Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Рената Тей: “Кыен булса да, түзәм”

Рената Тей: “Кыен булса да, түзәм”

0

Күпләр инде ишетеп белә: җырчы Рената Тейның ире Сәгыйрь ярдәмгә мохтаҗ. Хәрәкәтләнә алмавын, даими рәвештә дәваланып яшәгәнен дә хәбәр иткән идек. Аның бүген нихәлдә яшәвен дә белештек. Рената әйтүенчә, иренең хәлләре шул килеш. Баш мие җәрәхәте аркасында, ул йөри алмый. Никадәр генә тернәкләнү курслары узсалар да, тик әле бар да уңышсыз икән. Әмма Рената өметен өзми.

– Дүрт ел буена иремнең сәламәтлеге өчен көрәшәбез инде. Яңа ел алдыннан 7 нче шәһәр хастаханәсендә тернәкләндерү курслары үтеп кайттык. Әлегә Сәгыйрь өйдә. Күпләр иреңне күрсәт әле, диләр. Әмма мин моны әлегә кирәкми дип саныйм. Шулай яхшырак булачак, – ди ул. – Сәгыйрь элеккеге төсле булмас инде. Әмма шулай да өметем өзелми. Улым белән бар да яхшы булачагына ышанабыз. Кадерле кешебезнең савыгуын өмет итәбез. Күңелне төшергән юк. Әлеге вакытта иремә тагын ничек итеп ярдәм итәргә була икән дип эзләнәм. Аның кебек авыруларын аякка бастырган җирләрне эзлим. Кулдан килгәнчә тырышам инде. Иремә карыйм да йөрәгем бик өзгәләнә. Миңа берничек тә моңаеп, елап утырырга ярамый. Улым да бар бит. Аны үстерергә кирәк. Яшермим, бик кыен. Әмма мин түзәм һәм көчле булырга тырышам.

Әлегә Сәгыйрьне дәвалау чыгымнарын җырчы үзе күтәрә. Ничек тә акчаны җиткерергә тырышам, ди.

Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Сәмигуллина Рузилә Ринат кызы (Рената Тей) исемендәге Саклык (Сбер) банкы картасына 2202 2022 7242 5152 һәм Альфа банк 5559 4941 7755 9456 картасына акчалар күчерә ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА