Домой Жизнь татар Казан шәһәрендә мәшгүрь шагыйрь Роберт Миңнуллин исемендәге Республика күләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казан шәһәрендә мәшгүрь шагыйрь Роберт Миңнуллин исемендәге Республика күләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

0
Казан шәһәрендә мәшгүрь шагыйрь Роберт Миңнуллин исемендәге Республика күләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Быел конференциянең йомгаклау тантанасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Чарада Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше һәм балалары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре, республиканың мәгариф һәм фән учреждениеләре вәкилләре, шагыйрьнең иҗатын үз итүчеләр җыелган иде.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны министрлыкның милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина сәламләде.

“Татарстан Республикасында узучы йөздән артык фәнни-гамәли конференциянең 80%ында татар теле һәм әдәбияты буенча секцияләр бар, гадәттә, аларда каралучы 50% эш нәкъ менә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган була. Мондый популярлыкның сәбәбе – Роберт Миңнуллин үзе. Ул гап-гади сүзләргә тирән мәгънә биреп язылган шигырьләр авторы, татар телебез һәм милләтебезне яклап чыгыш ясаган җәмәгать эшлеклесе, балалар һәм укытучылар остазы. Укучыларга теләгем шул: Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнегез. Аның шигырьләре аша алдыгызга куйган максатыгызга ирешү өчен, туган телегезне һәм туган җиренгезне онытмыйча яшәү өчен киңәшләр табарсыз”, – дип сөйләде ул.

Чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга олы рәхмәтен шагыйрьнең кызы Таңсылу Миңнуллина җиткерде: “Никадәр генә моңсу булса да, күңелдә бүген шатлык хисләре. Әтигә булган игътибарыгыз, җырлары һәм шигырьләре аша аның иҗатын шулай мәңгеләштерүегез күңелдә рәхәтлек һәм горурлык хисләре уята. Шушы чарада катнашкан һәрберегез татар телен һәм милләтен саклап калуга үз өлешен кертте. Алга таба мондый конференцияләр үткәрелеп торса, бу бик күркәм күренеш булыр иде”.

9 секциядә – биш дистәгә якын җиңүче. Барлык лаеклылар конференциянең I, II, III дәрәҗәдәге дипломнары белән бүләкләнде. Бәйрәм чарасы Роберт Миңнуллинның шигырьләре һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.

ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫ ИЛХАМЛАНДЫРА

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика күләм фәнни-гамәли конференциянең Гран-при иясе Яр Чаллы шәһәренең 52 нче номерлы мәктәбе укучысы Иркә Әхмәтянова булды. Аны котлап, Таңсылу Роберт кызы яшь иҗатчыга шагыйрьнең өрь-яңа китабын бүләк итте.

“Мин Роберт Миңнуллин шигырьләрен укып илһамландым, үзем дә иҗат итеп карарга булдым. Шагыйрьнең әсәрләре бик күп нәрсәгә өйрәтә, нәкъ менә шуның турында шигырь яздым. Миңа әнием булышты. Гран-при иясе булу һәм әлеге бүләкне шәхсән Роберт абый кызы кулыннан алу минем өчен зур шатлык”, – дип сихләре белән уртаклашты Әдилә.

“Татар поэзиясе үсешендә Р.Миңнуллинның роле һәм урыны” секциясендә I дәрәҗәдәге җиңүче, Казан шәһәренең 170 нче номерлы мәктәбе укучысы Дилә Хәкимова конференциягә алдан ук әзерләнә башлаган. Укытучысы Рәвия Фәйзуллина белән киңәшләшеп, шагыйрьнең “Күчтәнәч” исемле шигырьләр җыентыгына анализ ясаган, “Шигырьләрендә балачак яши” эзләнү эшен язган. Җиңүче кызның остазы шатлыгын яшермәде, чараны оештыручыларга һәм эшләренә зур бәя биргән жюри әгъзаларына рәхмәтен белдерде, алга таба да конференцядә катнашачакларын әйтте.

КИЛӘЧӘККӘ МАКСАТ – РОССИЯ КҮЛӘМЕНӘ ЧЫГУ

Казан шәһәренең 88 нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәкъдиме белән оештырыла башланган әлеге конференция быел республика күләмендә дүртенче тапкыр үтте.

Оештыручылар әйтүенчә, конференциягә карата кызыксыну елдан ел арта бара. Моңа дәлилләр дә бар. Тәүге конференциягә 800ләп эш килгән булса, быел әлеге сан 4 меңнән артык. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында республикабыз укучыларыннан тыш Башкортостан, Мари Эл һәм башка чит төбәк вәкилләре дә бар. Роберт Миңнуллинның шигырьләрен башка милләт балалары да бик теләп өйрәнәләр һәм татар телендә сөйләргә тырышалар икән.

Киләсе елга конференциянең беренче юбилее – биш еллыгы. Бу уңайдан оештыручылар секцияләр санын арттырырга, катнашучылар географиясен киңәйтергә уйлыйлар. Моннан тыш, 88 нче номерлы мәктәп директоры Рифат Хидиятуллин, бәйрәмдә катнашкан мөхтәрәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, киләсе елга конференцияне Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәреү теләген белдерде.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика күләм фәнни-гамәли конференциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетның мәгариф идарәсе, ТР язучылар берлеге, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан шәһәре Идел буе районының 88 нче номерлы мәктәбе тарафыннан оештырыла.

Конференциянең максаты – мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә талантлы балаларны барлау, укучыларның фәнни һәм эзләнү күнекмәләрен үстерү, татар шагыйре Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Диләрә Батршина

magarif-uku.ru