
Зәңгәр күктә ягымлы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама, кошлар чыркылдаша. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Яз килә… Табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты яңа тормыш башлануны хәтерләтә. Бәлки шуңадыр да Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә Яңа ел яз көне башлана. Нәүрүз фарсы теленнән “яңа көн” дип тәрҗемә ителә һәм дөньядагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
Гасырлар буе сакланып килгән гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен җыештырырга, ишегаллары һәм бакчаларын тәртипкә китерергә, бурычларын түләргә тиешләр. Бәйрәм табынына бодай, арпа, тары, кукуруз һәм башка ярмалардан пешерелгән юкалар куела. Гадәттә, Нәүрүзгә җиде төрле ризык пешерелә. Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия халыкларында барлыкка килгән әлеге бәйрәм, гарәп яуларына да карамастан, сакланып калган. Ул ислам динен тотучы күп кенә халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Кайбер илләрдә Нәүрүз дәүләт бәйрәме булып санала һәм ял көне дип игълан ителә.
157 милләт вәкиле яшәгән Самара өлкәсендә дә, 2010 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын алган Нәүрүз ел саен билгеләп үтелә. Ул язгы көн һәм төн тигезләшкән чорга (19, 20, 21 йә 22 мартка) туры килә. Бәйрәм бүген дә, нәкъ элеккеге заманнардагыча, кешеләрне дуслык мәйданына җыя.
Быел Нәүрүзне 27 мартта «Заря» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Ул Самара шәһәре администрациясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән оештырылды. Самара өлкәсендә бу бәйрәмне казахлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, кыргызлар, таҗиклар һәм төрекмәннәр бәйрәм итә.
Гадәттәгечә бәйрәм Мәдәният сарае фойесында оештырылган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләреннән һәм биюләрдән башланып китте. Күз явын алырлык киемнәргә киенгән төрле милләт вәкилләренә кушылып, бәйрәмгә килгән башка милләт кешеләре дә биергә чыктылар. Чараның рәсми өлеше хөрмәтле кунакларны һәм тамашачыларны сәламләүдән башланып китте. Беренче булып Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков чыгыш ясады. Нәүрүз белән котлап, ул төрки халыкларның гореф-гадәтләрен искә алды, бәйрәм кунакларына дуслык, татулык, бердәмлек теләде һәм оешмалар активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Ольга Бушина Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровның сәламләвен укып узды, «Самара өлкәсе халыклары берлеге» исеменнән Любовь Колесникова да котлады.
Бәйрәм концерты “Исәнме, Нәүрүз!” дип аталган театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Милли костюмнар киеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып чыккан кызлар һәм егетләрнең, музыкантларның, хөрмәтле аксакалның һәм бәйрәмнең төп герое Нәүрәзбикәнең сәламләвен үз эченә алган бу номер, мавыктыргыч тамашага әйләнеп, залда утыручыларның игътибарын сәхнәгә юнәлтте. Гомумән, милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның һәвәскәр артистлары һәм иҗат коллективлары оештырган концерт номерлары милли традицияләрне, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне чагылдырды.
Якташларын бәйрәм белән котларга Самара шәһәренең “Корылтай (конгресс)” башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Камилә Сизякова һәм Любовь Максимова җитәкчелегендә “Самар ен” чуваш халык җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Язны каршылау бәйрәмендә алар, чуваш, рус, украин, белорус, үзбәк, грузин, чегән телләрендә җырлап, концертны тагын да купшырак бизәделәр һәм Самара җирендә халыклар дуслыгының нык булуын расладылар. Ә татар халкының «Тала-тала» җырын чуваш артистларына кушылып, залда утырган тамашачылар да җырлады. Бәйрәм сәхнәсендә төрле буын вәкилләре чыгыш ясады, җыр, милли моңнар агылды… Залдагы халык та рәхәтләнеп күңел ачып, ял итте.
Шундый матур бәйрәм оештыру һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен, сценарий авторы, Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Җалелова, концерт программасын алып баручы Ермек Кульжанов һәм Сабрина Бобокова шактый көч куйганнар. Бәйрәм иҗтимагый оешма активистларын һәм концертта катнашучы артистларны бүләкләү чарасы белән тәмамланды. Нәүрүз халыкара бәйрәменең оештыру комитеты рәисе, Бөтенроссия үзбәкләр конгрессының Самара өлкәсе буенча төбәк бүлеге президенты Диләфрүз Сабирова да бәйрәм белән котлап, барысына да дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Мондый чаралар өлкә халыкларының үзенчәлеген, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтара дуслыкны ныгытуга, халыклар бердәмлегенә юнәлтелгән. Шулай ук үсеп килүче талантларны ачарга да ярдәм итә. Язгы яңарыш символы булып саналган Нәүрүз бәйрәме Самара җирендә күркәм гадәт булып озак еллар сакланыр, дип ышанып калабыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Александр Массов фотосурәте.
Бердэмлек