Домой Главные новости В области Мәчет кемгә комачаулаган?

Мәчет кемгә комачаулаган?

0
Мәчет кемгә комачаулаган?

Күптән түгел интернет киңлекләрендә Сызран шәһәре администрациясе белән Засызран районындагы Западная урамы, 55нче йорт адресы буенча урнашкан «Фәйзулла» мәчете арасында низаг чыккан, эш судка барып җиткән дигән хәбәр таралды.

Мәчет 2016 елда иске агач гыйбадәтханә урынында төзелгән булган. 445 квадрат метр мәйданлы бина «Шәхси торак йорт төзү өчен» рөхсәт ителгән участокта төзелгән, дип раслыйлар шәһәр администрациясендә.

Шәһәр хакимиятенең хокук идарәсе башлыгы Айгөл Бәхтиярова: «Сызран мэриясе «Фәйзулла» мәчетен җимертергә җыенмый, моннан тыш, килеп чыккан проблеманы хәл итү өстендә эшли, ә судка мөрәҗәгать итү төзелешне легальләштерү процедурасы белән генә бәйле», – дип аңлата. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе планнан тыш тикшерү барышында мәчетнең рөхсәтсез төзелгән бина булуын ачыклый һәм шәһәрнең төзелеш һәм архитектура комитетына хәбәр итә. Закон буенча, җирле үзидарә органы 20 көн эчендә корылманы сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Бу четерекле мәсьәлә буенча беренче суд утырышына җавап бирүче вәкиле буларак килгән Сызран татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, «Фәйзулла» мәчете каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Ринад Шәрәфетдиновны, вәкаләтләрен раслый алмый дип, кертмәгәннәр. «Фәйзулла» мөселман дини оешмасы рәисе авыр хәлдә ковид-госпитальдә ята, шуңа күрә ышанычнамәне (доверенность) имзаларга мөмкинлек юк», – дип аңлата Ринад әфәнде бу хәлне.

Ринад Шәрәфетдинов аңлатуынча, шәһәрнең төзелеш һәм архитектура комитеты дини оешмага рөхсәт ителгән куллану төрен үзгәртергә мөмкинлек бирми, шуңа күрә төзелешне законлаштырып булмый. Аның сүзләренә караганда, мәчет урнашкан җир дини оешма милке дип рәсмиләштерелгән, бу урындагы иске бина торак булмаган бина статусына күчерелгән һәм аны реконструкцияләүгә рөхсәт 1998 елда ук алынган. «Мәчетне саклап калу өчен дәлилләр җитәрлек, дип саныйм. Мәхәллә мәнфәгатьләрен якларга Мәскәү һәм Казан юристлары алынды. Бу проблема тиздән уңай якка хәл ителер, дип ышанабыз», – ди активист.

(volga.news)