Киңкырлы талант ияләре

0
29

28 апрель – ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне булып санала. Рәсми һөнәри бәйрәм буларак ул 2020 елда гына гамәлгә кертелде. Әмма Россиядә ашыгыч медицина ярдәме XIX гасыр азагында ук барлыкка килгән. Мәскәү өлкәсе полицмей­стеры боерыгы белән 1898 елның 28 апрелендә Мәскәүдәге ике полиция бүлегенә берәр ашыгыч ярдәм каретасы беркетелә һәм медиклар өчен аерым бина бүлеп бирелә. Шулай итеп беренче ашыгыч ярдәм станцияләре барлыкка килә.

Авырып китсәк тә, бәхет­сезлеккә дучар булсак та, кыска гына “03” номерын җыеп, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Чөнки нәкъ менә алар кар-боз яуганга да, тәүлек вакытына да карамастан, ярдәмгә ашыгалар, килеп керү белән авыртуларыбызны басалар, җан­нарыбызга өмет салалар. Алар­ның ярдәме нәтиҗәсендә ни­чәмә кешенең гомере сакланып калган – бихисап! “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләрен һәр көнне батырлык эшләүче киңкырлы талант ияләре дип атар идем. Чөнки аларга невро­лог һәм психолог та, хирург һәм анестезиолог та, терапевт һәм кардиолог та булырга туры килә.

Яңа танышым Сания Абра­һимова да ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә фельд­шер булып  эшли. Ул үсмер чагында ук тормышын медицина белән бәйләргә карар кылган тәвәккәл, үз дигәнендә торучан кеше.

Сания – Самара кызы. Ул шәһәребезнең 29 санлы мәк­тәбендә укый, шул ук вакытта музыка мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәнә, мәдрәсәдә дә белем ала.

– Кулыма медицина белән бәйле китап килеп эләккәндә миңа 15 яшьләр чамасы булгандыр. Мин аны йотлыгып укып чыктым һәм үзем өчен бик күп ачышлар ясадым. Шуннан соң киләчәгемне медицина белән бәйләргә тәвәккәл­ләдем, – дип искә ала ул.

Мәктәпне тәмамлагач, Сания Самараның Нина Ляпина исемендәге медицина көллиятенә укырга керә. Анда укыганда ул тагын бер кат дөрес юлны сайлавына инана һәм укуын югары уку йортында дәвам итәргә карар кыла. Көллияттә бер ел укыганнан соң, ул Николай Пирогов исемендәге хастаханәдә теоретик белемнәрен гамәлдә кулланырга – системалар куярга, эренле яраларны дәваларга өйрәнә һәм бераздан Реавиз медицина университетына укырга керү бәхетенә ирешә. 

– “Реавиз”да укый башлаганда ук ашыгыч ярдәм табибы, анестизиолог-реаниматолог булырга хыяллана идем. Кулыма диплом алу белән, укуымны Самара дәүләт медицина университетының ординатура бүлегендә дәвам иттем, анестизиолог-реаниматолог белгечлеге алырга әзерләнәм. Аллаһы теләсә, тиздән сертификатлы белгеч булам ин­де, – ди, тыйнак кына елмаеп, Сания.

– Хыялыгыз чынга ашкан, димәк. Сез бит инде өч елдан артык ашыгыч ярдәм станциясендә эшлисез?

– Әйе, минем “Реавиз”дагы җитәкчебез, киләчәктә реаниматолог булырга хыяллануымны белгәч, Красный Яр бистәсендәге ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып эшләргә тәкъдим итте. Мин шатланып ризалаштым һәм ике ел буе анда тәҗрибә тупладым. Шул ук вакытта Красный Яр район хастаханәсенең реанима­ция бүлегендә дә эшләдем. Хә­зер­ге вакытта Самараның Үзәк ашыгыч ярдәм станциясендә фельд­­шер булып эшлим.

– Иң беренче эш көнегезне хәтерлисезме? Хыялыгызда күз алдына китергән һөнәр чынлыкта да шундыймы?

