позитив рухтагы, нәтиҗәле эшләүче яшь буынны чакыра башладык. Әйткәнемчә, күп кешене җыеп та булмый, 200 катнашучы болай да күп. Җитмәсә, хәзер пандемия заманасы. Финанс һәм техник мәсьәләләре дә бар бит әле.

Форумда 140 кеше чыгыш ясады. 3 секциядә эш алып бардык. Башта 4 итәрбез дип уйлаган идек, урыннар җитмәде. Пленар утырышта да докладлар булды.

Альберт Борһановның шәхси архивыннан


Форумнан тыш, түгәрәк өстәл уздырдык. Семинар форматында булды ул. Анда фикерләшер өчен 8 сорау куйган идек, өлгермәдек. Шуңа күрә 18-20 майда Мөслим районында конференция булачак. Семинардан калган сорауларны шунда караячакбыз.

Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсен китап итеп бастырырга һәм төбәкчеләргә тәкъдим итәргә уйладык. Архивлар белән ничек эшләргә, метрикаларны ничек өйрәнергә, шәхси музейны ничек ачарга? Китапта барлык сорауларга да җаваплар булачак.

Түгәрәк өстәлдә дәүләт карамагында булмаган шәхси музейлар ачу темасы да күтәрелде. Күптән түгел генә Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Россиянең татар авыллары» оешмасы белән берлектә шундый шәхси музейлар өчен бәйге игълан иттек. Конкурсны гыйнвар азагы — февраль башында башлап җибәрдек. Ни өчен дигәндә, хәзер шәхси музейлар модага әйләнә башлады. Мәсәлән, Балык бистәсендә Нурулла Гарифов үзенең музеен ачты. Шуңа охшаган музей Пенза өлкәсендә һәм Башкортстанда да бар.

Бәйге берничә юнәлештә уза. Табигатькә, авылга, яисә аерым бер кешегә багышланган, тематик музей юнәлешләре буенча гаризалар кабул итәбез. Конкурс игълан иткәч, сигезләп проект тупланды. Проектларында нинди музей ачарга теләүләре турында фото, видеолар төшереп, текстлар язып җибәрәләр.

Җиңүчеләргә диплом, сертификатлар биреләчәк. Матди ягын да уйладык. Аннан соң махсус бүләк итеп китап, үзебезнең матур милли киемнәребезне, түбәтәйләрне бирербез дип торабыз.

Аеруча зур игътибар биргән тема бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, юкка чыккан авыл, яисә башка шундый торак пунктлар тарихын өйрәнү иде. Форумда йөзгә якын китап тәкъдим иттеләр. Шулар арасыннан 7-9 китапны бастырып чыгардык. Без бастырган китапта татар һәм башкорт халкы арасында булган проблемалар турында матур итеп, «кычкырмыйча» гына яздык. Гомумән, һәр кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылының да китап рәвешендә үз тарихы булырга тиеш дип саныйм. Һәр авылның үз китабы булса, анда яшәүче кешеләрнең нинди милләт вәкилләре булулары турында сораулар булмаячак. Бу мәсьәлә үзеннән-үзе чишеләчәк. Милләтләр темасын күтәреп, кычкырып йөрүдән ни файда? Кычкырып йөрергә түгел, күбрәк эшләргә кирәк.

Дөрес, безнең институтлар бераз артта калган. Башкортлар хәзер бик актив эшли.

«Күптән түгел Татарстанда төбәкчеләргә „бу фән түгел“ дип югарыдан карыйлар иде»


Ни сәбәпле артта калдыгыз?

Бездә галимнәр «инертный». Бездә аның системасы дөрес түгел. Монда мине дә, сезне дә гаепләп булмый. «Хуҗаларга» әйтергә кирәк моны. Минем темам түгел ул. Без берничә томлы зур китап чыгардык. Алар кирәк. Төбәкләргә дә игътибар итәргә кирәк. Әле күптән түгел генә Татарстанда төбәкләр тарихын өйрәнүчеләргә, гомумән, төбәкләр тарихына: «Бу фән түгел», — дип югарыдан карыйлар иде.

