Домой Жизнь татар «Кашмир китабы» бармы дөньяда?

«Кашмир китабы» бармы дөньяда?

0
«Кашмир китабы» бармы дөньяда?

(Халык дәвалаучысы Гыйлаҗетдин Фәсхетдиновның тормышы һәм язмышы)

Бу язманы әзерләргә керешкәч, аның фамилиясен искә төшерү өчен шактый көч куярга туры килде. Сәер, җир йөзендә шундый тирән эз калдырган кеше яшәгән, ә фамилиясен беркем дә хәтерләми. Тормышы, кешеләр белән эшләү алымнары  һәм, гомумән, аның белән бәйле бар нәрсә дә томан белән капланган сыман.

Гыйләй бабай Ульян өл­кәсенең Яңа Малыклы рай­онында Зур Әврәли елгасы буйлап җәелгән борынгы Әб­дери авылында яши иде. Ун еллап аның янына үзенең кайгы-хәсрәтләре белән бөтен Советлар Союзыннан  (якын­дагы Куйбышев, Пенза, Сара­тов өлкәләре, Татарстан, Баш­кортостан, Чувашстан һәм Мордва АССРлары ту­рында әйтеп тә торасы юк) халык агылды. Хәтта Поль­шадан һәм Кытайдан да килү­челәр бар иде. Ә бит Совет­лар Союзы вакытында бу зур кыенлык тудыра иде. Ком­сомол делегациясе яисә авыл хуҗалыгы алдынгыларына төр­ке­ме булып түгел, ә шәхси эш­ләре буенча нин­дидер бер авы­лда яшәүче дәвалаучыга бару аеруча авыр булгандыр. Кешеләрне чит ил­гә, шундый ерак арага барырга нәрсә этәрде икән соң? Бәлки, башыңа төшкән бәла һәм даны илләр һәм континентлар буенча атлаган кешегә ышанычтыр, мө­гаен.

Гыйләй бабай методикасы буенча, әлбәттә, беркем дә фәнни эшләр язмаган.  Аның гаҗәеп дәвалау ысулын үз­ләштерүе турында  ике юрама (версия) бар. Беренчесе – яшь чагында Гыйлаҗетдинне көчле давыл алып киткән һәм егетнең язмышы турында озак еллар бернәрсә дә билгеле булмаган. Унбиш еллар чамасы узгач, ул туган якларына әйләнеп кайта. Шул вакыттан башлап аңарда дәвалау көче туа. 

Икенче юрама буенча, Гый­лаҗетдин яшь чагында, әле «Кизләү» мәдрәсәсендә укыган вакытта ук, X гасырда Һинд­станның төньягында язылган «Кашмир китабы» серенә тө­шенә. Аның асылында өш­ке­рүләр ята. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Гыйләй үзе турында беркайчан да күп сөйләмәгән. Аның Ленин белән бер елда тууы һәм бик озак гомер кичерүе генә мәгълүм, ул 104 яшендә вафат була.

Гыйлаҗетдин бабайның кап­касын өметләренең чиге­нә җиткән төрле яшьтәге ке­шеләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар, төрле милләт һәм дин вәкилләре, атеистлар кага иде. Күпмедер вакыттан соң бу кешеләрнең сәламәтләнүе ту­рында йөзләгән дәлилләр ишетергә мөмкин була.

Шул чор шаһитлары ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында психик авырулар күп булуын раслыйлар. Гыйләй бабай андыйларга да ярдәм иткән.

Клиникаларда, хастаханә­ләрдә һәм шифаханәләрдә дәваланып та файдасын күр­мәгән баласыз парлар да мөрәҗәгать итәләр һәм, тиеш­ле вакыт узгач, бәхетле әти-әниләрдән аңа рәхмәт хатлары килә.

Гыйләй бабай авыл хал­кына югалган сыерларын эз­ләп табарга да ярдәм итә. Хуҗалар, ул күрсәтелгән юл буенча барып, терлекләрен йә күрше авыл ишегалларының берсендә, йә Мәләкәстә тер­лек суя торган җирдә табалар.

Сирәк булса да, мондый хәлләр булгалый иде.

Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы  елларда  фронтка китүчеләрнең әниләре һәм хатыннары якыннары турында нинди дә булса мәгълүмат белергә теләп, Гыйләй бабай янына йөри башлыйлар. “Улым (ирем) исәнме? Әллә әсирлеккә эләгеп, кайта алмыймы? Бәл­ки каты яраланып госпиталь­дә ятадыр?” Янәсе, без ба­рырбыз, эзләп табарбыз, аны өйгә алып кайтырбыз… Еш кына Гыйләй бабай, артык хисләргә бирелмичә: “Кайтыр дип өмет­ләнмә, җәсәде шундый-шун­дый төбәктә ята”, – дип әйтә булган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган бер кешенең улы, Әбдеригә кунакка кайткач (бу вакытта Гыйләй бабай гүр иясе булган инде), Ленинград өлкәсе эзтабарларыннан әтисе яз­мы­шы турында хат алуы турын­да сөйләгән. Ул 2нче удар ар­мия­се составында батырларча су­гышкан һәм 1942 елның җә­ендә Волхов фронтында һә­лак булган. Ни гаҗәп, Гыйләй бабай да солдатның Ленинград янын­да­гы сазлыкларда күмелгәнен  әйткән булган.

Күпләр карт янына са­бый­ларын алып килгәннәр. Гый­ләй бабай күп кенә бала авы­руларының сәбәбе итеп гаи­ләдә ызгыш-талашларны атый һәм аналарга: “Ирең белән әр­ләшкәндә баланы кулыңда тотма. Бер-берегезгә әйткән начар сүзләр, пычрак булып, аңа ябыша”, – дип әйтә булган.

Кайчагында аңа гаиләдән киткән ирне яки хатынны кайтарырга туры килә. “Бозым”, – дип, ул болдыр астында, капка янында яки ишегалдында бәла чыганагы булган әф­сен яшерелгән урынны әйтә, аннан котылу һәм бозымны ничек бетерү турында киңәш бирә. Бу һәрвакыт диярлек ярдәм итә булган. Ир-егет гаи­ләсен ташлап киткән аерым очракларда Гыйләй бабай аның атасына «дәвалау» өчен аерым бер махсус алым тәкъдим итә: нәзек кенә тал чыбыгы алып, аны тозлы суда батырып торырга да шуның белән ма­лаеның бер урынын  яхшы гына «дәваларга». Мондый ысул бик булышты, дип сөйләүче­ләр булгалаган.

Гади крестьян гаиләсеннән чыккан Гыйлаҗетдин Фәсхет­диновның феномены нәрсәдә бул­ган, уникаль дәвалау сә­ләтен ничек аңлатырга? Аның биографиясе дә билгеле түгел. Чөнки ул елларда бары тик рәсми медицина гына гамәлдә була, ә башка, бигрәк тә дин һәм психология белән бәйле юнә­лешләр наданлык дип та­была.

Дөрес, җирле хакимият җи­тәкчеләре Гыйләй бабайның эшчәнлегенә бармак аша ка­рый. Күрәсең, бабайда изге ният булуы моңа йогынты яса­ган­дыр. Тиешле органнардан килеп тикшерүче дә, кайда­дыр чакыртучы да булмый. Бәлки, түрәләр дә татар картының ачуыннан, аның белән ара­лашудан курыккандыр. Чөнки Гыйлаҗетдин бабай янына килүчеләрнең ниятен әле йор­тына кергәнче үк күрә ул. Шул сәбәпле көтелмәгән кунаклар еш кына авызын ачарга да өлгермиләр, капка төбеннән үк борылып китәләр. Әйтерсең лә алар Гыйләй бабайның эчке тавышын ишетәләр.

Ул һәрвакыт: “Үз-үзенә яр­дәм итәргә теләгән кешегә ге­нә ярдәм итә алам”, – дия була. Соңрак Владимир Леви, Вик­тор Шкловский кебек таныл­ган психиатрлар, фән докторлары һәм академиклар да шулай дип әйтәләр иде бит.

Дәвалаучы саран кешеләр­не дә хупламый. Нишләтәсең, бу – тормыш. Гыйләй бабай шул рәвешле акча эшли. Сүз уңаеннан, ул дәвалаган күп ке­ше­ләрнең юмартлыгы чиксез булган. Намус белән эшләп тап­кан  акчасына утын, печән, азык-төлек, он сатып ала. Мат­ди як­тан тулысынча тәэмин ителгән була ул. Әбдеридән чыгып йөр­мәгән, 50 елга якын мәчеттә имам булып хезмәт иткән карт русча бик яхшы сөй­ләшкән, эч­ке һәм тышкы сәя­сәткә дә аның үз карашы бул­ган.

