Домой Жизнь татар Казан инновация университеты Роберт Миңнуллинның яңа китабын тәкъдим итте

Казан инновация университеты Роберт Миңнуллинның яңа китабын тәкъдим итте

0
Казан инновация университеты Роберт Миңнуллинның яңа китабын тәкъдим итте

Шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Газиз замандашларыма-инстадашларыма…» дип аталган яңа китабы чыкты. Ул Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының «Познание» нәшриятында дөнья күрде.

Роберт Миңнуллин (1948-2020) исән чакта Инстаграмда көн саен диярлек шигырьләрен куя иде. Аның һәр иртәсе «Газиз замандашлар, инстадашларым!» дигән мөрәҗәгатьтән башлана иде.

Җыентык ике циклдан тора. Беренчесенә 2017-2019 елларда язылган шигырьләр кергән. Икенчесендә шагыйрь гомеренең соңгы елларында — 2019 елның 18 маеннан 2020 елның 16 мартына кадәр язылган әсәрләре урын алган. Аларда автор үзенең төп темаларына — табигатькә, туган шәһәренә, туган ягына, әнисенә, хәләл җефетенә, якташларына, дусларына булган мәхәббәткә тугры кала.

Китап Роберт Миңнуллинның Инстаграм аккаунтындагы фотографияләр белән бизәлгән.

tatar-inform.tatar