Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

0
31

20 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шураның тәүге Бюро утырышы узды, анда Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, «Дуслык» Самара Региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та катнашты.

Утырышның бер өлеше эшче төркем җитәкчеләре чыгышлары һәм шулар буенча фикер алышуга корылса, икенче өлеше, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елын” тиешле югарылыкта уздыруга әзерлек мәсьәләләренә һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә багышланды.

7 эшче төркемнең хисабы белән танышкач Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бюро нигезендә 8нче комитетны төзергә тәкъдим итте.

-Безнең бүген эшләгән эшләребезнең барысы да киләчәктә яшьләргә калачак. Шул сәбәпле, Бюро составында 8нче комитетны төзеп, аны Яшьләр эшче төркеме итәргә тәкъдим итәм, – диеп белдерде ул.

“Дастаннар елы” хакында төп чыгышны Бюро әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков ясады.

“Дастаннар елы буенча план төзелә. Татарларның милли аңында проблемалар бар. Тел белмәү тоткарлыклар тудыра. Татарларның дастаннары юк дигән фикерләр дә яңгырый. Моның сәбәбе шунда, без үзебезнең дастаннарны популярлаштырмаган. Ә чынлыкта 100 дастаныбыз булуы билгеле. Әлеге мәсьәләләр исәпкә алынып “Дастаннар елы” игълан ителде дә. Шуны онытмаска кирәк, дастаннар эчендә безнең милли аң бар. Балаларга да алар аркылы кем икәнебезне аңлата алабыз. Халыкка да тарихта бөек милләт булганлыгыбызны аңлатырга кирәк. Балалар өчен дастаннар буенча кулланма әсбаплар булдыру мөһим. Шул ук “Идегәй”нең дә балалар өчен версиясен ясарга кирәк”, — дип сөйләде галим.

Алга таба сүз Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буеча фикер алышуга күчте. Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ахырында Росстат җанисәп нәтиҗәләрен игълан иткән иде. Саннардан күренгәнчә, соңгы 10 елда Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән.

«Без бөтен авырлыкларны беләбез. Бүгеннән башлап без 2030 елда үтәчәк халык санын алу эшенә керешергә тиеш. Ничек кенә авыр булса да, безнең фикер һәр кешегә барып җитәргә тиеш. Катнаш никах булганда да, татар гаиләсе булып, балалар татар телен беләләр икән, шулай итеп халык санын арттырып була», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев, соңгы өч елда күп кенә татар кешеләре өчен Татарстанда татар булу зур горурлык тудыра башлавын ассызыклады.

“Безгә тарихка таянып татарларның бердәм булуын күрсәтергә кирәк. Оешмаларга барып, дөрес анализ язарга кирәк. Ныклап аналитика булсын иде. Горур халык булып, башыбызны күтәреп алга барыйк. Барыбыз да гаепле дип, башны иеп йөрү дөрес булмас. Халык санын алуда «төп дошман» ковид булса да, эшләп бетермәгән эшләр дә бар», – диде Милли шура рәисе.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге рәисләре Индус Таһиров һәм Ринат Закиров та катнашты.

Исегезгә төшереп узыйк, 15 кешедән торган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Бюросы әгъзалары 2022 елның ноябрендә тәкъдим ителгән иде. Аның составында Татарстан вәкилләреннән тыш Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, «Дуслык» Самара Региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарә рәисе Тәуфыйк Кәримов та бар.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here