Болай уйлау дөрес түгел. Ничек фән булмасын инде ул? 1500нче еллардан бирле безнең бөтен тарих, бөтен гореф-гадәтләр, тел шул авылларда сакланган бит инде. Әле хәзер дә шулай. Шуның өчен дә авыл мәктәпләрен бетерү — милләткә бик каты бәрелү дигән сүз. Авылларның тарихын өйрәнергә кирәк. Монда галимнәр генә түгел, дин әһелләре, эшмәкәрләр, этнотуризм өлкәсендә эшләүче кешеләр берләшергә тиеш. Бергә эшләсәк, алга барачакбыз!

Күрше халыкларга караганда, татарларның потенциалы зуррак. Ләкин бездә бердәмлек җитми. Элек төрле институт галимнәре арасында көрәш бара иде. Ак көнләшү кебек яхшы көрәш түгел, ә тискәре ярыш. Бер-берсе белән ярышалар иде. Алай эш бармады. Шулай да кайбер институтлар бергәләшеп, матур гына тикшеренүләр үткәрде. Ләкин алар киң җәмәгатьчелекне колачлый алмады. Күбрәк Пенза, Ульяновск, Самара якларында эшләделәр. Археологлар да читкә йөрмәде.

Рөстәм Әминов:

Солтан Исхаков


Бердәмлек дигәндә, татарларны төрле төркемнәр: типтәр, мишәр, Кырым, Себер, Әстерхан татарлары дип бүлмәскә кирәк. Аларның барысының да татар булуларын күрсәтәсе килә. Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына татар төбәкләреннән килделәр. Алар барысы да үзенчәлекле. Һәрберсенең үз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Боларның барысын да бергә карарга кирәк.

Альберт Борһанов:

Чыннан да, хәзер милләтне төрле гаплотөркемнәргә, ягъни ДНК буенча биологик төрләргә аеру белән артык мавыгып китүчеләр бар. Бер яктан, бу бик кызык нәрсә. Ләкин хәзер милләт, беренче чиратта, тарихи, мәдәни берләшмә. Монда биологик түгел, ә социологик яктан карарга кирәк.

Ни өчен форумны нәкъ менә Башкортстанда үткәрергә булдыгыз?

Моны махсус эшләдек дип әйтмәс идем. План буенча бөтен Россия төбәкләрендә шундый форумнар үткәрү каралган. Ләкин Башкортстан — проблемалы республика. Анда яшәүче татарлар үзләренең авыл тарихларын белә, дип әйтмәс идем. Хәзер алар да активлашты. Һәр кеше авылларын, шәҗәрәләрен өйрәнә башлады. Моны безнең форумның нәтиҗәсе дип әйтергә була.

Башкортстан галимнәре белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Бу – сугышу түгел. Эшебез нәтиҗәле булды. Ул да зур нәрсә. Башкортстан төбәкчеләре катнашкач, провокацияләр булыр дип куркып та йөрдек. Әмма Аллага шөкер, барысы да бик яхшы үтте, күз тимәсен.

Башкортстанга барып кайтуны дөрес дип саныйм. Чөнки моның нәтиҗәсе булачак. Беренчедән, без хәзер андагы зур татар галимнәренә игътибар иттек. Моңа кадәр бергә эшләсәк тә, күп кенә кешеләрне белмәгәнбез. Икенчедән, күрше республикада күпме төбәкченең актив эшләвен күрдек. Өченчедән, бу анда татарларның ничек яшәвен һәм киләчәген өйрәнергә яхшы мөмкинлек булды.

Авыллар тарихына багышланган китапларыгыз күбесенчә рус телендә чыга. Нишләп татарча түгел?

Китап нинди телдә чыкса да зыяны юк. Китап — китап инде ул. Безнең татар — бик акыллы халык. Ул укыйм дисә, русча да, инглизчә дә укый. Укымаганы бер китап та укымый. Аннан соң без кайбер китапларны башта русча бастырабыз, аннан соң татарчага тәрҗемә итәбез. Чөнки күп кенә авторлар татарча яза белми. Бу проблема да бар әле. Казанда да галимнәрнең 90 проценты русча яза. Татарча язучылар бик аз. Шуңа күрә мәкаләләрне тәрҗемә итәбез. Тәрҗемәләр район газеталарында да басыла.

