Домой Главные новости В стране и мире Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була

0
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була

Ил беренчелегендә 40 төбәктән 200дән артык көрәшче катнашачак.

Көрәш буенча Россия чемпионаты 3-5 декабрь көннәрендә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты спортзалында үтәчәк, дип хәбәр итә Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Ил беренчелегендә 40 төбәктән 200дән артык көрәшче катнаша. Көрәшчеләр ун үлчәү авырлыгында бил алышачак.

4 декабрь 09:00–17:00 сәгатьтә һәр үлчәү авырлыгында беренчел әйләнешләр, 5 декабрь 09:00 сәгатьтә ярымфинал һәм финал алышлары үтәчәк.

Энҗе Габдуллина