Домой Жизнь татар Рәмзия Галимова: «Бала татарча сөйләшсен өчен, татар мохите кирәк»

Рәмзия Галимова: «Бала татарча сөйләшсен өчен, татар мохите кирәк»

0
Рәмзия Галимова: «Бала татарча сөйләшсен өчен, татар мохите кирәк»

«Ялкын» журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Галимова интервьюда кызын татар телендә сөйләшергә өйрәтү, ире белән тату яшәү серләре турында сөйләде.

– Сез бер үк вакытта журналист, кечкенә Алисәнең әнисе, уңган хуҗабикә булу өстенә әле аспирантурада да белем аласыз. Ничек барысына да җитешәсез?

– Чыннан да, кызыма ике яшь тулгач, эшкә чыктым. «Ничекләр өлгерермен икән инде», дигән уйлар бар иде. Хәзер инде төгәл әйтә алам: өлгереп була икән. Иң мөһиме, теләк кирәк. Беренчедән, эшем ошый. Гомумән, эш рәхәтлек бирергә, яратып башкарылырга тиеш. Икенчедән, мин хәрәкәт яратам. Быел аспирантурамның соңгы елы, диссертация язам. Үз алдыма укуны уңышлы тәмамларга дигән максат куйдым.

– Кызыгыз Алисә татарча сөйләшәме?

– Бу мине борчый торган иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Алисә татар телендә чиста сөйләшә, дип мактана алмыйм шул. Чөнки ирем татарча белми. Нәтиҗәдә, гаиләдә күпвакыт русча аралашырга туры килә. Үзем, әлбәттә, өйдә кызым белән татарча сөйләшергә тырышам, татар балалар бакчасына йөрибез. Әле менә спектакль куярга җыеналар, кызыма төп рольне биргәннәр. Татарча шигырьләр ятлый, татар җырларын тыңларга ярата. «Минем туган көнгә «Караш» төркемен чакыр әле, әни», – ди. Ә авылга кунакка кайтса яисә минем эш урынына килсә, чын татар мохитенә эләгә инде. Хәзер мин шуны аңладым: баланы татар теленә өйрәтү өчен, беренче чиратта, аның әйләнә-тирәсендә татар мохите булдыру мөһим. Дуслар, танышлар, татарча мультфильмнар… Мәсәлән, ютубта балалар арасында популяр булган видеоларны гына алыйк. Әлеге рус телендәге контент урынына татарчасын кушарга мөмкин бит. Мәсәлән, «Татмедиа Junior» видеоларын Алисә бик яратып карый. Сүзләрне кабатлап утыра, аларны исендә калдыра. Мохит дигәннән, күптән түгел ТНВга “Башваткыч” тапшыруына барып кайткан идек. Телевизордан әнисен күреп, Алисә бик гаҗәпләде, сокланды һәм кызыкты. “Син дә телевидение йолдызы була аласың. Татарча шәп итеп сөйләшергә генә кирәк,” –дигәч, канатланып китте.

– Ә тормыш иптәшегез белән кайда, ничек таныштыгыз?

– Университетта укыганда таныштык. Мин тулай торакта спорт ярышларын оештыру буенча җаваплы идем. Бер ярыш вакытында спортчылар арасында  таныш булмаган егеткә игътибар иттем. Ул башка, булачак юристлар яши торган тулай торактан иде. Кич белән дискотекада яңадан очраштык. Дуслашып киттек. Вакыт табып күрешкәндә, сәгатьләр буе бертуктамый сөйләшә, бәхәсләшә идек.

– Сез һәрчак эш белән мәшгуль, командировкаларга да еш йөрергә туры киләдер. Ирегез көнләшмиме?

– Юк. Без өйләнешкәнче үк арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Бар нәрсәне бер-беребезгә сөйләп, уртаклашып йөри идек. Кайчакта башка егетләр күчтәнәч белән сыйласа, бергәләп ашый идек. Бервакыт «Рафаэлло» күтәреп кайткач: «ярый әле поклонникларың бар», – дип шаярткан иде.

– Белүемчә, сезнең ирегез татар. Ә ни өчен ул бары русча гына сөйләшә?

– Татар мохите җитмәгәнгә, дип уйлыйм. Иремнең әтисе хәрби кеше. Озак еллар Белоруссиядә Минскта яшәгәннәр. Ирем Татарстанга 2011 елда гына күченеп кайткан. Баштарак моның бер яхшы ягы да бар иде. Ул аңламый дип, аның янында дус кызлар белән татарча серләшә идем. Бервакыт дус кызыма «ниһаять, өч айга беренче тапкыр кинога алып барды», – дип сөйләп бара идем, аңлап алмасынмы? Менә шулай ул тирәлек үзгәрү!

– Ир-атны хатын-кыз яңа үрләргә рухландыра, диләр. Моны ничек аңлыйсыз?

– Ир-ат – гаилә башлыгы. Ул үз алдына зур максатлар куя, аңарда җаваплылык зуррак. Яхшы эштә эшләп, яхшы хезмәт хакы алу, фамилияңне биреп, балалар тәрбияләп үстерү һәм башкалар. Хатын-кыз моны аңлап, иренә хөрмәт белән карарга, кирәк чакта аңа терәк була белергә тиеш. Ирнең өйгә кайтуын ашарга пешереп көтү дә мөһим түгел, хәтта. Аңа дус була белергә кирәк.  Мәсәлән, мин хатыннарның ирләре турында «минем мужик», дип сөйләүләрен аңламыйм. Үзләренең дә, гаиләнең дә дәрәҗәсен төшерү, дип саныйм.

– Ә гаиләдә каршылыклар туса, аларны ничек хәл итәргә?

– Сөйләшергә! Эчкә җыймаска! Һәр проблема турында, зурга җибәрми генә, уртага салып сөйләшергә тырышырга кирәк. Юл бирү, компромисска бару – дөрес түгел. Шулай да, бу сыйфат тәҗрибә белән киләдер, мөгаен. Бер-береңне яхшырак белгән саен аның гадәтләрен, хәтта сөйләмен дә, үзеңә аласың икән. Юкка гына ир белән хатын охшаша башлый димиләр бит.

– 60 яшьтә үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?

– 60 яшьтә… үземне профессор итеп куз алдына китерәм. Бу турыда, дөресен генә әйткәндә, уйланганым юк. 60 яшьтә мин әби буламдыр инде. Тулы гаиләдә, балалар, оныклар янында… Ләкин оныклар карап, өйдә утыра торган әби түгел! Уку-укыту белән бәйле эшем булачак. Үземне университет белән бәйлисем килә. Яшүсмерләр, яшьләр белән эшләү, аралашу ошый миңа. Тик Рәмзия Ризвановна дип әйтүләрен теләмим. Алар белән бер дулкында булу рәхәт.  Гомумән, җәмгыятькә файдалы шәхес буласым килә. 60 яшьтә үземне белемем, тәҗрибәм белән уртаклаша алырлык, үрнәк шәхес итеп күрәм.

yalkyn.ru