Солтан Исхаков


Татарча китапны популяр итәргә дә кирәк бит әле. Русча китапның аудиториясе зуррак була. Чит илләргә китә. Инглизләр татарча укымый, ә русча укый. «Татар телендә китаплар бастырмыйбыз», — димим. Һичшиксез, киләчәктә үз телебездә дә басмалар чыгарырга кирәк.

«Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, перспективабыз булмаячак»


Ни кызганыч, авыллар Татарстанда да бетеп бара. Үзебездәге татар авылларын саклый алмаганны, Башкортстандагы ярым татар, ярым башкорт авылларын саклау турында сүз була аламы икән?

Авылларны саклау — Россиянең гомуми проблемасы. Россиядә күп авыллар югалып бара. Игътибар итсәк, Башкортстанга караганда, татар авыллары бик югалмый әле ул. Монда сәбәп берничәү: авылдагы икътисад, демография, хатын-кызларның элеккеге кебек бала тәрбияләп кенә яшисе килми. Ә авылны саклау демографиягә бәйле. Һәр татар гаиләсендә өч бала булмаса, безнең перспектива юк. Бездә генә түгел, илкүләм проблема бу.

Кайберәүләр: «Акча юк, шуңа күрә бала алып кайтмыйбыз», — ди. Бай илләрдә балалар әзрәк тә әле. Зыялы ханымнар, акыллы ирләр үсә. Алар үз тормышларын гел балаларга гына багышларга әзер түгел. Шулай да, дача төзеп булса да, яшьләр авылга кайтырга тырыша. Моны да әйтми булмый.

Рөстәм Әминов:

Тел мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Катнаш гаиләләрдә татар телен белмиләр. Сүз ассимиляция турында бара. Авыл халкы шәһәргә китә дә, туып үскән җирен оныта. Димәк, алар үзләренең тарихларын, тамырларын да оныта дигән сүз. Бу туган төбәкне өйрәнү белән бик нык бәйләнештә. Тарих, төбәкчеләр, киләчәк — барысы да бер җеп белән тоташкан.

«Татар үзенең җиде буынын белергә тиеш», — дип әйтәбез, бөтен кеше белми бит аны. Шуңа күрә киләчәктә авыллардан чыккан кешеләр белән аларның нәселләрен эзләп табып, китаплар тупларга исәп. Шәҗәрәләр булдырырга кирәк. Шәҗәрә төзегәч, кеше үзенең татар икәнен күреп тора. Менә ул — мин әйткән бәйләнеш.

Шәҗәрәләр төзегәндә авылга кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да табыла. Рәсми төстә авылга бер елда нигез салынган булырга мөмкин, ә архивтагы төрле документлар белән эшли башлагач, авылның алданрак та булуы ачыклана. Шуңа да ялган тарих килеп чыкмасын өчен, авыл тарихын төрле-төрле чыганакларга таянып язарга кирәк.

Альберт Борһанов:

Авыл тарихын өйрәнгәндә кабер ташларын да тикшерергә кирәк. Анда башка даталар да килеп чыга. Бүгенге көндә дә күп кенә кабер ташлары сакланган. Мәсәлән, Татарстанның көнчыгышындагы элеккеге авылларда 4-5 зират бар. Һәр зиратта йөзгә якын таш. Күпме кеше яшәгән… Әле ул ташларның күбесе җир астында күмелеп калган, кайберләре ташландык хәлдә. Русларның чыганакларында: «Бөгелмә өязендә русларга кадәр татарлар яшәмәгән», — диелгән. Бөтенләй дә алай түгел. Казый башласаң, татарларның кабер ташлары чыга бит анда.

Арчаны карыйк. Мин анда 1996 елда казу эшләре алып бардым. Олугъ Мөхәммәтнең акчасы, 1200нче материаллар чыкты. Керамикалар күпме… Ә чыганакларда бөтенләй икенче төрле язылган.