– Тәүге эш көнемдә олы яшьтәге авыруга ярдәм күрсәтергә туры килде. Аның кан басымы нык күтәрелгән иде. Практика узган вакытта мондый очраклар белән эш иткәнем булды, шуңа күрә аптырау, курку хисләре кичермәдем. Хыялымдагы һөнәр чынлыкта тагын да кызыклырак булып чыкты. Безнең хезмәттә хисләргә бирелмәү, белемеңә һәм аек  акылыңа таяну мөһим. Чөнки пациент, гадәттә, тиз ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ. Авыру янына баргач, үзебез кардиограмма яздырабыз. Инсульт, инфаркт билгеләре булса, авыруның гомерен саклап калу өчен вакыт җит­мәскә дә мөмкин. Мондый җаваплы вакытта үз-үзеңне кулда тота белергә кирәк. Тәҗрибә белән бергә дулкынлану һәм куркуны җиңә белү, ярдәм көтеп тилмергән кешегә өмет бирү сәләте барлыкка килә. Авыруга тиешле ярдәмне күр­сәтә алсаң, кемнедер үлемнән саклап кал­саң, ул көнне күңелең җырлый башлый. Төрле хәлләр була. Юл-транспорт һәлакәтендә, ян­гында зыян күрү­че­ләргә, низаг килеп чыккан гаиләгә психолог яр­дәме күрсәтергә дә туры килде. Миңа ныклы белем биргән остазларым Ина Качалина, Валентина Минина, Михаил Мурушидига чиксез рәх­мәтләремне җиткерәсем килә.

– Пандемия чорында ашы­гыч ярдәм хезмәткәрләрен фронт­ның беренче сызыгында торучы санитарлар белән тиң­ләп була, минемчә. Бер елдан артык вакыт эчендә коро­навируска бәйле вазгыять үз­гәрдеме?

– Бөтен дөньяны басып алган вирус белән көрәшү җиңел түгел… Шәхси саклану чаралары гына да ни тора! Аларны коллегалар ярдәме белән генә киеп була. Җәен ул киемнәрдә – кызу, кышын – салкын. Ә чакырулар искиткеч күп иде. Хәзергә инде “ашыгыч ярдәм” станцияләренең эше җайланды. Беренчедән, махсус җиһазландырылган машиналар саны артты, кайберләрендә хәтта УЗИ аппаратлары да бар. Күптән түгел мин алар белән эш итү курслары да уздым. Диагноз куюда әлеге аппарат бик нык ярдәм итә. Икенчедән, ярдәмгә өстәмә бригадалар юнәлтелде.

– Кеше гомере өчен җавап­лы булу искиткеч авыр йөк бит ул. Сез ничек ял итәсез? Гомумән, ялга вакытыгыз каламы?

– Безнең эш сменасы 24 сәгать. Шушы вакыт эчендә өч тапкыр утызар минут ял итеп алабыз. Дөрес, кайвакыт бик арыта. Әмма, коллективыбыз бик тату, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Буш вакытка килгәндә – әлегә ул бик аз. Минем өчен әти-әнием, туганнарым белән аралашу – иң яхшы ял. Шулай ук китаплар укырга яратам. Коллегаларым, дусларым минем кызыксынуымны белеп, медицина буенча яңа китаплар бүләк итеп торалар.

«Ак калфак» Самара өлкә хатын-кызлары оешмасы әгъ­засы буларак, төрле форумнарда, мастер-классларда катнашам, “Ак калфак”ның  социаль челтәрдәге битләрен алып барам, кайвакыт шунда мәкаләләр дә язам.

…Язмамның башында ашыгыч ярдәм күрсәтү хез­мәт­кәр­ләрен киңкырлы талант ияләре дип атаган идем. Сүз­ләремнең дөреслеге исбатланды бугай. Менә нинди матур, уңган, тый­нак, тырыш, белемле, үз эше­нең остасы булган кызларыбыз бар бит!

Глобаль кризиска әверелгән COVID-19 пандемиясе барлык табиблар өчен җитди сынау булды һәм һәрберсенең тормышына үз төзәтмәләрен кертте. Ә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләрнең беренче сафында. Шуңа күрә һөнәри бәйрәмнәре дә – аларның хезмәтенә тиешле бәя бирү, һөнәри осталыклары, батыр­лыклары, түземлекләре һәм шәфкатьлелекләре өчен рәх­мәт белдерү көне ул.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here