Домой Культура «Китап җене» кагылган Фәһимә

«Китап җене» кагылган Фәһимә

0
«Китап җене» кагылган Фәһимә

БЕЗ БИТ БАРЫБЫЗ ДА БЕР РУХТА, БЕР ЮЛДА. АРАЛАШЫП, ФИКЕР АЛЫШЫП, ЧЫНБАРЛЫК БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНЫП, БАШКАЛАР ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ ҖЫЕП ЯШИБЕЗ. МИН ДӘ МЕНӘ ШУНДЫЙ, ҮЗЕМ ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ БУЛГАН КЕШЕЛӘРНЕҢ БЕРСЕ – ФӘҺИМӘ ӘХМӘТШӘРИФ КЫЗЫ ЗАРИПОВАНЫҢ ЭЧКЕ ДӨНЬЯСЫ БЕЛӘН КҮПТӘН КЫЗЫКСЫНАМ.

Похвистнево районының Гали авылында яшәгән Әхмәтшәриф һәм Саимә Мортазиннар бер-берсен сөешеп яшьли кавышкан бик матур парларның берсе иде. Якты дөньяга алма кебек биш бала тудырып үстерделәр: иң олы кызлары Фәһимә 1957 елның 17 сентябрендә туды. Аңардан соң Фәнүзә, Фәүзия, Наил, Әхтәм дөньяга килделәр. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә барысы да исән-саулар.

Фәһимә 8нче сыйныфны тәмамлагач, Подбельск педагогия училищесына укырга китте. 1977 елда бик яхшы билгеләр куелган диплом алып, авылыбызга кайтты һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлады. Классташы Миневәли аңа күптән күз атып йөри иде. Кыз да аңа мәхәббәт белән җавап бирде. Шулай матур гына очрашып йөргән вакытта егеткә армиягә чакыру кәгазе килеп төшә. Фәһимә, көтәргә сүз биреп, Миневәлине Бузулукка кадәр озата бара, вәгъдә билгесе буларак, чиккән кулъяулык бүләк итеп җибәрә.

Ике ел вакыт кемгәдер тиз үтеп китә. Ә гашыйклар өчен бу вакыт бик озын булып тоела. Миневәли хезмәт итеп кайткач, бер ай да үтми, яшьләр өйләнешәләр. Нәкъ бер ел дигәндә – уллары Илнур, аның артыннан кызлары Гөлүсә туа. Фәһимә 11 айлык баланы кайнанасы Фатыйма апага калдырып эшкә чыга. Ләкин, укучылары, дүртенче сыйныфны тәмамлап, бишенчегә күчү сәбәпле, Фәһимәне пионервожатый итеп куялар. Ул укучылары белән еш кына китапханәгә йөри, төрле чаралар уздыра. Шул вакытта Фәһимәгә “китап җене” кагыла да инде. 25 ел китапханәче булып эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия апа Моратовага лаеклы ялга китәргә вакыт җиткәч, Фәһимә бик риза булып аның урынына кала. Шулай итеп акыллы, сүзгә оста, эшкә уңган Фәһимә нәкъ үз урынына эләгә.

Ә кайнанасы Фатыйма апа балаларын карап тора, кайткан төшләренә ашын пешереп, тәм-томнарын әзерләп көтеп тора, йортка да күз-колак, әлбәттә.

Фәһимә кайнанасын бик мактап, хөрмәт белән искә ала:

– Аллаһыга шөкер, 30 ел бергә яшәдек. Аның аерым сере юк иде. Сабыр-түзем булып, бер-береңне хөрмәт итүдә бөтен хикмәт. Тормыш бит ул шундый җанлы нәрсә. Бер карыйсың – елата-көлдерә, уйландыра, дәртләндерә, икенче яктан – төрлечә сынап, вакыйгалар үзәгенә алып кереп китә.

Тормышта савыт-саба шалтырамый тормый дигән сүз дә бар. Кузгатсаң, ничек кенә шалтырый әле! Ләкин инәкәй гел минем яклы булды. Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, урыны оҗмахта булсын. Беркайчан да сүзгә-сүз килмәдек. Аның тәрбиясендә мин динле булдым, намазга бастым. Хәзер инде балаларыбыз Самарада, үз гаиләләре белән яшиләр, матур гына эшләп йөриләр. Дүрт оныгыбыз үсә.