Мин үзем Чиләбе өлкәсендә туып үстем. Безнең авыл 1709 елгы дип санала. Ә мин бакчада 1652 елгы акча таптым. Менә шушы чыганаклар белән эшли белергә кирәк. Шуңа күрә форумнар үткәрәбез дә инде.

«Уфага татарлар белән руслар нигез салган»


Кайбер галимнәр элек Уфада Казан ханлыгының вәкиллеге, ягъни ставкасы булган, ди. Чыннан да, шулаймы бу?

Альберт Борһанов:

Вәкиллеге булганмы, юкмы икәнен белер өчен чыганакларны карарга кирәк. Хәзер тәгаен генә әйтә алмыйм. Шунысын беләм, Батуханның беренче ставкасы Болгарда булган дибез. Юк, аның беренче ставкасы Тәтештә булган. Уфада да булгандыр. Ләкин Уфа Казан ханлыгына кермәгән. Вәкиллеге булырга мөмкин.

Уфада Нугай Урдасының җирләре булган. Башкортлар — күчмә халык. Шуңа да Уфаны борынгы чорда татарлар белән руслар төзегән. Көнчыгыш Татарстан белән Башкортстан территориясендәге авыл исемнәре русча да, татарча да бертөрле. Башкортча атамалары үзгәртелгән, бозылган. Ничек авылның татар һәм рус телләрендә исемнәре шулай туры килә соң? Эзләнә торгач, мондагы халыкның заманында татарча сөйләшүләре билгеле була. Аннары кабер ташларын табасың. «Бу — башкорт авылы», — диләр. Ничек инде? Башкортларда кабер ташы булмаган. Күчмә халык бит алар. Кабер ташлары урнаштыру гадәте аларга соң гына килгән. Татар авыллары бу.

Башкортстанда булып кайттыгыз, андагы татарлар белән Татарстандагы татарлар аерыламы?

Минем тормыш иптәшем Башкортстаннан. Аерма зур түгел. Башкортстанда диалект кына бераз үзгә. Анда «белмәем, килмәем» дип сөйләшәләр.

Башкортстанның төньягында — иштәк, көньягында — нугай компонентлары. Башкортларның 50 проценты — нугай. Элекке нугайларның җирләренә килеп утырган бит алар. Көнчыгыш Татарстанда яшәүчеләрне типтәрләр дип әйтәбез, анда да нугайлар күбрәк. Элек Минзәләгә кадәр нугайлар булган. Казахларның да 20 проценты нугай. Кырым татарларының 60 проценты шулар. Нугайлар мишәрләргә дә кергән. Казан ханлыгында да шул ук хәл булган. Элеккеге халыклар нугайлар белән кушылып, Казан татарларының төп төркемен хасил иткән. Татарлар дәүләт төзеп алга киткән, башкалар ыругтан китә алмаган әле.

Дөресен генә әйткәндә, башкортлар белән без — бик якын халык. Кайбер башкортлар үзләренең татар, яисә башкорт булуларын тәгаен генә әйтә дә алмый. Гаиләдә дә бер бала башкорт, икенчесе татар була.

«Татарлар белән башкортларның бүләр әйберләре юк»


Бик якын халык дибез дә, ләкин татарлар белән башкортлар арасында аңлашылмаучанлыклар да бар. Бу бәхәсләр кайчан башланган?

1920 елны карарга кирәк. Ул вакытта республикалар төзегәндә Уфа өязендә татарлар күпләп яшәгән җирләрне Башкортстанга биргәннәр. Кече Башкирия бар иде, Зур Башкирия төзеделәр. Хәзер татарны башкорт итеп яздыру сәясәте бара. Русларны башкорт дип яздырмыйлар бит. Булмый, килеп чыкмый. Җирне ничектер үзләштерергә кирәк бит. Араларында татарлар дип язылучылар да бар.

Татарлар белән башкортларның бүләр әйберләре юк. Без бергә һәм бердәм булырга тиеш дип саныйм. Проблемаларыбыз бер. Безне тарихта да, хәзерге заманда да, киләчәктә дә бертөрле мәсьәләләр борчый.

