Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Кем Мальдивта, кем Парижда – татар эстрадасы артистлары кайда ял итә?

Кем Мальдивта, кем Парижда – татар эстрадасы артистлары кайда ял итә?

0
Кем Мальдивта, кем Парижда – татар эстрадасы артистлары кайда ял итә?
социаль челтәрләр

Бик күп җырчылар Яңа ел бәйрәмнәрен җылы якларда дәвам иткән. Кем кайда ял итә? Тагын ялга җыенучылар бармы? «Интертат» социаль челтәрләргә күзәтү ясады.

Яңа ел яллары күптән тәмамланды инде, тик татар эстрадасы артистлары өчен генә түгел. Бер төркем җырчы ялларын җылы якларда дәвам итә. Гыйнвар – концерт-тамашаларның тыныбрак торган вакыты. Аннан, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, халыкның аларга йөрерлек акчасы да калмагандыр. Әллә инде берәр туристлык агентлыгы ташламалы путевкалар вәгъдә иткәнме? Анысы безгә караңгы инде. Тик менә бөтенесенең берьюлы капыл гына җыенып чыгып китүе һәм шәп ял итүе анык – җырчыларның фотоларыннан эссе бөркелә, ә видеоларыннан диңгез шавы ишетелә.

Миңнехановлар Мальдивта, Бәйрәмовлар – Дубайда

Аерым самолетларда очсалар да, яллары күңеллерәк узсын өчен, Бәйрәмовлар һәм Миңнехановлар гаиләсе кунакханә кырыенда үсеп утыручы икенче пальма янында күрешергә сүз куешкан. Интернетта Салават белән Булатның бер-берсен эзләшкән шаян видеолары пәйда булды.

Сәлам! Ничек, килеп җиттегезме, Булат?

Әйе, килеп җиттек, Салават! Сезнең янга чыгып барабыз.

Көтәбез сезне. Сөйләшкәнчә, яме. Кунакханәдән чыккач та икенче пальма янында басып торабыз.

Без дә кунакханәдән чыктык! Менә икенче пальма янында. Сез кая?

Ну Булат, чыктык та беренче пальманы уздык. Икенче пальма янында басып торабыз.

Соң менә бит инде икенче пальма, әле монда балалар мәйданчыгы да бар әле.

Нинди мәйданчык сөйлисең син, Булат? Юк монда балалар мәйданчыгы. Сез кая килдегез соң?

Соң Дубайга. Дубайда күрешәбез, дип сөйләштек бит!

Бул-а-а-ат, Мальдивта, дидем бит мин сиңа, Мальдивта!

Кыскасы, Миңнехановлар – Мальдив утрауларында, ә Бәйрәмовлар – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Ә инде әлеге видеоны караучылар артистларның осталыгына шаккатып, аларга кичекмәстән «Оскар» бирергә кушканнар.

 Фото: © социаль челтәрләр

Булат Бәйрәмовның тормыш иптәше Ләйсән Гыймаева әйтүенчә, әлеге видео Булатның идеясе белән әзерләнгән. «Салаватларның да ялга киткәнен күрдек тә, Булат белән үзара сөйләшенеп, тиз генә яздырып куйдылар», – диде ул.

Бәйрәмовлар гаиләсе Дубайда беренче тапкыр ял итә икән.

«Дубайда без беренче тапкыр. Бер тапкыр килергә җыенган идек инде, ул вакытта пандемия планнарыбызга аяк чалды. Болай Мисыр, Греция, Төркиядә булган бар. Балалар белән барыбер Төркиядә ял итү уңайлырак инде минем өчен.

Нибары 2 көн эчендә уйлап алынган путевка булды бу. Зур кызларның уку вакыты, шуңа күрә кечкенә Зәйнәпне генә үзебез белән алдык. Бассейны җылытылган, уңайлы кунакханә сайладык. Чөнки диңгез салкынча, бала бассейнда гына коена ала. Ә без Булат белән көн дә диңгезгә кереп чыгабыз.

Пляжда гына да ятмыйбыз, кичә экскурсияләрдә булдык. Иртәгә дә мәчетләрне карап кайтырга уйлап торабыз.

Һава торышы 22-24 градус. Артык эссе булмаса да, ял – ял инде, рәхәт», – дип сөйләде Ләйсән Гыймаева. Дубайда ял итү күпмегә төшә икән, дип кызыксынган идем: «Әйтсәм, акчаны саный башлаучылар күбәя», – дип, Ләйсән путевка бәяләрен әйтүдән баш тартты.

 Фото: © социаль челтәрләр

Сабировлар кайда?