Яшьлеге турында сөйлә­гәндә, Гыйләй бабай берничә тапкыр Ел­ховкада бер байда эшләве ту­рында искә ала — ул рус телен шул чакта үз­ләштергән булса кирәк.

Карт һәрвакыт бер ысул белән эшли: кешенең нинди авыру яки проблема белән килүен алдан ук белеп, гадәттә, догалар укый. Тик ничек кенә тырышсалар да, беркем дә ул пышылдаган сүзләрне аңла­мый. Күрәсең, Гыйләй бабай моны сер итеп саклаган.

Аны белгән кешеләр карт­ның ниндидер серле китабы булуы, ул шуның белән эш­ләве турында сөйлиләр. Тик Гыйләй бабай аны кемгә дә күрсәтмәгән, һәм ул китапны берсе дә кулында тотмаган. 

Күрше Лабит авылында ул вакытта (бу материал әле 15 ел әлек язылган иде) имам булып хезмәт иткән Рәмис хәз­рәт Гафуров сүзләренә ка­ра­ганда, сүз «Кашмир ки­табы» турында бара. Ул күп гасырлар элек Әфганстанның төньяк-көн­чыгышында, төрле мәдә­ният­ләр, диннәр, шул исәп­тән борынгы һинд йоглары тәгъ­ли­матлары кушылган үзен­чә­лекле урында, барлыкка кил­­гән. Аны экстрасенс белгеч­ләр өчен кулланма дип атарга да бу­ла. Китап ярдәмендә изге эш­ләр дә, явызлык та эшләп була. Үз алдына кем нинди максат куя бит…

Бу китапның серләренә төшенгән кеше сукырая, дөнья­ны башкача “күрә” баш­лый, диләр. Аллаһы Тәгалә аңа табиблар медицина җиһаз­лары белән дә таба алмаган авыруларның сәбәбен күрү һәм дәвалау сәләтен бирә.

Рәмис хәзрәт сүзләренчә, «Кашмир китабы» буенча дә­валау ысулын үзләштергән кешенең фикер йөртүе дә башкача, әйтерсең лә ул икенче үлчәмдә яши, һәм аңа әллә фә­рештәләр, әллә башка көчләр ярдәм итә.

Дөньяда фән һәм дин күзлегеннән аңлаешсыз булып тоелган күренешләр шактый, һәм алар Гыйлаҗетдин Фәсхет­динов кебек гадәти булма­ган кешеләрнең эшчәнлеге нә­тиҗәсендә барлыкка килә.

…Алда әйткәнебезчә, Гый­ләй бабай Фәсхетдинов 100 яшьтән узып бакыйлыкка күч­кәндә бик яфаланган, диләр. Имеш, үзенең сәләтен кемгә дә булса тапшырырга тиеш булган. Тик андый кеше табылмаган, күрәмсең. Гыйләй бабайның балалары булмаган бит. 

«Кашмир китабы»на кил­гәндә, аның язмышы билгесез. Тик карт яшәгән җирләрдә  вакыт-вакыт сәер хәлләр булып торуы, китапны әле дә кемдер куллана дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Билгеле булганча, шундый китапның бер нөсхәсе Та­тарстан Республикасының элек­кеге Тархан районында юк ителгән. Ул намуссыз ке­шеләр кулына эләккән һәм, берничә тапкыр кисәтүдән соң, китапны яндырырга туры килгән. Ша­һитлар әйтүенчә, китап ян­ганда мичтән сәер, куркыныч тавышлар чыга, кешеләрне курку хи­се биләп ала. Бу хакта безгә Самара Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт хәзрәт Мин­гачев сөйләгән иде.

Авылдашлары данлыклы Гыйләй бабайны онытмыйлар. Аның кабере һәрвакыт чиста һәм пөхтә. Аның каберен күп ел­лар дәвамында авылдашы Фа­тыйх бабай Нуретдинов тәр­тип­тә тота. Ул безгә атаклы карт­ның тормышы һәм язмышы турында сөйләде дә.

Күптән булган бу хәлләргә, Гыйләй бабайның сәләтенә ни­чек карарга? Бәлки бу турыда яхшырак белүчеләр бардыр? Хатлар көтәбез.

Шамил Галимов,

Самара төбәге тарихчысы, журналист.

Бердэмлек