Мин 1982 елдан бирле авыл китапханәсендә эшлим. Тиздән 40 ел була. Шуның 38 елын Роза белән эшләдек. Китапханә ишекләре бер генә көнгә дә ябылмадылар. Бүгенгесе көндә дә, компьютерлар заманы булуына карамастан, балалар китапханәгә бик теләп йөриләр. Төрле чаралар уздырабыз, балаларны кызыксындырырга тырышабыз. Аллаһыга шөкер, Казаннан да, районнан да китаплар кайтарып кына торалар. Иренмичә эшлә генә, – дип елмая Фәһимә.

Шушы 40 ел дәвамында авыл халкы Фәһимәне хөрмәт итә. Аңардан башка авылда бер генә чара да узмый. Ул нәфис сүз остасы да, Сабантуйларны алып баручы да. Кайвакыт Яңа елда Кар кызы булып киенеп, өйдән-өйгә бүләкләр өләшеп тә йөри. Кыскасы, бар эшне дә җиренә җиткереп башкара. Район үзәгендә, Подбельскта уздырылган чараларга да катнашучыларны һәм тамашачы булырга теләгән авылдашларны алып барып, алып кайта. Җыр-биюләр, уен-көлке, төрле ярышларда катнашып, бик күп Рәхмәт хатлары, бүләкләр алып килә. Ул, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы буларак та, сайлаулар алдыннан актив эшчәнлек күрсәтә. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев белән бергәләп олы яшькә җиткән юбилярларның өй-ләренә барып, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшыра, күңелләрен күрергә тырыша.

Һәр елны район күләмендә Гали авылы китапханәсе үрнәк китапханә дип таныла. Район җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар да шул ук фикердә. Зәвык белән бизәлгән китап киштәләре, гөлләргә күмелеп утырган уку заллары, стендларда эленгән Рәхмәт хатлары, әлбәттә, һәр кешене үзенә җәлеп итә. Китапханә милли-мәдәни үсешне дә дөрес алып бара, милли гореф-гадәтләрне саклап, киләчәк буыннар өчен саклый.

Роза Каюмова эштән чыккач, Фәһимә үз янына Алия Гыйлаҗеваны алды. Эш сәгатьләре кыскартылу сәбәпле, Фәһимә 2008 елдан бирле социаль хезмәткәрләр җитәкчесе эшен дә алып бара. “Аллаһы теләсә, Алияне үз урыныма өйрәтеп калдырам”, – ди Фәһимә. Быел китапханәнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәләр.

Авылыбызда “Әбиләр чуагы” дип аталган хатын-кызлар төркеме эшләп килә. Алар бергә җыелышып мөнәҗәтләр укыйлар, бәйләү-чигү белән шөгыльләнәләр. Һәр атнаны тәм-томнар пешереп, бергәләшеп кич утыралар, массаж креслосына утырып исәнлекләрен ныгытып алалар. Бу төркемне дә Фәһимә алып бара. Авылдагы чисталыкны да “Әбиләр чуагы” белән “Ак калфак” оешмалары контрольдә тоталар. Йорт тирәләре чиста, гөлләргә күмелеп утырган хуҗалыкларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр өләшеп йөриләр. “Морат бабкай” чишмәсе тирәсен җыештырып, чәчәкләр утыртып, аларга сулар сибеп, карап торалар. Балалар өчен саф һавада төрле уеннар, ярышлар оештыралар, дини дәресләр уздыралар.

Афәрин, Фәһимә! Якты йолдыз булып, балкып озак яшә! Миневәли белән мәктәп партасыннан бирле бергә, тагын да озак еллар тигезлектә, гаилә бәхетенә күмелеп, матур тормышта яшәгез. Оныкларыгызның оныкларын да сөеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Кызганычка, Фәһимәнең әнисе бик иртә – 55 яшендә үлеп китте. Исән булса, кызының бәхетле тормышына куанып, баласының тормышын тагын да ямьлерәк итеп, тулыландырып яшәгән булыр иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.