Төркиягә барып кайтуны күрше авылга барып кайту кебек кенә күрүче Сабировлар гаиләсе дә, ул якларда салкынча булу сәбәплеме икән, бу юлы ял итү өчен Дубайны сайлаган. Данир ялга тормыш иптәше Миләүшә белән генә килгән.

Данирның сторислары, һәрвакыттагыча, мавыктыргыч. Үзеңне Дубайның шул биек йортлары арасында йөргәндәй хис итә башлыйсың. Кайберәүләр кебек әле диңгез, әле истәлекле урыннар янында фотога төшеп, үзен генә күрсәтеп аптыратмый ул язылучыларын. Нәрсә ашаганнары, кайда йөргәннәрен тәфсилләп сөйләп бара. Аның видеоларыннан «карак» дигән чәйнең составыннан башлап, көймә белән шәһәр карап йөрүнең бәясенә кадәр белергә була. Данир соңгы 30 ел эчендә мегаполиска әверелгән Дубайда әйбер бәяләре кыйммәтләнгәннән кыйммәтләнә баруына да зарланып ала. Дөньядагы иң биек йортлар, купшы кунакханәләргә генә түгел, диңгез буендагы акчарлакларга да сокланып йөри.

«Алар ялга лаеклы»

Җырчы Илназ Сафиуллинның социаль челтәрләре дә аның соңгы арада Дубай якларында бик еш булуын сөйли. Сторисларыннан аңлашылганча, җырчы анда күчемсез милек белән шөгыльләнә.

Илназ безгә дә: «Ике зур оешма үзләренә партнер булырга тәкъдим итте. Гаиләм белән әлегә монда яшибез. Ләкин бөтенләйгә Дубайга күченергә уйламыйм, барыбер туган як сагындыра. Эшләрем уңса, шулай 2 ил арасында очып йөрергә туры килер инде», – дип язып җибәрде. 

Эш арасында Илназ ял итәргә дә вакыт таба. Җырчы бу көннәрдә Якын Көнчыгыштагы иң матур шәһәрләрнең берсе булган Дубайга әти-әнисен дә алып килгән.

«Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым. Беренче хыялым – бөтен туганнарны җыеп, әбинең 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итү булса, икенчесе – әти-әниләрне ял итәргә Дубайга алып бару иде. Монысы да, Аллаһка шөкер, булды. Соңгысы булмасын. Тагын күп илләрне күрсәтергә язсын. Әти-әниләрнең 15 елдан артык чит илгә очканнары юк иде, хәзер дә бик күп эшлиләр. Ялга лаеклы алар», – диде ул.

 Фото: © социаль челтәрләр

Бу матурлыкны аңлатып бетерерлек кенә түгел

Аида псевдонимы белән җырлаучы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыеваның да сторислары «җылыта». Экраннар йолдызы  Мальдивы утрауларында ял итә. Эльвира барлык туристлар арасында искитмәле популяр булган видео төшерергә дә онытмаган. Калын киемнәрдән, чемодан җитәкләп аэропортка таба бер адым атлый да, могҗизалы бер секунд эчендә диңгез ярында купальниктан йөгереп йөри башлый. Әйтерсең самолеттан самолетка күчеп утыра-утыра, арып-талып, фәлән сәгать буе очып та тормаган.

Эльвира да Мальдивыга баруны алдан планлаштырмаган. Дуслары белән бик тиз арада җыенып чыгып китәргә туры килгән үзенә.

«Без монда 7 көнгә килдек. Мәскәүдән Малега хәтле 9 сәгатькә якын очтык. Утрауга 1,5 сәгать икенче самолет белән килергә туры килде. Кунакханәгә хәтле яхта белән алып килделәр. Шактый озын юл уздык.

Биредә туристик сезон. Бик кызу, су җылы, кояш кыздыра. Мальдивы утырауларындагы ял – тыныч, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып тора торган ял. Күңел ачасы килгән кешеләр өчен барып биеп кайтырлык махсус урыннар да бар. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Суда скатлар, әллә нинди матур балыклар йөзеп йөри, гомумән, тереклек бик күп. Төнлә белән күк йөзе авылдагы күк йөзен хәтерләтә. Мондагы кебек матур йолдызларны беркайда күргәнем юк иде. Әйтерсең, күк йөзе түбәндә генә урнашкан, һәм йолдызлар синең баш очыңда балкый. Беренче тапкыр планктоннар җемелдәгәнен дә күрдек. Бу матурлыкны аңлатып бетерерлек кенә түгел.