Солтан Исхаков


Башкортстандагы үзебезнең татарларның да әһәмиятен күтәрергә тиешбез. Анда гына түгел, башка төбәкләрдә дә татарларның ролен күрсәтергә кирәк. Без — зур милләт, империя милләте. Шуңа да безне бүләргә тырышалар. Мишәргә, типтәргә, тагын кемнәргәдер бүлмәкче булалар. Мишәрләр янына барсаң, алар берсе дә: «Мин — мишәр», — дими. «Мин — татар», — дип горурлана. Чынлап та шулай ул.

Форумга кире кайтсак, үзебезнең Казанда да шундый зур чара үткәрергә уйламыйсызмы?

Казаныбызда күп кенә чаралар үтә. Ләкин мондый киң колачлылары юк. Бу турыда да уйлыйбыз. Бер фикер бар… Конференция булырмы, форуммы… Башкалабызга багышланган «Татар Казаны: тарихы, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» дигән бер чара үткәрү нияте бар. Бу әлегә планда гына, төгәл даталары билгеле түгел. Казан — зур башкала, шуңа күрә әзерлек көчле булырга тиеш. Уйнап кына үткәреп булмый, уйлап эшләргә кирәк. Моңа кадәр әле булачак форумның исеме дә юк иде. «Православие Казаны» дигән чара бар. Ә нигә татар Казаны булмаска тиеш? Быел җитәкчеләр дә моның кирәк булуын аңлый башлады.

Кабан күлендә элек борынгы зиратлар булган. Анда чиркәү күтәреп куйдылар… Ә бит анда татарның да рухы бар. Чиркәү булгач, мәчет тә булырга тиеш. Шуның шикелле безнең форум да бик кирәкле.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Россия Ислам институты, Фәннәр академиясе белән берләшеп, санап киткән шушы чараларны оештырырга кирәк.

Форум нәтиҗәләре буенча нинди карарларга килдегез?

2021-2022 елларда без «Татар авылларының тарихы» һәм «Россия Федерациясе төбәкләре төбәкчеләре» дип аталган ике зур китап туплап чыгарырга тиеш булабыз. Шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Фәннәр академиясенә берничә томлы «Татар бистәләре тарихы» дигән китап бастыруны сорап мөрәҗәгать иттек. Бу китапларны әкренләп туплый башларга кирәк.

100 елдан соң татар авыллары калачакмы, ничек уйлыйсыз?

Төрки халыклар арасында без — иң белемле милләт. Без — китап, дин милләте. Антропология ягыннан караганда, кызлар, егетләребез бик матур. Без — төрле-төрле антропологияле халык. Монысы да бик әйбәт.

Татар авыллары, һичшиксез, сакланачак. Чөнки татар милләте бетмәячәк. Нишләп бетми? Чөнки бездә дәүләтчелек психологиясе калган. Казан, Кырым, Әстерхан ханлыклары… Электән үз дәүләтләребез булган. Берара руслашу процессы китте. Хәзер яңадан татарлыгыбыз күтәрелә башлады. Яшьләр дә татарча сөйләшә. Бердәмлек, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү генә җитми. Эгоизм көчле. Эгоизмның яхшы ягы да бар. Эгоист кеше сәләтле була. Табигате шундый аның. Ә бердәмлек — мәхәллә, оешма системасы. Пенза ягына барсагыз, анда дин аркылы мәхәллә системасы сакланган. Бездә шушы җитеп бетми.

Киләчәктә татарларның перспективасы зур. Мин моңа ышанам. Без һәрвакыт үзебезне Россиядә икенче дип әйтәбез. Без икенче булырга түгел, гел алда, конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. Артка карап: «1552 елда Казанны алганнар», — дип кычкырып йөреп кенә булмый. Бу — тарих. Ул артта калырга тиеш. Алга карап, авыллар, балаларыбыз нинди булачагын уйларга кирәк.

Милләтебез яшәячәк. Дөрес, ул үзгәрергә дә тиеш. Ләкин татар телен, авылларын саклап, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Куркып яшәп, «Кемдер китереп бирер», — дип утырып булмый.

Гадел Әхмәтҗанов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here