Путевканың ничә сумга төшүен белмим. Мине монда алып килделәр, кире алып кайтып җиткерерләр, дип тә өметләнәм (көлә).

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов ялдан кайта алмый яткан

Артистларны җәлеп иткән тагын бер экзотик урын – Таиланд. Биредә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар гаиләсе ял иткән. Тик аларның яллары маҗараларсыз тәмамланмаган. Иҗади гаиләгә Таиландтан өйләренә кайта алмый ятарга туры килгән.

«Самолет ярты сәгатькә соңарып килде. Аннан самолет эчендә 4 сәгать утырдык. Самолетның двигателен бер кабыздылар, бер сүндерделәр, йөгерештеләр. Капитан берничә тапкыр: «Борчылмагыз, кузгалабыз», – диде. 21.00 сәгатьтә очасы самолеттан кире төнге 1дә чыктык. Бүген төнлә очабыз, диделәр Аннан 19.00гә күчерделәр. 350гә якын кеше самолетта. Барысын да 16.00 сәгатьтә җыйдылар да, очышны иртәнге 3.00гә күчерделәр. Һаман кайтып булмый», – дип зарланган Гүзәл социаль челтәрләрдә.

Гүзәл белән Илдар Россиядә 1 айга якын булмаганнар. Җырчылар чит илдән үзебезнең милли ризыкларны сагынып кайткан.

«Әйе, матур, әйе, кызык, әйе, җылы, рәхәт. Ләкин 15 көннән үзебезнең изгән бәрәңге, мәтрүшкәле чәй, токмач ашы, җиләк кайнатмасы, каймак, бал, авыл ипие сагындыра. Том-ям да 5 көннән бәгырьгә тия, тавык белән удон да керми башлый. Бер рәхәтләндереп мантый белән бәлеш тә ашамагач аны. Жәлләп кайттым үзләрен. «Бу чит ил кешеләре – гомердә тәмле ризык ашап карамаган кешеләр бит инде», – дим. Әле Илдар белән кытай чәй кибетенә кердек. Әйе, чәйнең ниндие генә юк. Алар үзләренчә безгә аңлатырга тырышалар инде, имеш, монысы тәмле, монысы үләнле. Сөйлисе килә үзләренә, без бит чәйне кытайларга караганда да күбрәк эчәбез, дип. Ул бездә – бер зур ритуал. «Әйдәле, чәй эчеп алыйк әле», – дибез, ә өстәл – туй уздырырлык. Аннан әкрен генә чәй астына аш кереп китә, аннары икенче аш, аннан салат, чәкчәк, гөбәдия… Аннары йөрибез инде, без – диетада, бүген 3 тапкыр чәй генә эчтек, дип…

Иң хәйләкәре без – татарлар икән. Тәмле ашап, тырышып эшләп, рәхәтләнеп җырлашып яшибез. Күп нәрсәне чагыштыргач кына аңлыйсың инде аны. Аллакаем, дөньяларыбыз тынычлансын гына инде. Калганы барысы да яхшы булыр», – дигән ул.

 Фото: © социаль челтәрләр

Таиландта тагын кемнәр ял итә?

Радик Юльякшин да Таиландта. Юльякшинның хатыны Инзилә Сиам бугазы яр буендагы Паттайя курорт шәһәреннән сторислар куя.

Радик белән тормыш иптәше узган ел да гыйнвар аенда Таиландта яшәделәр. Ул вакытта Радик иҗат белән шөгыльләнү, яңа альбом яздыру өчен киткән иде. Үзе әйтүенчә, җырчының анда профессиональ студиясе бар.

Радик ялда Гүзәл Уразова белән күрешмәгән, әллә күрешеп тә безгә күрсәтмәгән. Ә менә Башкортстанда яшәп иҗат итүче музыкант һәм җырчы Айдар Юнысның юлына «тып» итеп килеп чыккан ул. «Карагыз әле кемне очраттым», – дип шатланган Айдар, якташы белән төшкән фотосын күрсәтеп.

Мухиннар актив ялда

Татарның танылган аранжировкалар остасы Марат Мухин белән аның блогер хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова гына, башкалардан аермалы буларак, диңгез ярын түгел, актив ял төрен сайлаганнар. Гаилә Европа буйлап сәяхәткә кузгалган.

«Без Варшавада АКШ визасы алыр өчен әңгәмә үтәргә җыенабыз. Әлегә россиялеләргә Варшавага турыдан-туры керү тыела. Безнең француз Шенген визабыз бар. Шуңа да башта Парижга килдек. Россиядән туры рейслар булмаганга, бирегә Белград аша (Сербия) очтык. Маршрутыбыз озын һәм катлаулы.

Өч көн Парижның истәлекле урыннары буйлап сәяхәт иттек, фотосессия ясадык. Бүген кич Варшавада булачакбыз. Аннан Стамбулга очарга ниятлибез. Европага бер килгән-килгән дип, Маратка Италиягә дә барып кайтырга тәкъдим итмәкче булам. Кабат кына Стамбулга, аннан өйгә очарга уйлыйбыз», – диде Маратның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова.

Шундый озын маршрут буйлап бала белән кыен түгелме, дип тә сораштым Гөлиядән. «Бала белән сәяхәт итүнең үз минуслары бар, әлбәттә. Аның режимына җайлашырга туры килә. Әмма Амира үзем белән булганда, минем җаным тынычрак. Шуңа да аны гел үзебез белән алып йөрергә тырышабыз», – дип язды ул.

https://youtube.com/watch?v=e4Xy9-U8C7Y

Башка артистлар ялга җыенамы?

Ришат Төхвәтуллин якын арада ял итәргә җыенмый. Администраторы Илгиз Бәдретдинов әйтүенчә, җырчы яңа клиплар төшерү һәм җырлар яздыру белән мәшгуль. Шулай ук Казанда узачак классик концертына әзерләнүгә күп көч куя.

Әнвәр Нургалиев:

«Без, авыл балаларына, кыш озак була торган якта яшәүчеләргә, кыш көне җәйне күрүе бик кызык бит инде ул. Шуңа да бу арада бөтенесе ялга китеп баргандыр.

Үзем әлегә беркая да җыенмыйм. Бәлки, дөньялар тынычланса, җәйгә таба Төркиягә барып кайтырбыз.

Соңгы вакытта үзебезнең Башкортстанда туристик бизнес нык үсеш алды. Уңайлы ял өчен эшләнгән матур урыннар күп». 

Нурзадә:

«Мин әле, дөресен генә әйткәндә, кичә-бүген генә ритмга кереп йөрим. 31 декабрь көнне дә эшләргә туры килде. 2 гыйнвардан концертлар башланып китте. 9ы гына ял иттем дә, Новосибирск якларына гастрольләргә китеп бардым. Мин – эш булганда эшли торган кеше. Уразага кадәр алда торган эшләрне тәмамларга иде.

Хәзер путевкалар арзан, гыйнвар – артистлар өчен тынычрак та ай. Шуңа күбесе ял итеп калырга ашыга. Дөрес, «тыныч ай» дигәне быел миңа кагылмады.

Ялга барасым килә, әлбәттә. Берничә көнгә Мәскәү яки Санкт-Петербургка барып килсәмме, дигән уем да бар. Чөнки аз гына башымны ял иттерәсем, обстановканы үзгәртәсем килә. Ләкин мин җыенсам, берәр нәрсә килә дә чыга, килә дә чыга. Шул максатчан «барам» дип чыгып китсәм генә инде. Кино, спектакль карап кайту да бик рәхәт ял минем өчен. Өлгерербез, Аллаһы боерса, иң мөһиме – исән-сау булыйк». 

 Фото: © «Татар-информ» архивы

Фирдүс Тямаев: 

«Әлегә ял итәргә вакытым юк. 8 көн Ульяновск, Саратов, Сызрань, Пенза якларында гастрольләрдә йөреп кайттык. Концертлардан кергән акчага мобилизацияләнгән якташ егетләргә ике «Нива» машинасы сатып алдык. Бер «Нива» машинасы ремонты белән бергә 500 мең сум тирәсенә төшә. Ул «Нива»ларның эчләренә төзелеш материаллары тутырып, фронтка җибәрдек. Егетләргә саморезлар, газ баллоннары, мичләр, җылыткыч материаллар алып бардык. Хәзер менә тагын ике «Нива» сатып алу ниятебез бар.

Мәдәният йортларына шалтыратып, февраль ае концертларында чакыру билеты урыннарын солдатларның якыннарына бирергә, яки сатарга тәкъдим иттем. Кайберләре ризалаша, кайберләре ризалашмый. Саткан очракта да ул акчалар турыдан-туры егетләргә ярдәм итү өчен күчереләчәк.

Дөрес, мораль яктан арганлыгымны сизәм. Аны өйдәгеләр дә тоя башлады инде. Тормыш иптәшем: «Бер 3 көнгә генә булса да Стамбулга барып кайтыйк, телефоннарыңны сүндереп, ял итәр идең», – дип үгетли. Күз күрер, әлегә концертлар һәм егетләргә ярдәм җыю белән мәшгульбез».